первый сайт Бардымского района © 2003-2004, http://barda-perm.narod.ru/

Барда

 

Тарих

Главная/Барда районы /
 

 

Гайнә ягы

Безнең туган ягыбыз — Пермь өлкәсендәге Барда районы — Гайнә ягы дип тә йөртелә. Бу җирләр бик ямьле Урал тавы буйларына урнашкан. Табигате йөрсәң — йөреп, карасаң — карап туймаслык. Катнаш урманнар белән капланган биек-биек таулар, яшел тугайлы болыннар, әрәмәлекләр... Һушыңны җибәрерлек итеп төрле-төрле кошлар сайравы дисеңме... Тау итәкләреннән боргаланып, салмак кына, ничәмә-ничә чакрымнарга сузылган Тол елгасын әйтәсеңме! Ул бик күп авыллар аша үтеп, Чулман-Кама елгасына агып төшә. Аңа тармак-тармак булып Сараш, Барда, Олы Әмзә, Кече Әмзә, Чириз, Башап, Искилде елгалары үрелә. Таулар куенында авыл­лар сыенып утыра. Безнең Барда авылы уртасыннан да бик күп чишмәләр белән сугарылган Каҗмакты елгасы агып, Толга кушыла. Ул Тол буйлары нинди генә тарихи вакыйгаларның шаһиты булмаган. Азин отрядларының акларны җиңүен күргән алар. Ә элгәрерәк азатлык хәрәкәте башында торган бөек бунтарь Батырша бу якларда халыкны зур көрәшкә күтәргән, үзен батыр оештыручы итеп таныта алган. Пугачев хәрәкәтендә дә меңгә якын гайнәле катнашкан. Безнең бу җирләрдә бик күп күтәрелешләр бу­лып, халык үз җирләрен саклауда зур батырлыклар күрсәткән. Ничәмә-ничә тапкыр патшаның җәзалау отрядлары килеп, Барданы һәм бик күп авылларны яндырып, көлгә калдырып китә. Ләкин халык көрәшне дәвам итә, авылларны яңадан төзекләндереп, мәчетләр сала, мәдрәсәләр ача.

Гайнә халкының үз җирләрен ничек саклавы турындагы риваятьләр берничә. Шуларның берсен язып та үтәсем килә. XIII гасырга карый дип исәпләнгән Сүҗде авылында язып алынган ул.

Үз җирләрен дошманнардан саклау өчен Толның биек ярына сакчылар куя торган булганнар. Султанай авылы турысында, Толның уңъяк ярындагы биек тауда — Солтан-Газиз, Кызылъяр-Әрҗән турысында — Хәсән-Шәех, Танып авылындагы Ыйык тауда — Солтан-Әхмәт, Толбашта — Сәит-Сәлим, Сүҗде турысындагы Бузат тауда — Миңлемәгасүм, Тауавылда — Морат-Хуҗа, Җермиябашта Солтан-Газиз торган. Изгеләр исемлегендә алар "Җиде газый" дип йөртеләләр.

Төннәрен дошман килүен ут ягып белгерткәннәр. Берсе якса, аны икенчесе, өченчесе кабатлаган һәм шул рәвешле яман хәбәр барлык газыйларга барып ирешкән, алар аша бар­лык авылларга таралган. Тауда ут күрүгә, ир-ат кулына корал алырга, ат менәргә тиеш булган. Гайнә иле Бол­гар дәүләтенең төньяк-көнчыгыш чигендә урнашкан, аның чиге шушы ханлыкның чиге булган. Димәк, безнең газыйларыбыз бер Гайнә төбәген генә түгел, ә бөтен Болгар ханлыгын саклаганнар, дип әйтә алабыз.

Еллар үткән, авылларда халык ишәйгән, иске авыллар киңәеп, яңалары барлыкка килгән. Эре авылларда мәчет-мәдрәсәләр төзелеп, кибетләр дә ачылган. Зур җирләрдә укып белем эстәгән мөгаллим-хәлфәләр халыкның белем дәрәҗәләрен арттырганнар. Һәм авылларга нигез салучылар халык хәтеренә изге затлар булып кереп кал­ганнар.

Тол буенда яшәүче милләттәшләребездә мәдәният, мәгърифәт элек-электән алга киткән булган. Мисал өчен, XVII гасыр урталарында Байавыл мәдрәсәсендә азатлык көрәшенең ба­шында торган Батырша укыткан. Шул төбәкләрдәге мәдрәсәләрдә XIX гасыр башында Гали Чокрый белем алган. Тәтешле ягыннан килгән Кәрим Әмири дә вакытында бу төбәкнең мәгъри­фәт үзәге исәпләнгән Султанай мәд­рәсәсендә укыган, татарның танылган шагыйре Сәгыйть Сүнчәләй дә 1909— 1915 елларда шушында мөгаллимлек иткән. Султанай аның абыйсы, мәгърифәтче Шәриф Сүнчәләйнең дә истәлеген саклый. Сүз уңаеннан әйтеп үтим, минем әтием Мулламөхәммәт Туктамышев та Султанай-җәдит мәд­рәсәсендә белем алган. Безнең әни еш кына Султанай мәдрәсәсен һәм аның хуҗасы булган Гата хәзрәт Мансуровны, зур әтисе Моллаҗан Корбангалиевне, үзенең яшь чакларын исенә алып сөйли торган иде. Бардага (Каҗ­макты) әнинең зур әтисенә бай сәүдәгәрләр, мөгаллим, язучылар бик еш килә торган булганнар. Шул исәптән, Сәгыйт, Шәриф Сүнчәләйләр дусты Га­та хәзрәт Мансуров һ.б. кунак булып, граммофон тыңлап, кымыз эчеп, шигырьләр тыңлап, кәефләнеп утыра тор­ган булганнар. Әнинең зур әтисе Тол аръягында ат көтүлекләре булып, бия сөтеннән кымыз ясаганнар. Кымыз эчәргә бик күп халык килеп йөргән. Мәҗлесләрдә матур борынгы җырлар яңгыраган: "Уел", "Ашказар", "Зөлхиҗҗә", "Чыгып киттем тауга". Менә бу соңгы җыру Бардада чыккан җыр. Бик тә матур, мин аны еш кына гармунда уйнап-җырлыйм. Әнидән өйрәнеп калган идем:

    Чыгып киттем тауга, Очрадым байга,
    - Барасың, — ди кая?
    - Барамын, - дим, - тауга.
    Кошлар сайраганын тыңларга...

Сәнгать-мәдәният өлкәсендә без­нең як халыклары сәләтләре белән аерылып торганнар. Җырчылар, бигрәк тә гармунчылар, кубызда уйнаучылар... Йорт саен диярлек гармунчы. Әллә соң, ике талантлы халык — татар белән башкорт халкы, борынгы заманнардан бирле бергә кушылып-яшәп, шундый сәләткә ия булганмы, дип уйлыйм.

Әле без кечкенә вакытларда да Барда җыенына шулхәтле күп булып Саратов гармунында уйнаучылар җыела иде. Пар атларга утырып, "Бардаҗыен" көен уйнап-җырлап киләләр (үзебезнең авыл көен). Башларында безнең якта гына чигелә торган түбәтәйләр. Хатын-кызлар төрле төстәге озын чуклы шәл ябынган; алъяпкычлары, никтер, кара йә кызыл сатинга эре чәчәк чигелгән булыр иде. Их, ул карусельле балачак җыеннары, сабан туйлары. Бәйрәмнәр үткәч, халык Тол буена печәнгә төшә. Ул печән чапкан яланнарның ямьлелеге, җиләклекләр, хуш исле печән-үлән исләре, сандугач һәм күке тавышлары! Шуларны тыңлый-тыңлый тәмле ялан чәен эчүләре... Хәзер дә шул чаклар төшкә керә.

Мине әни иртән-иртүк бозау көтүләргә төшерә иде. Әрәмә якын гы­на. Тирә-як ямь-яшел, кызыл-зәңгәр чәчәкле киң болын. Бозауның озын тышавын аякка бәйләп куям да, үзем үләнгә сузылып ятып, чыклы иртәнге чәчәкләрнең таҗлары — күзләре ачылып китүен күзәтәм. Тирә-якта күбәләкләр, фәрештә канатлы энәлекләр оча башлый, кошлар сайрап чүкердәшә.

    Кич ахшамсыз кайтмыйм әле,
    Йөрим Тол буйларында.
    Бала чагым, тургай моңы
    Чәчәкле болыннарда, —

диеп тә язган идем әле мин бер хисләнеп. Тол буйларының хозурлыгын күп шагыйрьләр, җырчылар тасвирлап язалар, җырлыйлар.

Әле җитмешенче елларда сөекле композиторыбыз Сара апа Садыйкова безгә килеп, яланнарда йөреп, "Тол буйлары" дигән җыр язып киткән иде. Аны хәзер дә яратып җырлыйлар.

...1937 еллар. Казаннан ике абыемның берсе баян, икенчесе скрипка тотып кайта. Ишегаллары, болыннар көй-моңга тула. Әле әти, абыйларым исән, кайгысыз балачак. Зур абыем Әсхат Ка­заннан җырчы Зифа апа Басыйрованы да алып кайткан. Алар Г. Камал театрында бергә эшли иделәр. Җырчы апаның кулында кечкенә баласы да бар. Әнием белән Зифа апа мыштым гына сөйләшәләр дә елыйлар. Соңыннан беленде: Зифа апаның ирен, музей җитәкчесе Гений абыйны "халык дошманы" диеп, кулга алганнар. Себердә күп газаплар чигеп, авырып, Казан хастаханәсендә үлде ул. Бу турыда Ибраһим Сәлаховның "Колыма хикәяләре"ндә дә язылган. Алар белән Хәмзин Тәлгат исемле биюче дә бар иде. Зифа апа үзе дә бик матур бии икән. Алар минем абыем Тәлгат белән сәхнәдә татар биюен башкардылар. Авылларга чыгып, концертлар куеп йөрделәр. Безнең якның табигатен күреп, Зифа апа хәйран калып кайткан иде. Шундый затлы җырчыны авыл халкының ул елларда күргәне, чын осталар башкаруында баян, курай, скрипка моңнарын ишеткәне булмагандыр да әле. Зифа апа яшь, тавышы моңлы, үзе чибәр. Еллар үтте, Әсхат абыем фин сугышыннан әйләнеп кайтмады, Тәлгат абыем Ленинград блокадасында үлеп калды. Әтием дә Смоленск ягындагы сугышларда һәлак булды. Әни белән икебез генә калдык. Тол буйларында, өйдә гармун тавышлары тынды. Сугыш елларында безнең якка ераклардан ха­лык килеп тулды. Һәрбер йортта икешәр гаилә качаклар. Ачлык, ялангачлык, налоглар түлибез, кара язулы конвертлар килә. Авыл халкы бик авыр хәлгә төште. Бөтен авырлык яшүсмер, хатын-кыз, олылар җилкәсендә. Без колхоз кырларында чүп утыйбыз, җитен йолкабыз, печән җыябыз. Язын-көзен агитбригада белән авылларга чыгаралар. Атлар юк, җәяүләп, әйберләрне, гармунны җилкәгә асып, баткак сөзеп, авылдан-авылга концерт куеп, газета чыгарып, лекция укып, биеп-җырлап, кайгылы халыкка җан рәхәте биреп, бераз күңелләрен күтәреп йөрибез. Әзрәк тамак та туя. Җитмәсә, әни мине укудан туктатып, колхоз идарәсенә табельщик итеп эшкә урнаштырды. Ашка сибәрлек онын булса да бирерләр, диеп хыялланды. Ә икмәкнең барысы да хөкүмәткә тапшырыла иде.

Бервакыт колхоз рәисе Нәҗмелләхәт абзый мине чакырып алды да: "Кызым, Осага унбиш йөк икмәк алып китәләр. Син, дабай, гармуныңны алып, уйнап барырсың. Как жы, панимаеш, фронт өчен икмәк китә. Син камсамул — гармунчы, бәйрәм фурмасында булмага тиеш", — диеп, за­дание биреп куйды. Елыйм, оялам, миңа әле 15 яшь кенә. Анда бит иратлар гына, хатын-кыз заты юк. Яшүс­мер егетләр дә, бабайлар. Нишлисең, кая барасың, беренче йөкнең капчыклары өстенә менеп утырдым.

— Әйдә, кызым, сыздыр тальяныңны, кырык чакрымлы юлга кузгалабыз, — диеп, күчер Суфыйҗан абзый боерык бирде. Мин "Шахта" көен уйнап җибәрдем. Шулай итеп авыл саен гармунны тартам, бәйрәм төсе кертәбез, янәсе. Ярый, яхшы гына барып кайттык. Тамакны туйдырып, карап кына алып бардылар үземне.

Ул заманнарда халык вөҗданлы, кешелекле иде бит. Егетләр тәртипле, тәмәкеләрен дә күрсәтмичә генә тартып керә торганнар иде. Безнең яшьлек авыр заманнарга туры килде. Бердән — туганнарны югалту хәсрәте, икенчедән — ачлык-ялангачлык канатларны сындырды шул. Ниһаять, зарыгып көткән җиңү көннәре дә килде. Килгән халык китә башлады. Сугыш кырларыннан яралы солдатлар кайта. Үлеп калганнарның ятим балалары, хатыннары, аналары әле өметләрен өзми көтәләр. Язып кына аңлатып булмас хәлләр инде алар. Барда районыннан киткән җиде мең кешедән дүрт меңнән артыгы өйләренә әйләнеп кайта алмый, сугыш кырларында ятып калды. Ике меңнән артык сугышчының фронтларда күрсәткән батырлыклары орден-медальләр белән билгеләнде. Сараш егете Шәрибҗан Казамбаев Советлар Союзы Герое дигән исемгә лаек булды. "Үлмәс чәчәк" дип атады аны Мостафа Ногман.

Сугыш бетеп, тормыш бераз үз җаена төшә башлады. Мин дә яңадан кереп, урта мәктәпне тәмамладым.

Шул ягы да бар әле аның, без — үз телебезне саклап калган халык. Бездә катнаш гаиләләр дә юк диярлек. Пермь шәһәрен исәпкә алмаганда, әлбәттә. Барлык мәктәпләрдә дә дәресләр татар телендә укытыла. Рус балалары өчен, билгеле, үз телләрендә. Безнең якта дүрт дистәдән ар­тык татар мәктәбе исәпләнә. Без шуны истә тотабыз: татар теле — безнең хәзинәбез. Теле юкның — иле юк. Халкыбыз ничәмә-ничә мең еллар үзенең әдәбиятын-мәдәниятен, телен саклап килгән халык. Үткән тарихны төптән өйрәнеп, халык аңын, гореф-гадәтен, әхлагын саклап, шул юл белән киләчәген дәвам итәргә кирәк. Шул чакта гына халкыбызны саклап кала алырбыз.

Фаика Туктамышева-Мулламөхәммәт,
ветеран укытучы.
Пермь.

"Сөембикә" журналы №8/2004

 

   
Главная/Барда районы/
первый сайт Бардымского района
© 2003-2004, http://barda-perm.narod.ru/
Hosted by uCoz