первый сайт Бардымского района © 2003-2004, http://barda-perm.narod.ru/

Барда

 

Пермь татарлары турында

Главная/ Небольшие истории о ... / ... о татарах Пермской области. Пермь татарлары турында

Енапай авылы турында

  Октябрь районы территориясе һәм халык саны буенча Пермь өлкәсендә иң зурлардан санала. Урал тавы сыртларына сыенып урнашкан әлеге районның яртысын диярлек милләттәшләребез тәшкил итә. Монда 24 татар авылы бар. Аларның исемнәре нинди матур, яңгыравыклы! Енапай, Ишем, Атнагуҗа, Самар, Уразмәт, Мәндекәй, Шәрәкәй, Шуртамбаш, Әрийтүз, Эт-бармас, Калтай, Саескан һәм башкалар.

Кайчандыр волость үзәге булган зур Енапай авылында инкыйлабка кадәр җәдитчә белем бирүче мәдрәсә эшләп килгән. Бирегә 200-300 чакрым җирләрдән килеп белем алганнар. Монда бигрәк тә исәп-хисап, тарих, география фәннәре яхшы укытылган. Шулай ук, татарларны идарә органнарына җәлеп итү максатыннан, народное училищеда да дәресләр алып барылган. Енапайда 1936 елны урта мәктәп ачыла һәм сиксәненче елларның уртасына кадәр ул районда бердәнбер татар урта мәктәбе булды. Районның барлык татар авылларыннан, шулай ук күрше Уинск, Орда, Чернушка районнарыннан да балалар Енапайга килеп төпле белем алдылар. Чөнки 50-60 нчы елларда ук биредә бөтен фәннәрдән диярлек югары белемле укытучылар укытты.

Районның татар халкы өчен Енапай чын мәгънәсендә милли мәркәз ул. Монда төрле конференцияләр, җыеннар, үзешчән коллективларның смотр-конкурслары һәм башка чаралар уздырылды.

Шунысы шатлыклы вә сөенечле: хәзерге вакытта районда татар мәгърифәт учаклары шактый: 4 урта, 5 тугызъеллык һәм 10 нан артык башлангыч мәктәп милләттәшләребезгә хезмәт итә. Шунысын да өстәргә кирәктер: берничә ел инде Зур Ирән елгасы ярына урнашкан Енапайда район Сабан туе уздыру милләттәшләребезнең күркәм гадәтенә әйләнеп бара.

Радмир ФАЯЗОВ

"Татар милләт календаре", 2003 ел. Казан

Мунажаты
Старинная татаро-башкирская деревня Енапаево находится на юге Пермского края. В ней живет около 1000 человек. В Енапаево никто лучше Масхуды Габидиновны Миркадамовой не знает национальные татарские и мусульманские традиции. Всю жизнь она собирает мунажаты - религиозные песни мусульман. Масхуда-апа может исполнить свыше 100 мунажатов, которые слышала еще от своих родителей. Также в ее репертуаре есть немало новых религиозных песен. Некоторые из них женщина сочинила сама. Автор - Андрей Шелков

Телеканал "РОССИЯ". программа "Мусульмане" 23.04 11:50

также читайте: о Енапаевской школе. (урысча)

Главная/ Небольшие истории о ... / ... о татарах Пермской области. Пермь татарлары турында
первый сайт Бардымского района
© 2003-2004, http://barda-perm.narod.ru/
Hosted by uCoz