первый сайт Бардымского района © 2003-2004, http://barda-perm.narod.ru/

Барда

 

Якташлар турында

Главная/ Небольшие истории о ... /... о наших земляках. Якташлар турында

Каенлы юллар моңы


  Татарның сәнгать күгендә алтмышынчы елларда Мәсгут Имашев атлы бер йолдыз калыкты. Озак кына вакытлар сәнгатькярләр бу яңа "йолдыз"га тасвирлама бирә алмыйча аптырашта тордылар: кем бу, сәнгатьнең кайсы төренә карый әлеге «йолдыз»ның иҗаты? Шулай милләттәшләребезне гаҗәпләндереп, таңга калдырып, беръюлы җырчы буларак та, драма артисты буларак та, композитор буларак та кинәт балкып кабынды «Мәсгут йолдызы». Һәм менә ничә дистә еллар инде ул күгебезне ямьләп, күңелләребезгә рух һәм илһам биреп җемелди. Дөрес, ул соңрак драма сәнгатеннән киткән кебек тоелды (М.Имашев Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты иде), әмма чынлыкта исә иҗатка кереп, театр, эстрада сәнгате өчен белгечләр хәзерләүче, театр композиторы буларак аңа тагын да якыная төште. Ул Әлмәт музыка училищесын оештыручысы, аның беренче директоры булды. Казанның П.И.Чайковский исемендәге музыка мәктәбе, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры директоры сыйфатында сәнгатькә хезмәт итте. Хәзер исә Казан театр училищесы белән җитәкчелек итеп, театр сәнгатенә яшь алмаш әзерләү белән мәшгуль. Аның иҗади язмышы шулай һәрчак административ һәм җәмәгать эшләре белән янәшә барды. Ләкин ул җыр сәнгатенә һәрчак турылыклы калды. Халыкка композитор һәм җырчы буларак танылды, җырлары милләтебезнең рухи байлыгына әйләнде. Әйтик, аның «Саубуллашу вальсы» яңгырамаган бер генә татар мәктәбендәге чыгарылыш кичәсен очратканым юк минем. Ә «Кыр казлары артыннан», «Туй күлмәге», «Туган ягым каеннары», «Кукмара» кебек әсәрләре татар җыр сәнгатенең алтын фондына керделәр.

Мин кайчак уйга калам: каян килә иҗат кешесенә илһам, каян килә аның үзенә генә хас булган аһәңнәр, хисләр, тойгылар? Һәм шунда ук, Мәсгут Имашевның якташы буларак, әйтә алам: туган туфрагыннан. Ул чын-чынлап җирдән, халыкның үзе тарафыннан дөньяга чыгарылган талант иясе.

Иҗатчы 1930 елда Пермь өлкәсе Барда районының Каенавыл дигән авылында дөньяга килгән. Сабый чактан ук ятим калып, шул төбәктәге ун гына йортлы Чириз дигән авылда бабасы , йортында тәрбияләнгән. Үсә төшкәч Иске Чат, аннан туган авылында авыл Советы секретаре, соңрак клуб һәм уку йорты мөдире булган. Аннан соң язмыш аны Пермь шәһәренә алып килгән. Ул, ФЗО мәктәбен тәмамлап, Мотовилиха хәрби заводында тимерче-штамповщик булып, аннан соң Пермь хәрби-механика техникумын тәмамлап, икенче бер заводта мастер булып эшләгән.

1950 еллар ахырында Казаннан килгән артистлар аның талантын, көчле, матур тавышын күреп Казанга укырга килергә тәкъдим итәләр. Яшьтән үк җыр-моңга тартылып, сәнгать дөньясына омтылып яшәгән яшь талантка, ниһаять, «күк капусы ачыла». 1958 елда ул Казан консерваториясенең хәзерлек бүлегенә укырга керә һәм аны 1963 елда җырчы белгечлеге буенча тәмамлап чыга. Мәсгут Имашевның сәнгать күгендәге тормышы әнә шулай башлана.

Мин композитор турында уйланганым һәм бу турыда сәнгать кешеләренең фикерләрен дә сораштырганым бар. Төрлесе төрлечә тасвирлыйлар: Мәсгутнең иҗаты моңлы, Мәсгутнең иҗаты дәртле һәм хыялый, Мәсгутнең иҗатында корыч чыңы, ныклык һәм пафослылык бар диләр. Бу фикерләр хактыр. Әмма аның бу иҗат үзенчәлекләрен иҗатчының шәхси язмышыннан аерып карау мөмкин түгел. Моңлы икән, билгеле ки, ул моң аның ятимлектә үткән бала чагыннан; дәртле, хыялый икән, бу аның 1940-50 елларда Барда-Пермь төбәгендә яшьләрнең әйдәүчесе, оештыручысы булып йөргән кайнар яшьлек елларыннан киләдер; җырларында корыч чыңы, ныклык бар икән, алар, ихтимал, Пермь заводларының кайнар цехларында тиргә батып корыч-металл чүкегән мәлләрдә яралгандыр.

Шуларга өстәп мин аның көйләрендәге гадилек, ихласлык һәм сабырлык сыйфатларын да күрсәтеп үтәр идем. Минемчә, болары инде аның табигать биргән үз хасиятеннән, характерыннандыр. Чөнки ул тормышында да гади, сабыр һәм искиткеч ихлас кеше.

Татар көйләренә хас булган «борма» (милизм) дигән күренеш бар. Бу алым көйнең эмоциональ тәэсирен арттыру өчен бер төркем музыкаль авазларны «бормаландырып» алу рәвешендә ясала. Әйтер идем, М.Имашевның «бормалары» да үзенә генә хас. Аның көйләрендә ул, минем тоюымча, башка композиторларныкына охшамаган һәм тигез моң агышында вакыт-вакыт пәйда булучы «җимерелү-тетрәнүләр» рәвешендә гәүдәләнә. Моны да мин сәнгатькярнең шәхесе, күңеле-хасияте белән бәйләр идем. Чөнки аның язмышы да төрле халәттәге күчешләр, әверелешләр, тетрәнү-җимерелуләр белән тулы. Ул кеше һәм ил кайгысы белән яшәүче зат. Кешеләрнең, ил-көннең сөенечен үзенеке итеп, күкләргә ашып сөенә белүче; ә кешегә, ил өстенә кайгы килсә, кинәт тетрәп-җимерелеп төшә торган шәхес ул. Яшәү рәвеше дә, иҗат рәвеше дә шундый аның: башкалар белән бутап булмый.

Мәсгут Имашевның, минем карашымча, үлемсез дип саналырдай җырларының берсе - «Туган ягым каеннары» (И.Юзеев шигыре). Бу җырны тыңлаганда авторның шагыйранә сурәтен дә төсмерләгәндәй булам мин.

...Ике ягында ап-ак каеннар үскән сукмактан ул бара һәм өзелеп җырлый:

Туган ягым каеннары калалар инде,
Озатыша баралар инде.
Йөрәгемдә яфракларын яралар инде,
Сагышларга салалар инде.

...Чыннан да, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор, җырчы, актер һәм җәмәгать эшлеклесе Мәсгут Имашевның тормыш һәм иҗаты ак каенлы юллар аша үтә. Һәм ул ак каенлы Каенавыл, Чириз һәм Тол, Кама буйларыннан, Барда-Пермь-Урал төбәгеннән башланган. Шунлыктан данлы якташыбызның чираттагы шушы җыентыгы Барда нәшриятында дөнья күрүе, беренчедән, табигый нәрсә булса, икенче яктан, Казан-Татарстанда икътисади һәм башка кыенлыклар аркасында, татар композиторларының китапларын чыгара алмаган бу болгавыр заманда Барда җиренең (мин монда сәнгатькә гашыйк якташларны, район җитәкчеләрен һәм нәширләрне күз алдында тотам) үз «баласына» ярдәм кулы сузуы чиксез сокландыра. Болай икән инде, данлы якташыбызның татар сәнгатенең олы юлы белән тоташкан каенлы, моңлы сукмагы тагын да озыная дигән сүз. Якташларының хөрмәт-игътибарын тою композиторга яңа көч-куәт, илһам бирер.

Сукмагың озын, һәрчак якты, каенлы булсын, хөрмәтле якташыбыз!

Рәшит ЯГЪФӘРОВ

"Туган ягым каеннары" китабыннан. Барда, 1995 ел
Главная/ Небольшие истории о ... /... о наших земляках. Якташлар турында
первый сайт Бардымского района
© 2003-2004, http://barda-perm.narod.ru/
Hosted by uCoz