первый сайт Бардымского района © 2003-2004, http://barda-perm.narod.ru/

Барда

 

Пермь татарлары

Главная/Пермские татары/

Кемнәр алар, пермь татарлары?


      РЕДАКЦИЯДӘН: «Пермь татарлары» дип аталган этник төркемне тәшкил итүче милләттәшләребез Пермь һәм Свердловски өлкәсендә яши. Аларның саны чама белән 400 мең чамасы. Шунысы үзенчәлекле, бу төбектә яшәүче милләттәшләрнең байтак өлеше рәсми документлар буенча башкорт милләтенә кертеп йөртелә. Бу ситуация татар һәм башкорт галимнәре арасындагы байтак кына бәхәсләргә дә сәбәпче була. Бу хәлгә ачыклык кертү йөзеннән без газетабызда күренекле телче-галимә ДӨРИЯ РАМАЗАНОВАНЫҢ мәкаләсен урнаштырырга булдык.

     Пермь татарлары сөйләше үзенең төп үзенчәлекләре белән татар теленең  урта диалектына карый. Бу турыда танылган телчеләр Л.Җәләй, Л.Мәхмүтова, Н.Борһанова тарафыннан 50 нче — 60 нчы елларда ук язылган инде (Бурганова Н.Б., Махмутова Л.Т. К вопросу об истории образования и изучения татарских диалектов и говоров. Материалы по татарской диалектологии. Казань, 1962. 7-18 битләр.) 50 нче елларда Барда якларында туып үскән Дания Сарманаева Урал татарлары сөйләшенең төп үзенчәлекләре турында зур фәнни хезмәт яза. Шушы як кешесе буларак, ул җирле сөйләшне яхшы белә һәм хезмәтендә бик күп фактлар терки, күп кенә үзенчәлекләрне күрсәтө. Алай гына да түгел, Д.Сарманаева пермь татарларының тормыш-көнкүреш үзенчәлекләре, йорт-җиһазлары, гореф-гадәтләре буенча да бай материал язып калдырган. Диссертациядә тагын пермь татарларының халык авыз иҗаты әсәрләре дә урын ала. Шуларның барысын туплап анализлап чыккач, автор пермь татарлары сәйләшенең бары татар диалектлары системасында гына урын алырга тиешлеге турында нәтиҗә ясый. 60-70 нче еллардан башлап әлеге сөйләм безнең тарафтан да җентекләп өйрәнелде, 20 фәнни мәкалә дөнья күрде. «Татар теленең диалектологик атласы» (Казан, 1989) да шушы ук нәтиҗәләрне раслады.

     Пермь татарлары сөйләшенең татар теленең урта диалекты белән уртак яклары аеруча күп. Һәм бу якынлыкның нигезендә, һичшиксез, тарих ята. Бу якынлык тарих, ономастика, археология, этнография һ.б. өлкәләрдәге тикшеренүләр белән дә раслана. XVIII гасырдан башлап һәртерле хезмәтләрдә пермь татарларының  казан татарлары белән якын булуын күрсәтәләр, аларның килеп чыгышын Идел буе төркиләре белән бәйлиләр. Бу бәйләнеш бик борынгы чорларга барып тоташа. Тарихта билгеле булганча, аларның бабалары XVI гасырга караган язма документларда остяклар дип йөртелгәннәр. Академик М.З.Зәкиев үзенең хезмәтләрендә остяк, пермь сүзлөренә киң туктала. Пермь сүзен, күп кенә чыганакларга һәм хезмәтләргә таянып, Идел буе татарларының борынгы атамасы бигер (бу сүз удмуртлар тарафыннан безгә карата әле дә кулланыла) сүзе белән бәйләл аңлата. Ә остяк сүзен бик борынгы төрки кабиләләр — аслар белән бәйле дип саный. Аслар болгарларга кадәр үк Идел-Кама тәбәгендә яшәгәннәр дигән фикердә тора (Закиев М.З. Проблемы языка и происхождения волжских татар. Казань, 1986. — 42, 54-60 битләр).

     Пермь татарларының формалашу тарихында иң әһәмиятле факторларның берсе — аларның болгарлар белән тыгыз бәйләнгән булуы. Сөйләшнең татар теленең урта диалекты, касыйм, нократ, керәшен сөйләмләре белән аерым уртаклыгының нигезе дә нәкъ шул болгар чорында салынган да инде. Бу уртаклык тел буенча гына түгел, башка материаллар белән дә исбатлана. Пермь өлкәсенең топонимикасында да болгарларның эзе калган. Мәсәлән, Пермь районында Болгар авылы бар. Красноуфим шәһәре янында Болгары дигән хәрәбәләр бар. Күренекле археологлар О.Н.Бадер һөм В.А.Оборин Очер районы Черти авылы халкының яртысы әле дә болгар дип йөртелә дип язалар (Бадер О.Н. и Оборин В.А. На заре истории Прикамья. — Пермь, 1958. — 177 б.). Танылган археолог Г.А.Хлебникованың хезмәтендә Кунгур тарих музеендагы борынгы керамиканың болгар керамикасы белән зур уртаклыгы фәнни дәлилләр белән исбатланган (Хлебникова Г.А. Керамика памятников Волжской Болгарии (к вопросу об этнокультурном составе населения). — М., 1984. 39-44 битләр).

      Тарихи әдәбияттан һәм чыганаклардан билгеле булганча, пермь татарларының бабалары үзләрен Шәһри Болгардан килгәнбез дип күрсәтә торган булганнар, кыпчак һәм Казан патшаларына буйсынган булганбыз, дип язалар. Казанны Иван Грозный алганнан соң Рус дәүләтенә кушылдык дип күрсәтәләр. Аларны үзләренең кенәзләре идарә иткән: Югары Муллы елгасы буенда Урак би Мәмәткулов, ә Түбән Муллы буенда Сөендек би Мәмәткулов кенәз булган. Аларның әтиләре Мәмәткол мулла булып торган. Елгаларның исемнәре дә (Нижняя Мулянка, Верхняя Мулянка) шуннан калган дип саныйлар. Казан ханлыгы басып алынгач, алар Чердынь шәһәренә сусардан ясак түли башлыйлар. XVII гасырга караган рус язма чыганакларында да Оса шәһәре Казан яны шәһәрләре (пригороды Казани) арасында санала. Шулай итеп, ерак тарихлардан башланган бердәмлек, традиция буларак, Рус дәүләте составындагы чорда да дәвам итә. Һәм шушы берлек тел материалларында да бик ачык чагылган.

      Пермь өлкәсенең Барда районы татарларының бер өлеше документларда «башкорт» дип йөртелә. Бу тарихи фактлар белән бәйле булырга тиеш. 1596 нчы елгы документтан күренгәнчә, бу төбәккә бер төркем башкорт дип аталып йөртелә торган кешеләр килеп утыра. Документтан аларның монда күчеп килгәндә инде башкорт сословиесендә булулары күренә. Монда килгәч тә, Уфа губернасы шартларында, алар башкорт дип атала торган өстен катлам составында йөрүне дәвам иткәннәр. XVI - XVIII гасырларда башкорт сүзенең билгеле бер катлам җир биләүчеләрне белдерүе, ә бу исем астында төрле халыкларның булуы тарихта бәхәссез факт булып санала. Урал тирәсенә күчеп килгән халык, аеруча татарлар, шулай ук удмуртлар да, марилар да, чуашлар да һәм хәтта урыслар да җир алу өчен, алган җирләрен биләү хокукын саклап калу өчен башкорт булып языла торган булганнар. Башкорт ясагының башка ясаклардан, башка салымнардан бермә-бер җиңелрәк булуы килгән халыкның башкорт исеменә күчүен көчәйткән генә (бу турыда кара: Кузеев Р.Г. Происхождение башкирского народа. М., 1974. 164, 323 битләр; Рахматуллин У.Х. Крестьянское заселение Башкирии в XVII - XVIII вв.// Крестьянство и крестьянское движение в Башкирии в XVII — начале XX вв. Уфа, 1981. — 7 б.; Рамазанова Д.Б. Формирование татарских товаров Юго-Западной Башкирии. Казань,   1984г.  һ.б.).

     Халык санын алу мәгълүматларына караганда, Пермь өлкәсе башкортларының 60-70 проценты татар телен туган теле дип саный. Бу факт та Тол буендагы «башкортларның» сословие буларак кына башкорт булганлыгын раслый торган бер дәлил булып тора.


"Татар иле" газетасыннан

Главная/ Пермские татары/
первый сайт Бардымского района
© 2003-2004, http://barda-perm.narod.ru/
Hosted by uCoz