первый сайт Бардымского района © 2003-2004, http://barda-perm.narod.ru/

Барда

 

Kitaplar

Главная/Книги/"Пермь татарлары турында"

Җиде газиз

Мин Барда районының Суҗде авылында Рәфхәт Бохаровтан алган риваятьне китерәм.

   Районның, башка авылларында  язып алынган риваятьләрдә җиде газизне «Җиде газый» дип тә атыйлар.

   Гәйнәлеләр үз җирләрен баскынчылардан саклау өчен халыкны коралландырып, отрядлар оештырып, Толның биек ярында сакчылар тота торган булганнар. Солтанай авылы турысында, Толның уң як ярында, биек тауда Солтан-газиз, Кызылъяр-Әрҗән турысында Хәсән-Шәех, Танып янындагы Ыйык тауда Солтан-Әхмәт, Толбашта Сәет-Сәлим, Сүҗде турысындагы Бүзат тауда Миңлемәгасүм, халык телендә ярымтыклар авылы дип аталып йөртелгән Тауавылда (аның Бавыртау дигән икенче исеме дә булган) Морат-хуҗа, Җермия башта Солтангали-газиз торган.

   Көндезләрен алар дошман килүен хәбәр итәр өчен авылларга атлы ярдәмчеләрен чаптыргамнар, төннәрен ут ягып хәбәр салганнар. Берсе якса, аны икенчесе, өченчесе кабатлаган һәм шул рәвешле яман хәбәрне барлык газизләр белгән, һәм алар аша ул барлык авылларга җиткерелгән. Тауда ут күрүгә ир-ат кулына коралын алыр-га, ат менәргә тиеш булган. Билгеле урында гаскәр хасил булган.

   Тыныч заманнарда, ул-бу яман хәбәр ишетелмәгәндә, әйтик, ураза вакытында, тауда ягылган учак сәхәргә тору вакыты җитүен белдергән. Бу очракта учакны беренче булып ягу хокукы Солтанай белән Сараш турысындагы тауда торган Солтан-галибкә бирелгән. Шуңар ул, Солтан-галиб иске китапларда теркәлеп калган газизләр исемлегендә беренче итеп күрсәтелә, ә торган урыны Сараш дип йөртелә. Ә Сараш ул «сары аш» сәхәр ашы, сәхәргә тору вакытын белдерүче урын (Борынгы болгар этносының үзатамасын да, нигез телен дә саклап килгән балкар телендә «сары аш» әле бүген дә шул мәгьнәне белдерә.   Ә.Ф.)

Сүҗде янындагы Бүзәт тауда торган Миңлемәгасүм изгеләр исемлегендә бишенче итеп күрсәтелә. Суҗде үзе дә бишенче дигәнне белдерә.

   «Җиде газиз» риваятен күп авылларда беләләр. Түбәнавыл кешеләре җиде газизнең берсе безнең авыл турысындагы Тугызак тауда торган һәм ул шунда җирләнгән дип, ә Осада яшәүче татарлар аларның җиденчесе Оса районындагы Тишководан ерак түгел Кама борылышында сакта торган, бу урын изге санала, аннан узганда пароходлар озын гудок биреп үтә, дип сөйлиләр.

   Акбаш авылында 93 яшьлек Назимә Мирхаҗетдин кызы Азмановада сакланган «Изгеләр исемлеге»ндә җиде газиз түбәндәге тәртиптә китерелә: Баязит Пастамый, Хуҗа-әхмәт Ясәви, Ибраһим Әдһәм, Исмәгыйль Самани, Мөхәммәт Газнәви, Мөхәммәт Хәсрәвәни, Фәнзир Мази. Алар барысы да солтаннар санала, ыруг-кабилә башлыклары, төбәк сагында торучы газыйлар.

   Акбаш кешеләре авылга нигез салучыларны да беләләр. Аларның иске китап тышларында язып сакланган исемнәре түбәндәгеләр: Мөрсәл, Ханбел, Сәеткәбир, Ясәви, Мерҗани (Берҗани), Хәйри Фәттах, Асфахани, Ямый, Әркам Ыснаби, Равинда.

Бардалылар кебек, акбашлылар да аларны «Унбер әхмәт» дип атап йөртәләр, җомга көннәрендә олы яшьтәгеләр алар рухына дога кылалар, намаз укыйлар.

Язып алучы Әмир ФАТЫЙХОВ.



Главная/Книги/ "Пермь татарлары турында"
первый сайт Бардымского района
© 2003-2004, http://barda-perm.narod.ru/
Hosted by uCoz