Бабайларның
җир алуы
(тарихи риваять)
Бабайның
әйтүе буенча, значит, безнең якта электән урман
булган, бернинди кешеләр яшәмәгән инде. Килеп
чыкканнар инде шушы якка Казан ягыннан килгән кешеләр. Килеп
төпләнгәннәр,Тол елгасы буена. Иң беренче
Әрмән бабай килгән тип әйтә иде ул. Әрәмә
авылга урнашкан ул. Шунда аучылык иткән, яшәп яткан. Ә
бер җәй көн күрә Тол елгасыннан агач чүбе
агып килгәнен. Уйлаган бу: елганың югаргы агымында тоже кешеләр
бар. Карчыгына әйткән: мин барып кайтыйм белешеп, может табарым
берәрсен тип. Менгән, Таныпка чак менгән. Энекәен
очраткан шунда. Танышканнар, табышканнар да, бу авылның исеме «Танып»
булсын, тип алар исем кушканнар инде аңа. Инде Барда районында иң
олы авыл, бабайның сөйләгәне буенча, Әрәмә
авыл, аннан килеп Танып.
Таныптан
кайткан чакта көймәдә бабай үзе суга батып үлгән
була. Аның хатыны Тол кала. Елап утыра карчыгы—Әрмәнша картның
хатыны Толга карап. Вот, минем иремне алдың, мине Тол иттең, синең
дә исемең Тол булсын, ти. Тол елгасының исеме шушы әбинең
кушуы буенча килеп чыга инде.
Гомер уза.
Таныптагы энесе кышын ауга йөргән вакытта барып чыга Күңгер
ягына. Анда кешеләр очрата. Сораша: «Вот мин шундый-шундый җирләрдә
яшәп ятам, значит, бу җирнең хуҗасы кем икән?» Аңа
өйрәтәләр, бу җирләрнең хуҗасы ниндидер
князь (фамилен хәзер хәтерләмиләр) Чырдинда ул диләр.
Хәзер үзенә яшәргә рөхсәт алыр өчен
китә Чырдинга. Бүләккә аппармага бер нимәсе дә
булмый аның. Бер көлтә чырак хәзерләп алып китә
бу. Бара, таба. Кабул итә аны кнәз. Аңан сорый: «Вот мин синең
җиреңдә яшәп ятам, бернинди ясак түләмим, белмим
башлап килдем сиңа,—ти,— Рөхсәт итәсеңме? Кнәз
әйтә инде: «Яшә!» Рөхсәт итә аңа яшәргә.
«Вот, бүләккә бер нәрсәм дә юк, бер көлтә
чырак алып килдем», ди. Теге көлә дә башта, ялчыларына
әйтә инде: «Ярый, кертеп куегыз сарайга», —ти. Ялчылар чыга, күтәреп
карыйлар, чыракны күтәрә алмыйлар. Нимә гаҗәп!
Аннан икенче ялчысына куша: «Икәүләп күтәрең,»—ти.
Икәүләп тә күтәрә алмыйлар. Аннан белә
бу кнәз: монда что-то не то! «Давай үзең кертеп куй сарайга»,-ди.
Кертеп куя сарайга. Китереп салса, сарайның идән орудасы да сына. Кнәз
шикләнә. Эһэ, бу гади карт түгел икән, ти. Давай ти,
илле аршын җирдә балдак элә ботакка, ук бирә,
җәя бирә. Былдыралсаң, атып тиерә алсаң балдакка,
Тол елгасына нинди елгалар төшә—барысын да үзеңә бүләк
итәм тигән. Теге: «Иншалла, булдырырбыз»,—ти. Күзи дә атып
җибәрә. Как раз балдакка укны эләктерә. Шуннан аңа
бүләк итә инде Тол буйларының барсын да. Ирекле җир
була, бернинди налог-фәлән түләнми. Кешеләр ишетә
башлыйлар тирә-яктан. Татариясеннән дә, Башкириясеннән дә.
Шуннан килеп урнаша башлыйлар безнең районга, татары да, башкорты да, башкасы
да... Аннан халык күбәя үсә. Урман арчыйлар, җир ясыйлар,
иген игәләр —кеше күбәя.
Аннан хөкүмәт болардан армиягә
кеше сорый башлый. Мондагылар риза булмыйлар. Риза булмасагыз тиләр,
значит, әби патша заманы була микән инде бу, Осадан башлап
татарларны куа башлыйлар. Патша гаскәрләре Үдиккә
килеп җиткәч, значит, договор төзәләр. Татарлар
солдатка солдат бирмәкче булалар. Шул көе Үдиктән
ары кумыйлар. Үзләренең договоры буенча шунда яшәп
калалар.
Бу риваять 1989 елда Барда районы Каенавыл авылында Локман Габдушевтан
фольклорчы Рәшит Ягъфәров тарафыннан язып алынган.
|
|