первый сайт Бардымского района © 2003-2004, http://barda-perm.narod.ru/

Барда

 

Бардалылар турында

Главная/ Небольшие истории о ... /... о Барде и селах района. Барда районы турында

"Көннәрдән бер көнне безнең Бәхеткәебез югалды"...



Бэхеткэй   Урал тау итәгендәге татар авылында яшәп ятучы Мәхмүт исемле малайның кайгысын тамашачы шул мизгелдә үзенеке итеп кабул итә. Йә, кайсыбызның башыннан кичмәгән шундый хәл: кемнең сыеры көтүдән аерылып калмаган да, шул адашкан сыерны эзләп, кайсыбыз күз яше түкмәгән? Кайтыр, беркая да китмәс, ашаган җиренә мал кайта ул, дип юатасы килә малайны. Әмма беренче карашка беркатлы, самими сюжетка корылган кинофильмның динамикасы, эчке кичерешләргә бай булуы, нәни геройның экрандагы тамашачыга күренмәгән һәм шәйләнергә генә өлгергән гомере телисеңме-теләмисеңме шул вакыйгалар артыннан ияртеп, бөтенләй бүтән дөньяга тартып алып кереп китә.

"Бәхеткәй" югалган малның исеме икән бит. Мәхмүтебез сабыйларга хас үҗәтлек белән алдын-артын уйлап тормыйча, күкрәп килгән яшенле яңгырга да әлләни илтифат итмичә, тезләрен-аякларын каната-каната ташлы тауга үрмәли-үрмәли, "Бәхеткәе"нә тагылган кыңгырау тавышы дип алданып ташландык -"җенле" авыл артындагы куе урманга әйләнгән иске зиратка кереп адаша. Чытырманлык, ялгыз кабердәге Ана сурәте, күкләр белән җирне тоташтырырга омтылган коточкыч өермә, агач башларыннан которынып биегән җил-давыл, яңгыр камчылары астында елый-елый йөгергән ятим малай, иске йорт диварында онытылып калган фоторәсем нигә шулкадәр тетрәндерә, сагышландыра соң дисәм, моның сере бик гади икән — чын талантлы әсәр кеше җанын шулай әсәрләндерергә, битараф затларны да уйландырырга тиеш бит.

Милли мәдәни үзәккә татар кинофильмын карарга дип җыелган милләттәшләребезнең һәркайсысы ул кичне каршылыклы һәм тирән кичерешләр тәэсиренә чумгандыр: горурлык та, шатлык та, көенеч тә бергә кушылган иде бу татлы шәраб кебек хисләр дулкынына. Иң зур сөенеч, "Бу чын безнеңчә матур милли көй" — милли әсәр иде. Югыйсә озын-озак еллар буе көтә-көтә көтек булып беткән татар фильмын — "Болгарның жылы җилләре"н күпме хыялланып та экраннардан күрү бәхетенә ирешкәнебез юк бит әле.

Илдар ЯгьфэровБу горурлык та, "Бәхеткәй"не үзебезнең татар егете Илдар Ягьфәров, милли бәйсезлек өчен җиң сызганып көрәшеп йөрүче галим, шагыйрь Рәшит Ягъфәровның улы төшергән. Моңарчы татар язмышына, татар тормышына багышланган бер фильм да юк иде дисәк, бу хакыйкатькә хилафлык булып яңгырар, бармак белән генә санарлык булса да бар иде алар - Г. Ахуновның "Хәзинә" романы буенча төшерелгән кинофильм, Муса Җәлилгә багышланган "Моабит дәфтәре", "Ришат — Зифа улы"... "Моабит дәфтәре"ндә безнең сабакташларыбыз Рәшит Ягьфәров белән Нәрим Ихсанов та катнашкан иде, эпизодик рольдә булса да, табаннарыннан ут чыгарлык итеп биюләре күңелләрне җилкендергән иде. Күрәсең, булачак кинорежиссер әтисенең канында шул чакта ук татар киносына мәхәббәт очкыннары кабынган булгандыр. Ләкин ни аяныч, ул фильмнар тамашачы йөрәгендә лаеклы урын ала алмады. Чынлыкта, алар берсе дә чын татар мохитен чагылдырган, татар рухлы әсәрләр булып чыкмады. Сәбәпләре дә билгеле. Булдымы — булды дигән билге куяр өчен генә эшләнгән эш шулай күңелдә көенечле борчу, канәгатьсезлек хисләре генә калдыра торгандыр шул инде.

ВГИК тәмамлаган яшь режиссер Илдар Ягъфәровның "Бәхеткәе"н А. Тарковский фильмнарына охшатучылар булды. Дөресен әйткәндә, шәхсән мин үзем дә нәкъ шундый хисләр тәэсирендә утырдым. Тарковскийга хас тирән фәлсәфә, нечкә-нәфис, нәзакәтле. алымнар, табигать күренешләренең тылсымлы көче аша кеше җанының гаҗәеп серле аһәннәрен ачарга омтылу олы талантлардан да искиткеч зур осталык таләп итә торгандыр. Әгәр безнең Илдарыбызга да Ходай Тәгалә шул сәләтне бүләк иткән икән, моңа куаңырга кирәк.

Язмыш яшь талантка хәерхак әлегә. Ул Марсельдә фестиваль вакытында телевидение "мэтры" Александр Политковский белән таныша. Маэстро яшь режиссерның документаль фильмнар төшерергә маһирлыгын белеп, аны үзе белән "Взгляд" иҗат берләшмәсенә эшләргә чакыра. Ике ел мәшһүр осталар белән янәшә эшләү Илдарга чарланырга булыша, документаль сюжетлар төшерүдә катнашса да, диплом эше итеп башлаган "Бәхеткәе" тынгылык бирми йөдәтә. Аңа Галижәнап очраклылык үзе ярдәмгә килә: Казанда эшләгәндә хакимият башлыгы Камил Исхаков белән очрашкач, егет татарча нәфис фильм төшерә башлавын, әмма көймәсе комга терәлүен, илдәге кризис аркасында фильмны очлап чыгарга акча җитмәвен сөйләп бирә, Камил Шамилевич аны аңлый, булышырга вәгъдә итә. Чынлап та, "Мосфильм" студиясендә фильмны төшереп бетерерлек акча бүлеп бирү мөмкинлеген таба мэр. "Бәхеткәй" Ягьфәровларның туган ягы — Пермь өлкәсендәге Барда районында - искиткеч матур табигатьле Урал тау итәгендәге татар авылларында төшерелгән. Барда районы хакимияте яшь талантларга хәерхак булган. Кардәшләре Мәүлихан Ягъфәров, Түбән Авылда яшәгәндә Тәрҗемә Корбанова да күп ярдәм иткән. "Бу минем әниемнең язмышына багышланган әсәр" дигән иде автор. Чынлап та Әкълимә ханым балачагыннан ятим калган, Мәхмүт кичергәннәрне үз җаны аша кичергәндер ул. Ятим бала язмышына багышланса да, бу әсәр чынлыкта мәхәббәт хакында бит. Ата белән бала мәхәббәте, Анага тирән ихтирам, ярату белән сугарылган әсәр генә кеше җанындагы иң нечкә кылларны тибрәндерә ала. Шушы олы, мәңгелек хиснең адәм баласына һәрдаим яшәү көче биреп торуы, сабыйга тормыш бүләк иткән Ананың истәлеге беркайчан онытылмавы, онытылырга тиеш түгеллеге ассызыклана, ыгы-зыгы белән шуны искәрмәвебез сискәндерә. Мәхмүт, дөньялыкта танып-белеп өлгермәгән әнисен, төшендә күрә - әтисе белән җитәкләшеп каршысына килә имеш. Сабый өчен бу да бәхет. Ә "Бәхеткәй" - югалган сыер исә табыламы-юкмы — монысы алай ук мөһим дә түгел бугай. Иң мөһиме, бу — татар фильмы. Нибарысы егерме биш минут бара торган кыска метражлы фильм гына булса да - безнең бәхеткәебез дип кабул иттек без моны. Фильмда актерлар түгел, гади кешеләр уйнавы аны тагын да табигыйрәк, отышлырак итә шикелле. Мәхмүтне 8 яшьлек Барда малае уйный, Гришаның әтисе урыс, әнисе татар икән.

Югалмасын иде шундый талантлы улларыбыз, бәхеткәйләре киләчәктә дә ачыла күрсен. Илдарның иҗат планнары зурдан: Канн кинофестивалендә катнашырга, татарыбызның милли йөзен чагылдырырлык әсәрләр төшерергә, Чулпан Хаматова кебек исемнәре яңгырый башлаган актерларны чакырырга ниятли ул. Аяныч, хәзер кино заллары бетеп бара, авылда да телевизор карау белән юаналар, үзен татар дип исәпләгән һәр кеше карап сөенсен иде "Бәхеткәй"не. Ходайның амин дигән сәгатенә туры килеп, үзебезнең киностудиябез дә булса иде...

Роза КАМАЛЕТДИНОВА

“Сөембикә” журналыннан , №7, июль, 2000 ел

Главная/ Небольшие истории о ... /... о Барде и селах района. Барда районы турында
первый сайт Бардымского района
© 2003-2004, http://barda-perm.narod.ru/
Hosted by uCoz