первый сайт Бардымского района © 2003-2004, http://barda-perm.narod.ru/

Барда

 

Kitaplar

Главная/Книги/"Пермь татарлары турында"

Зур кешеләр

(Риваять)

Элекке заманда кешеләр хәзерге кебек озынлыкта гына булмаганнар, ти. Бик зур гәүдәле, көчле-куәтле булганнар. Чыршы урманнарны печән арасыннан йөргән кебек телеп кенә йөргәннәр. Кул-атларны, кечкенә чокыр-чакырларны атлап чыккан кебек кенә атлап узганнар, ди.
    Бервакытны, шул элекке заманда булган инде бу хәл, әлеге зур кешеләрнең малае уйнап йөри икән. Җирдә бер кечкенә генә кешегә охшаган бер җан иясе күргән. Бу кечкенә кеше аты, сукасы белән җир сөреп йөри икән. Сабый бу кечкенә кешене аты, сукалары белән кулына алып гаҗәпсенеп карап торган да кесәсенә салган. Аннан әтисенә кайтып әйткән:
    — Әти, мин уйнап йөргәндә шундый-шундый уенчык кеше таптым, — дип аңа күрсәткән.
    Әтисе караган да әйткән улына:
    — Улым, син аңарга тимә, уйнатып имгәтмә, каян таптың — шунда алып барып куй, бездән соңгы кешеләр шундый вак булырлар,— дигән.
    Шулай дигәч, малай бу атлы, сукалы кешене табылган төшенә алып барып җибәргән, ди.

1982 елда Пермь өлкәсе Барда районы Күчтәнти авылында Ягъфәров Фәйзрахман Әбрар улыннан (1915 елда туган) Р.Ягъфәров язып алган.


Главная/Книги/ "Пермь татарлары турында"
первый сайт Бардымского района
© 2003-2004, http://barda-perm.narod.ru/
Hosted by uCoz