первый сайт Бардымского района © 2003, http://barda-perm.narod.ru/

Барда

 

Бардалылар турында

Главная/ Небольшие истории о ... /... о жителях Бардымского района. Бардалылар турында

Шигырь кайчан языла?

  Чын шагыйрьләр гафу итә күрсеннәр, мин алар биләмәсенә кереп акыл сатып йөрим-шигырьнең кайчан язылуы турында фикер әйтмәкче булам, янәсе. Юк, акыл да сатарга җыенмыйм, фикер дә әйтмим, шигырьнең кайчан, ничек язылганын әйтерлек белемем дә юк. Көннәрдән бер көнне шигырь язасым килде дә, яздым, шул гына. Кәгазьгә түгел, күңелемә язып куйдым. Шигырем әйбәт үк чыкмады, чөнки шигыремнең объекты шигырьгә генә сыймый иде. Аның турында поэма язарга иде. Ә анысы минем кулымнан килми. Шигыремнең объекты 13-14 яшлек кыз дисәм, миннән көләргә ашыкмагыз. Әйе, мин аңа соклануыма түзә алмыйча шигырь яздым.
        Пермь өлкәсенең Барда районында булды бу хәл. Ул районга Казаннан язучыларны чакырган иделәр. Авылларда укучылар белән очрашып йөрдек. Менә шул очрашуларның берсендә каршыбызга тезелешеп утырган укучыларны күзәтергә керештем. Кызлары бигрәк чибәр. Үзенә бертөрле чибәрлек. Рәсми документларда алар башкорт дип язылган, телләре татарныкы (күпләре үзләрен татар дип саныйлар), йөз чалымнарында берничә милләтнең төсмере бар. Карап-карап торам да, болар өч халыкның кушылмасы түгел микән дим: татар, башкорт һәм мари. Әйе, әйе, марилар да күп яшәгән бу якларда. Әле дә бар.
        Һәр халыкның үзенә генә хас матурлыгы була. Болар өч халыкның да чибәрлеген үзләренә җыйганнар. Арадан берсе аеруча чибәр. Күземне ала алмыйм гына бит шуңардан. Күзем тимәсен дип, “тфу-тфу” дип куям. Миңа, алтмыштан узган кешегә, 13-14 яшьлек кызга сокланып карау, бәлки, килешмидер, ояттыр, гөнаһтыр. Ләкин мин аңа матурлыкны үзләштерергә җыенган ирләр күзе белән карамыйм. Түтәлдә яки болында үсеп утырган чәчәккә сокланган кебек карыйм. Карагыз безнең кызларга, күрегез безнең кызларыбызны, дип дөньяга эндәшәсем килә. Шуңадыр шул бик күп милләтләрнең егетләре безнең кызларга үрелә. Күр син аны! Нинди күзләр! Төсе зәңгәрсу-марилардан алган, күз кабаклары шешенкерәк-башкортныкы, күз карашы татарныкы-кистереп карый. Әле бу шул яшендә шулай. Үсә төшкәч, җиткән кыз булгач, бер карашы белән теләсә кайсы егетнең үзәген өзәчәк, төн йокысын алачак. Кашлары очарга әзерләнгән кош канатын хәтерләтә. Керфекләрен күрер өчен күзлегемне төзәтебрәк куям-сөбханалла... Сәхнә йолдызлары дип макталган Мәскәү, Казан, Париж җырчыларының матур булып күренергә тырышып ябыштырган керфекләре моныкы янында адәм көлкесе. Уйлап куям, их, хәзер уналты-унҗиде яшьтә булсам иде, үсеп җиткәнен көтәр идем дә, каршына тезләнеп “яратам” дип әйтер идем, дим. Ул, “мин сине яратмыйм” дисә дә , ачуым килмәс иде. Шундый чибәрлек иясенең мине яратмавын, ярата алмавына ачуланырга ярыймы соң?
        Бу як кызлары, гадәттә, каратутлырак. Әлеге чибәрнең йөзе... Юк, сурәтләргә алынмыйм. Мөмкин түгел. Аның йөз алсулыгын ничегрәк итәргә икән дип, Ходай бик озак баш ваткандыр. Ә иреннәре? ... Анысына күз генә төшереп алдым да, бүтән карарга оялдым. Соклануның да чиге бар. Үзем шул кызны күзәтәм, үзем эчемнән генә дога укыйм. “И Ходаем! Чибәрлекне кызганмый биргәнсең, бәхетле генә итә күр үзен. Гүзәллекнең ни икәнен күңеле белән аңламаган, матурлыкны сындыру, җимерү, мәсхәрәләү өчен яратылган тупас җанлы бәндәләргә насыйп итмә үзен. Аның чибәрлеген балаларына да бир, нәселенә калдыр. Акылын, холык-фигылен дә йөзе-кыяфәте кебек камил ит”,-дим.
        Догам үзеннән-үзе шигырьгә әверелә. Күңелдә шигырь туа. Кемнәрдер нидер сөйли, кул чабалар, мин берсен дә ишетмим. Чын матурлык бакчасында алиһәләр янында йөрим.
        Ярый, боларын белдек, инде язган шигыремне күрсәт, дисезме? Юк, күрсәтмим. Ул минем күңелемдә генә саклана. Мин аны яздым. Язган чагында үземә-үзем укыдым. Шуннан соң кабатлап укырга куркып йөрим. Ярамый. Күк капусы көн саен ачылмый ул.

Туфан Миңнуллин

“Татарның бер баласы” дигән китаптан , Казан, “Рухият” нәшрияты, 2003 ел.


Главная/ Небольшие истории о ... /... о жителях Бардымского района. Бардалылар турында
первый сайт Бардымского района
© 2003, http://barda-perm.narod.ru/
Hosted by uCoz