первый сайт Бардымского района © 2003-2004, http://barda-perm.narod.ru/

Барда

 

Бардалылар турында

Главная/ Небольшие истории о ... /... о Барде и селах района. Барда районы турында

Барда – татар төбәге

Рәшит ЯГЪФӘРОВ,
Бөтентатар "Мәгариф" бергәлеге рәисе.

  Әле күптән түгел генә Бардада милли мәсьәләләргә багышланган "Милли яңарыш юлында" дигән темага зур сөйләшү уздырылды. Мин ул чарада да катнаштым. Шундагы фикер алышулар вакытында туган ягым, аның үткәне, бүгенгесе, якташларым алдында торган проблемалар турында фикерләр төенләнде һәм мин кулыма каләм алдым.

        Барданы, Урал өлкәләрендә исән калган иң зур татар төбәген, татар һәм Татарстан язмышы белән аерып карау мөмкин түгел. Монда яшәүче халыкның этник тарихы да, мәдәният — мәгърифәт тарихы да Идел буе, Татарстан белән аерылгысыз береккән. Эмма хәзерге көндә бу якта яшәүче халыкның милләте мәсьәләсендә кайбер буталчыклар күзәтелә.

        Барда җирендә татар— башкорт проблемасы да үзенчәлекле чагылыш таба. Эш шунда ки, Барда районы халкын без татарлар дип йөртсәк тә, туган телләре, гореф— гадәтләре татарныкы булса да, рәсми документларда аның байтак өлешен башкорт дип язу традициясе яшәп килә. Район халкының моңа әлләни исе китми. Татарча укып, татарча сөйләшеп, татарча тормыш итеп ята. Бу милли яктан буталчык килеп чыгуның тарихи нигезләрен татар галимнәре, әйтик, Дөрия Рамазанова, Дамир Исхаков, Фөйзелхак Ислаевлар бу төбәктә элекке заманда башкорт дип аталучы социаль катлам, русча әйткәндә, сословие кешеләре яшеү белән аңлаталар. Соңга таба бу атамалар милләт төшенчәсе белән буталып, Барда халкының бер өлеше шулай паспортына башкорт дип языла торган татар булып калган. Шуны өстәп әйтергә кирәк, бу этник буталчыклар бер Бардага, Пермь өлкәсенә генә түгел, ә Башкортостан, Свердловски, Курган, Чиләбе өлкәсендәге татар төбәкләренә дә хас. Тарихи сәбәпләр аркасында яки соңгы чорда, "шакировчылык" дип аталган заманда башкортларның санын арттыру компаниясе нәтиҗәсендә шундый чатаклыклар булганы турында без беләбез инде.

        Әйткәнемчә, мондый сәер хәлдә калган милләттәшләребезнең әлеге буталчыкка әлләни исе китмәде, башкорт ни дә, татар ни - барыбер бер халык, башкорт дип язылуына карамыйча, татарча яшәде. Әммә соңгы елларда андагы халык бик тә кызык ситуациягә кала башлады.

        Барда районы Башкортостанның чигенә бик якын булып, Тәтешле, Аскын, Яңаул, Балтач һәм башка татар төбәкләре белән борын — борыннан алыш—биреш , бәйләнеш бик тыгыз булганлыктан, район җитәкчеләре соңгы вакытта Башкортостан белән бәйләнешне рәсмиләштерү эшенә керештеләр. Барда районы белән Татарстанның Арча районы арасында да тыгыз бәйләнешләр урнашты. 1992 елда Казанда 1 Бөтендөнья татар конгрессы булды. Пермь татарлары, шул исәптән бардалылар да делегат булып, Казанга килде. Бер кеше, районның ул вакыттагы район Советы рәисе Рәшит Әмиров тaтap конгрессының башкарма комитеты әгъзасы булып та сайланды. Шуннан соң Уфада Бөтендөнья башкорт корылтае булды. Бардалылар башкорт корылтаена да зур делегация, булып барган, ә районның хакимият башлыгы Риф Әмин улы Исмәгыйлев башкорт корылтаеның башкарма комитеты әгъзасы булып та сайланган. Күп тә үтмәде Пермь өлкәсе һәм Башкортостан арасында хезмәттәшлек килешүе дә төзелде.

        Бер ук район халкының Татар конгрессына да, Башкорт корылтаена да деле­гация җибәрүе һәм икесенең дә башкармасында вә­килләр булуы бераз күңелдә каршылыклы, сәер фикерләр тудырса да, гомумән, бу гамәлләрдәе әллә ни зур хилафлык юк дип уйлыйм. Башка халык мөхитендә атау булып калган төбәк, өстәвенә икътисади тигезсезлекләрне татыган, хәтта өлкә тарафыннан язмыш җиленә ташлаган Барда, Барда халкы нишләргэ тиеш соң? Әлбәттә, милләттәшләреннән, кардәшләреннән, күршеләреннән таяныч эзләргә тырыша.

        Татарстанга да Башкортостанга да бара бардалылар. Икесе дә бардалыларны читкә типми, булыша. Баш­кортостан югары уку йортларында абитуриентларга квота бирә, хуҗалык эшләре һәм материаль яктан да ярдәм кулын суза. Казаннар, Арчалар инде бигрәк тә ерак кардәшләренә һәрчак якты чырай күрсәтеп киләләр.

        Алдарак әйткәнемчә, бу бәйләнешләр шулай матур гына, җай гына барган булыр иде, әгәр дә Башкортостан ягыннан кызыклы, әмма Барда халкын cәеpceндерә торган гамәлләр күренгәли башламаса.

        Башта сәерсендергән нәрсә шул булды: Барда районы, ни өчендер, Башкортостанның аргы ягындагы, Бардадан 1000 километр чамасы ераклыктагы ике арада ни тимер юл, ни су юлы булмаган килеш, Сибай шәһәре һәм районы белән хезмәттәшлек килешүе төзеде. Сәбәбе аңлашыладыр шикелле, Сибай төбәгендә этник башкортлар яши һәм Уфалы туганнарның уенча, бу Сибай башкортларының Бардадагы кардәшләренә ярдәм итүе өчен кирәк булгандыр. Башкортлар соңгы елларда гына да зур—зур төркемнәр белән Барда районына килеп башкорт мәдәнияте белән халыкны таныштырып киттеләр. Мәктәпләрдә башкорт кураенда уйнарга, башкорт биюләрен биергә өйрәттеләр. Анысы өчен бардалылар аларга рәхмәтле. Әмма шунда тагын бераз сәерсендерә торган нәрсәләр килеп—килеп чыккалады: башкорт туганнар нинди генә гамәл башкармасын, нинди килешү төземәсен — мәктәп — тәрбия системасына башкорт милли компонентын кертергә омтыла кебек. Ләкин мәктәпләрдә башкорт теле кертү— кертмәү мәсьәләләре куела башласа, җәмәгатьчелектә шундук каршылык туа. Башкорт телендә укыту, башкорт телен өйрәтү турында сүз киттеме, бәхәс чыга торган булып китте. Кыскасы, Башкортостан белән дуслык, тел-лөгать мәсьәләсендә, җәнҗаллырак дуслык булып чыкты кебек. Шунысы да борчый, соңгы вакытта районда мәгарифне, мәдәниятне үстерү, кыскасы, социаль үсеш программалары төзү эшләре бара hәм шундый вакытларда район халкының рухын белмәгән, әллә кай төбәкләрдән, әйтик, Ижевски якларыннан галим—голәме килеп җитә. Алар үзләренчә социологик тикшеренүләр алып баралар, нәтиҗәләр ясыйлар. Кайвакытта нәтиҗәләр генә түгел, тәҗрибәләр дә ясыйлар ке­бек күренә hәм аны район­ның үсеш программаларына да кертергә омтылалар. Әйтик, соңгы вакытта Ижевскидан килгән бер галимә Барда мәктәбе укытучылары һәм укучылары арасында социологик тикшеренүләр алып барган hәм шундый нәтиҗәгә килгән: янәсе, аларның 30 проценты үзләрен башкорт дип, 30 проценты татар дип, 30 проценты урыс дип саный икән. Ә чынлыкта исә Бардада руслар бармак белән генә санарлык. Сөйләшүләренә караганда, ул галим "Бардада полиэтник составтагы халык яши hәм аларның мәдәниятен (татарныкын да, башкортныкын да, русныкын да) тигез күләмдә үстерү тиешле", дигән нәтиҗе ясап киткән, имеш. Аның "фәнни эзләнүләренә" карап эш итсәң кая барып чыгасыбыз билгеле инде.

        Барда ягы ул гомер—гомергә үзенең рухи тормышы белән Татарстанга береккән һәм үзенең якын күршеләре хәзерге Башкортостан территориясендәге татар кардәшләре белән традицион, тыгыз бәйләнеште торган бер төбәк. Һәм ул алдагы көндә дә шулай булырга тиеш. Шуннан чыгып, Барда төбәгендәге зыялыларыбыз яшь буынның киләчәге турында, тел, милләт мәсьәләсендә принципиаль позициядә бу­лырга бурычлылар.

        Барда төбәгендәге халыкның этник чыгышы, теле hәм рухи тормышы өлкәсендәге перспективаларын билгеләүне чит—ят кулларга тапшырмаска иде. Бу өлкәдә кем булуына карамастан, фәнни—гамәли теҗрибәләр ясарга ирек

        Күреп торабыз, Русиядә милләтләрне таркату эше беркайчан да тынып тормаган. Хәзер дә ул процесс бармый дип кем кистереп әйтә ала. Шуның өчен та­тар зыялыларына, шулай ук Барда төбәгендәге фикердәшләребезгә дә һәрчак уяу булырга кирәк. Юкса, килер бер көн, әле алдарак әйтелгәнчә, чит—ят җирдән килгән галим—голәмә алып барган социологик тикшеренүләр дип аталган гамәлләрнең нәтиҗәсе буенча Барда ягын полиэтник территория дип тә игълан итәрләр. Аннан инде Барда ягы халкы татармы, башкортмы дип бәхәсләшергә де җай калмаска мөмкин. Шуның өчен туган ягымдагы зыялыларның позициясе нык булсын, моңарчы формалашкан мәдәни hәм рухи традицияләргә турылыклы булсыннар hәм киләчәк буын язмышын, тел hәм милләт язмышын үз кулларыннан ычкындырмасыннар.


“Татар иле” газетасыннан , №28 (241) 1997 ел


Главная/ Небольшие истории о ... /... о Барде и селах района. Барда районы турында
первый сайт Бардымского района
© 2003-2004, http://barda-perm.narod.ru/
Hosted by uCoz