первый сайт Бардымского района © 2003-2004, http://barda-perm.narod.ru/

Барда

 

Якташлар турында

Главная/ Небольшие истории о ... /... о наших земляках. Якташлар турында

"Кояшлы җырчы "

 Санифа РАНГУЛОВАТатарстанның атказанган артисткасы Сәнифә РАНГУЛОВА

    Яңалыкка саран татар эстрадасын сискәндереп җибәрде ул. Кыска итәге дә, елак җырлар тыңлап моңланырга күнеккән халыкка: "Елмай, елмай!" — дип дәшүе дә үзгә, ят, яңа иде. Шушы образы белән тамашачы күңеленә керде дә калды Сәнифә Рангулова. Аннан соң ул озын итәкләр дә, милли күлмәкләр дә киде, тик милли кием теге кыска итәкле сары парча күлмәкне каплап китә алмады. Чөнки беренче образ шулкадәр җете, үзгә серле иде. Шәхси тормышын да тамашачы күзеннән яшереп, серле пәрдә артында саклый алды Сәнифә. Тамашачы аның турында ни белә соң? Сәнифәнең Пермь ягы кызы икәнен, Барда районының Күчтәнти авылында туып-үскәнен белә. Бәлки кайберәүләргә Казан музыка училищесын тәмамлавы мәгълүмдер. Тагын... Тагын бер ише "сәнгать даирәсен яхшы белүчеләр" кайчандыр Сәнифә тирәсендә купкан сенсацион гайбәт төтененнән арына алмыйдыр... Бүген мин сезгә серле пәрдәнең бер читен чак кына күтәреп, җырчының күңел дөньясын күрсәтергә булдым. Бу дөнья — аның фикерләрендә, уйларында, тормышка карашында.

Әти, әни, бала
    Әтием Шәрифҗан гомере буе ветеринар булып эшләде. Бик актив, тормыш сөючән кеше. Көчле тавышлы, матур җырлый. Әнием Сәкинә, киресенчә, бик тыйнак, үтә сабыр, чын татар хатыны иде. Аның,: "Кызым, таш атканга аш ат", — диюләре әле дә күнелемдә тора.
   Мин әнидән үсмер кыз булып калдым. Әнине югалтканга инде егерме ел. Артистка булырга хыялланганымны белә иде, җырчы булганымны күрми китте. Сугыш елларында үскән ул буынның күбесе илле яшьтән соң озак яши алмады. Сугыштан соң олыгаеп кына кияүгә чыккан, утыздан соң гына дүрт бала табып үстергән, үстергән дә, дөньяның рәхәтен, балаларының кадерен күрмичә үлеп киткән әни... Шуларны уйлыйм да, йөрәгем өзелеп куя. Аннан, әни миннән бәхетлерәк бит, аның бәхете безне — балаларын — үстерүдә булгандыр, дип юанам. Ә минем әле үз баламны кулыма алып караганым юк. Дөрес, мин бала көтү ләззәтен кичердем. Йөрәгем астында нәни йөрәкнең типкәнен тоеп, җиде ай көттем мин аны... Гаҗәп, күпме генә уйласам да, мин балама исем таба алмадым, яшисе бала булмаган, күрәсең... Ә әни һәрвакыт кирәк. Хәзер дә кирәк. Әнием исән булса, минем дә дөньям башка булыр иде кебек...

Артист һөнәре
    Мәктәптә укыганда бии идем. Биюче булып район конкурсларына да йөрдем. Ә җырларга оялам. Гармунга кушылып җырларга куркам да. Ниндидер мәктәп конкурсында "Наш край" дигән җырның бер генә куплетын җырладым. Миңа шунда беренче урынны бирделәр.
   Беренче класста укыганда укытучы Мөнирә апа: "Кем булырга телисез, уйлап килегез", — диде. Әле дә хәтерлим, бәрәңге әрчеп утырам, иптәш кызым йөгереп килгән. "Кем булабыз соң инде?" — ди. "Әйдә, артист булабыз", — дим. Шулай дип барып әйттек укытучыга. Белмим, күңелгә андый уй каян килгәндер. Юкса, мин артист тормышын беркайчан да ниндидер югары, серле тормыш дип уйламадым. Мин бит җир кешесе — Кәҗәмегез. Тормышка реаль карыйм. Артисткаларны ничектер җилбәзәгрәк итеп күрүчеләр дә бар. Тик җилбәзәклек ул кешенең һөнәренә бәйле түгел, холкына бәйле. һәр һөнәрнең үз үзенчәлекләре бар. Артист тормышы — кеше күз алдында. Халык сине энә күзеннән үткәрә. Сәхнәдә генә түгел. Шуңа күрә үз-үзеңне күбрәк карарга, һәрвакыт уяу булырга туры килә.

Диета
    Мин ашамыйча тора алмыйм. Шулай да үземнең тиешле авырлыгымнан — илле-илле бер килограммнан артканым юк. Төрлечә ашарга була бит. Билгеле, бертөрле ашарга күнеккән кешене, диетага утыртып, бер көндә генә үзгәртеп булмый. Ашау — ул яшәү рәвеше. һәрхәлдә, минем өчен шулай. Мин боткалар — суда пешкән, тозсыз-майсыз карабодай, солы (геркулес) боткалары ашыйм. Яшелчә, җиләк-җимеш ашарга тырышам. Төрле журналлардан диеталар турында укыйм да, мин үзеннән-үзе, интуитив рәвештэ шуңа киләм икән дип уйлыйм. Организм үзенә ни кирәген үзе белә. Аны тыңларга гына кирәк.

Мода
    Мода ул — модельерлар өчен. Минем өчен мөһиме — стиль. Һәp кешенең үз стиле була, булырга тиеш. Модалы дип, үзеңә килешмәгән кием киеп йөрү — зәвыксызлык. Яшәү рәвеше дә киемне үзгәртә, hәp киемнең үз урыны бар. Әйтик, эш белән чабып йөргәнде шпилька-үкчә киеп булмый бит инде.
Ә, гомумән, джинс киемнәр яратам. Артык җете төсләр минеке түгел.

Имидж
    Имидж — минем өчен эчке халәтнең тышкы чагылышы. Холкым шундый — кисәк үзгәрә алмыйм. Беренче кат сәхнәгә чыкканда да имидж дип тә, күлмәгемнең итәге кыскамы, озынмы дип тә уйламадым — үзем булып килдем дэ чыктым. Мин яшь идем, мин шундый идем. Дөньяны яңа күзлектән, хатын-кыз күзлегеннән кабул иту чорым җитте — репертуарым да, костюмнарым да үзгәрде. Сәхнәдәге образлар (костюм, макияж, репертуар) бары үзеннән — күнел халәтеннән генә туа. Ә художник-модельер костюмнарга профессиональ яктан ачыклык кына кертә.
  Быел үземне гел башкача хис итәм. Гомеремнең яңа чоры башланадыр. Кабат үзгәрәсе килә. Мине гел блондинка итеп күреп өйрәнгән тамашачы чәчләремнең "каралуын" бик тиз искәреп алды.

Кумирлар
    Иҗатта ниндидер биеклекләргә күтәрелгән дәрәҗәле шәхескә тигезләнергә тырышу гаҗәп түгел. Без София Ротару, Алла Пугачеваларны тыңлап үстек. Аларга сокланып, аларны яратып. Тик мин "бу — минем кумирым" дип, бер генә кешене дә курсәтә алмыйм. Мерилин Монро — минем өчен матурлык эталоны. Мадоннаны заман белән бер адымда атлап баручы, эшчән кеше буларак хөрмәт итәм.
  Фанатлык — икенче нәрсә. Ул инде кемгәдер табыну. Мин беркайчан да фанат булып йөрмәдем. Фанатлыкны аңлый да алмыйм.

Гайбәтләр
    Мин гайбәтләрдән ерак. Башкалар турындагы гайбәтләр белән кызыксынмыйм, үзем турында да ишетәсем килми. Артистлар арасында, халыкның игътибарын җәлеп итәр өчен, махсус имеш-мимеш — "утка" җибәрү гадәте бар. Ләкин андый уеннан чыккан уймак бөтен тормышыңны агуларга мөмкин. Утсыз төтен булмый, диләр бит. Минем исем тирәсендә төтен җибәргән утны, төтененең зурлыгы белән чагыштырганда, черек агач уты дияргә мөмкиндер. Бер җырдан китте ул сүз. Мин татар сәхнәсендә беренче булып төрек җырын башкардым. Рәмис Аймәт шаяртып: "Сәнифә төреккә кияүгә чыккан икән", дип язып чыкты. Һәм... бу "яңалык" сенсацион хәбәргә әверелеп, газеталарның беренче битләренә эләккән. Президент указлары, дөнья яңалыклары белән рәттән торган хәбәргә ышанмый кара! Халык моны шулкадәр җитди кабул итте, хәтта мине якыннан белгән кайбер кешеләр дә бүгенгә кадәр әлеге "ут"ның ниндидер хикмәтен эзлиләр.

Дуслар
    Мин Казанга читтән килгән кеше, монда туганнарым юк. Тормыш дуслар белән бара. Дусларым күп дип әйтә алмыйм, танышларым күп. Бик якын бер-ничә дустым бар. Таянырлык, сер сыярлык дуслар. Сер саклау — бик зур сынау. Мин Фирая белән Рәсиләгә бөтен серләремне сөйлим. Беркайчан да ул сүзләрнең мина кире әйләнеп кайтканы юк.
    "Ир-ат белән хатын-кыз арасында дуслык була алмый" дигәнне ишеткәнем бар. Дөрес, ир-атлар ничек кенә булса да хатын-кызны сынап карыйлар. Сынатма! Дус булып кала алсаң — бу гомерлек дуслык. Ир-атлар арасында минем дусларым күбрәк тә. Эш буенча да ешрак ир-атлар белән аралашырга туры килә. Бик хөрмәт иткән һәм дустым дип санаган кешеләремнең берсе — Риф Гатауллин. Ул минем бөтен тормышымны белә. Мин дә аның гаиләсе белән таныш. Иҗатташлар да без аның белән, таянырлык дуслар да.

Мавыгулар һәм мәхәббәт
    Кечкенәдән шундый хыялым бар иде — бер тапкыр кияүгә чыгып, шул кеше белән гомер буе яшәргә. Авылда, ишегалдына озын өстәлләр куеп, туй ясарга хыяллана идем.
   Иң беренче тапкыр мәктәптә укыганда гашыйк булдым. Җавапсыз мәхәббәт иде бу. Миннән бер класс түбән укыган ул малай үзен яратучы кыз турында белми дэ калды. Хәзер дә белми.
   Казанда мине яңа гыйшык уты көтеп торган. Үзе чибәр, үзе җырчы, җырчы гынамы соң — бард! — Зөлфәт Хәкимгә гашыйк булмый караул вакытта. Музыка училищесында укыганда аның студиясенә дә барып йөрдем әле мин. Тик ул мина хатын-кыз буларак игътибар итмәде. Һәм... хисләремне дә белми калды. Бу тәүге мавыгуларны хәзер көлеп кенә искә алам.
   Чын-чынлап минем тормышыма кергән, күп еллар янәшәмдә булган һәм мине үзгәртә алган ир-ат берәү генә. Аның янында мин дөньяны яңача, хатын-кыз булып аңлый башладым. Гашыйклык, мавыгулар, ялкындай кабынган хисләр — бер нэрсә. Ә гаилә нигезе булган, ике кешене бер итеп бәйләп торган мәхәббәт — ул башка. Ул — иң элек бер-береңэ хөрмәт, ышану. Ышаныч юк икән, гаилә була алмый...

Сәхнә
    Сәхнә — ул трибуна. Кеше сәхнәгә чыккач күренә. Тышкы кыяфәте, тавышы, үз-үзен тотышы гына түгел, эчке дөньясы да күренү аның — шәхесме ул, юкмы? Сәхнәдән әйтелгән һәр сүзе өчен җаваплылык тоярга тиеш ул. Чөнки сәхнәдән яңгыраган сүз тамашачының күңеленә төбәлгән. Күңелләргә тупас, ямьсез кагылырга ярамый. Күңелләрне алдарга, тойгыларны ялгыш агымнарга кертеп җибәрергә ярамый. Мондый тупаслыклар җанны үрти. Сәхнәдән яңгыраган сүзнең көче икеләтә, өчләтә зуррак була, ул ышандыра.
    Сәхнәгә беренче чыккан чакларымда сүз остасы Илдус Сафин (урыны җәннәттә булсын!) мине — кып-кыска итәкле кызны — "Кояшлы җырчы" дип тәкъдим итте. Тамашачы аңа ышанды.

Илсөяр ИКСАНОВА

“Сөембикә” журналынан №2, 2004

Также можете прочитать о Санифе Рангуловой на русском языке.

Главная/ Небольшие истории о ... /... о наших земляках. Якташлар турында
первый сайт Бардымского района
© 2003-2004, http://barda-perm.narod.ru/
Hosted by uCoz