первый сайт Бардымского района © 2003-2004, http://barda-perm.narod.ru/

Барда

 

Бардалылар турында

Главная/ Небольшие истории о ... /... о жителях Бардымского района. Бардалылар турында

"Йөрәгем тулы җыр "


  Шул исем астында Пермьнең Свердлов исемендәге мәдәният һәм техника Сараенда зур милли концерт үтүе, аның, якташыбыз, композитор, җырчы һәм музыкант Сәүбән Габдрахман улы Чуганаевның тууына 50 ел, иҗат юлына 30 ел тулуына багышлануы турында безнең, газета үзенең ноябрь санында ук язып чыккан иде. Чөнки Казан, Уфа җырчылары, өлкәбезнең танылган һәвәскәр артистлары катнашында ике сәгатьтән артык барган «Йөрәгем тулы җыр» дигән концертта милләттәшләребез белән шыгрым тулы зал да шул вакытта шаулады.

Алданрак булды ул концерт, ул милли иҗади бәйрәм. Чөнки Сәүбән Чуганаевның чын юбилее, аңа 50 яшь тулуы яңа, 1998 елның 3 гыйнварына туры килә. Шуңа күрә, «Халык чишмәсе»нең бу санында Сәүбәннең тормыш һәм иҗат юлын милләттәшләребезнең хәтеренә кабат төшерергә булдык.

Ул Пермь өлкәсенең Барда районы Йөкшер авылында Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң кыш көнендә дөньяга килә. Сәүбәнгә 7 яшь чагында әтисе, 15 яшь тулганда әнисе (тумышы белән Татарстанның бөек Тукаебызны биргән Арча якларыннан) бер-бер артлы вафат булалар. Бәлки, әнә шул фаҗигале югалтулар, иртә ятимлек Сәүбәннең күңеленә моң-хәсрәт иңдергәндер. Йөкшердән ул барлы-юклы киемнән, аз-маз акча белән өлкә үзәге Пермьгә чыгып китә, андагы "Торгмаш» заводына өйрәнчек слесарь-җыючы булып эшкә урнаша. Иңнәренә тормыш авырлыгы таш булып төшкән авыл малае сабыр холыклы, тырыш булып чыга: кичләрен, завод мәшәкатьләреннән соң, эшче яшьләр мәктәбендә белемен күтәрергә омтыла, менә шулай 11 классны тәмамлап, өлгергәнлек аттестаты алу бәхетенә ирешә.

Инде хәзер буйга җиткән, тазалыгы күренеп торган егеткә армия сафына басарга да вакыт җитә. Военкомат аны хәрби хөзмәткә Ерак Көнчыгышка, Тын океан флотына җибәрә. Заманында мин дә шунда, хәттә Сәүбәннән дә арырак, Камчатка ярымутравында, армия хөзмәтендә булдым, һәм чынын-барын ярып әйтә алам: аралар гына ерак, юллар борылмалы, яхшы атлар кирәк җитәргә. Яисә, Илһам Шакировыбыз җырлагандай, «Кара да гына урман, караңгы төн, яхшы атлар кирәк үтәргә!..» Ә кем соң анда безгә, морякка яисә солдатка, 10-12 мең чакрым арадан туган якларына кайтып, бер генә күз салып китү өчен, самолетлар, поездлар, һич булмаса чабыш атлар җигеп торсын соң? Тын океан иркенлекләренә күнегеп җитеп, аларга мәхәббәте төшкән Сәүбән Чуганаев, ниһаять, флотта хезмәт срогын тутырып, туган Пермь якларына әйләнеп кайта. Билгеле рус җырында әйтелгәнчә, «...грудь его в медалях, ленты в якорях». Инде миллионлы Пермьдә морякка кая барырга? Егет шул ук өйрәнелгән, үз булган «Торгмаш» заводына юл тота. Ул вакытта бит әле илдә эшсезлек юк иде, армиядән, флоттан кайтканнар «күз өстендә каш» иде: Сәүбәнне шатланып, шау-гөр килеп, янәдән завод эшенә алалар, тулай торакта да аңа урын табалар. Шулай завод шаулашында тагын берничә ел үтә. Ә Сәүбән уйчан, Сәүбән моңсу, ул бәтен күңеле белән милли сәнгатькә, музыкага һәм җырга. омтыла. Шул уйланулар, киләчәккә багышланган якты хыяллар егетне Уфадагы сәнгать училищесына укырга китерә. Тик, кем белсен, әллә Өфе каласының һавасы ярамаган аңа, әллә туган-үскән якларны бик сагынган, ике елдан соң Сәүбән Чуганаев сәнгать училищесыннан Пермь музыка училищесының хор дирижерлары бүлегенә кучеп кайта. Һәм аны уңышлы тәмамлый. Шул вакыттан Пермьнең Свердлов исе­мендәге мәдәният һәм техника Сарае каршындагы татар-башкорт яшьләре җыр һәм бию ансамблендә художество һәм музыка җитәкчесе булып китә.

Менә шушы мәдәният Сараенда эшләгән дәвердә Сәүбәнне булачак хәләл җәфете, Татарстан кызы, Калинин исемендәге завод эшчесе Рәйфә дә шул ук мәдәният йортына килеп таба (Рәйфә үзе үткен булмаса, Сәүбән аның янына килергә кыймас иде, бу аның чирек гасырлап бергә гомер иткән «хәләл җәфетенең» үз сүзләре), аларның кызы (хәзер Грециядә кияүдә яши) һәм улы Ринат (талантлы егет, атасы белән бергә зур сәхнәләргә чыга) дөньяга туа.

Һәм шул ук вакытларда Сәүбән Чуганаевның композиторлык иҗаты Сверд­лов исемендәге мәдәният һәм техника Сарае сәхнәсендә чәчәк эта башлый. Күңелендә давыл булып иҗат уты кайнаган милләттәшебез Сәүбән җыр артыннан җыр яза башлый: «Яран гөл», «Балан», «Хәлимә», «Кошлар кайткан чак иде», «Ах, җаныйм, Бибисара»... Алар узган еллар, агымсулар дәверендә Пермь киңлекләреннән Татарстанга, Башкортостанга, бөтен татар дөньясына ишелеп-бәреп чыкты. 1997 елның августында мәркәзебез Казанда үткән II Бөтендөнья татар конгрессы көннәрен генә хәтерлим. 30 августта, Татарстанның мөстәкыйльлегенә 7 ел тулу хөрмәтенә үткәрелгән бәйрәмдә, Казан урамнарына халык диңгез булып ташкан мизгелдә, якташыбыз Сәүбән Чуганаевның «Балан»ы, «Яран гөл»е, «Хәлимә»се, «Ах, җаныйм, Бибисара»сы уңнан да, сулдан да, урамнарга куелган сәхнәләрдән яңгырап тора иде...

Һәм бу хәл Казанда гынамыни? Миңа Сәүбән белән төрле елларда Пермь өлкәсендәге сабантуйларда, фестивальләрдә, конкурсларда, Татарстанның Арча районындагы Уңыш бәйрәмендә (узган елны арчалылар чәчүлек мәйданнарының уртача hәp гектарыннан 60,3 центнер ашлык җыеп алдылар), Уфада Бөтендөнья беренче башкорт корылтаенда булырга туры килде. Һәм анда да, иң әүвәл, сәхнәләрдә, табыннарда Чуганаев җырлары танылган да, әлегә танылмаган да артистлар башкаруында яңгырады.

Танылганнар турында сүз куертмыйк, алар бездән башка да милли дөнья киңлекләренә чыкканнар инде. Танылмаганнарын карыйк һәм аларга киләчәккә өметләребезне баглыйк. Сәүбән Чуганаевньң 50 еллык тормыш һәм 30 еллык иҗат юлы хөрмәтенә Пермь өлкәсендә «Кама буе йолдызлары» дигән, татар һәм башкорт җырларын башкаручыларның бәйгесе узды. Анда Пермь каласыннан, Добрянкадан, Барда, Уинск, Октябрь, Лысьва, Орда, Бе­резовка районнарыннан утыздан артык һәвәскәр артист катнашты. Ул Сәүбән Чуганаев җитәкчелегендә жюри утырышында җиңүчеләр итеп Сария Кузяшева, Лилия Биктимирова, Рафаил Сакаев, Илгиз Юсупов, Идая Рафикова, Зөлхәбирә Мансурова танылдылар. Алар бу елның февраль аенда Уфа каласында үтәчәк «Уралым» башкорт җыры конкурсында катнашачаклар.

Жюри шулай ук «Кама буе йолдызлары» бәйгесендә катнашкан җырчылар Вилия Усманованың, Марис Әхәтовның, Әлфия Якупованың, Әлфинур Шәймиеваның үзешчән композитор һәм җырчы Шәрифҗан Нурихановның Барда районыннан бию коллективы җитәкчесе Гүзәлия Нуриханованың, Ор­да районыннан җырчылар бертуган Дина һәм Алина Гарифуллиналарның иҗаты үсүен, тернәкләнүен аерым рәвештә билгеләп үтте.

Димәк, алда да талантлар, яшь көчләр Пермь җирендә үсәсе бар әле. Аларның танылган композиторыбыз, җырчыбыз, музыкантыбыз Сәүбән Чуганаевның җылы канаты астында бөреләнеп китүе өлкәбездәге татарлар һәм башкортларның күңелләренә бик хуш булыр иде, алдагы милли мәдәниятебез өчен өметләр кабындырыр иде. Шул теләктә калыйк.

Илдус ЗАКИРОВ

"Халык чишмәсе" газетасыннан №1 (30) гыйнвар, 1998 ел

Также можете прочитать о Саубане Чуганаеве на русском языке.

Главная/ Небольшие истории о ... /... о жителях Бардымского района. Бардалылар турында
первый сайт Бардымского района
© 2003-2004, http://barda-perm.narod.ru/
Hosted by uCoz