первый сайт Бардымского района © 2003-2004, http://barda-perm.narod.ru/

Барда

 

Kitaplar

Главная/Книги/"Пермь татарлары турында"

Пермь өлкәсе татарларының традицион йолалары һәм йола сүзләре

Флера БАЯЗИТОВА,
филология фәннәре докторы

1990 елгы диалектологик экспедиция Пермь өлкәсендә яшәүче татарларның йолаларын һәм йола терминологиясен этнолингвистик яктан өйрәнүгә багышланган иде. Экспедиция вакытында авылларда яшәүче өлкән буын вәкилләрен сөйләтеп, магнитофон тасмасына яздырып бик күп мәгълүматлар тупланды.

Билгеле булганча, халык йолаларының күбесе бүгенге көндә югалган, алар йола буларак үтәлмиләр. Ләкин әле өлкән буын кешеләренең хәтерендә байтак борынгыдан килгән йолалар, гореф-гадәтләр саклана, алар буыннан-буынга тапшырылып бүгенге көнгә кадәр килеп җиткәннәр. Менә шул рухи байлыкны халыкның үзеннән сөйләтеп, мөмкин кадәр тулырак итеп җыйнап алу бик зур бурыч булып кала. Бигрәк тә Татарстаннан читтә яшәгән милләттәшләребезне төрле яклап өйрәнүгә, элемтәләрне ныгытуга зур игътибар ителергә тиеш.

Пермь өлкәсендә яшәүче татарлар татар халкының үзенчәлекле бер төркеме. Биредәге татарларның традицион йолалары, йола сүзләре, фәндә кабул ителгәнчә, ике зур тематик төркемгә бүлеп өйрәнелде: 1. Гаилә йолалары һәм аларның терминнары; 2. Ел фасыллары, тормыш-көнкүреш үзенчәлекләре белән бәйле йолалар, борынгы ышанулар һәм аларның терминнары. Пермь өлкәсе татарларының традицион йолалары, этнолингвистикада кабул ителгәнчә (Толстая, 1989; Толстой, 1995), җирле сөйләш яссылыгында язып алынды, йола терминологиясен, йола сүзләрен контекстта, текстлар эчендә, ягъни иллюстратив материал белән ачыклап, ныгытып баруга игътибар ителде.


Гаилә йолалары һәм йола сүзләре

Өйләнешү, туй ясау

Йаучы килү, кыз димләү, йәрәшмәгә килү: - Йаучы йөретәләр ике арада. Йегет йагыннан килә кызны димләмәгә. Кызның ата-анасы бирмәгә булса, кыз бара. Безнеке абызыйга кыз алдылар йәрәшеп.
Йәрәшмәгә килү, кызның ризалыгын белү: —Йегетнеке эти-әниләре кызныкы әти-әниләренә йәрәшмәгә киләләр. Ата-анасы ыриза, кыздан сурамага кыешмыйлар әти-әнисе. Кызга бүрек белән орып караганнар йәрәшмәгә килгән йаучылар. Ыриза булса, кыз авып китә, имеш, ыриза булмаса, тик тора имеш, аркыры.
Сүз бетерү:—Сүз бетерүгә бара кызга, кызныкы ата-анасы әзерләнә, каршы ала.
Бүләк бирү, билге бирү:—Йәрәшеп кайталар, сөлге бирәләр билгегә дип, киң озон тастымал, казан тастымал бирде. Ышандыклы була. Бүләккә күлмәклек тә, шәлйаулык та бирде.
Кәбен койу, кәбен укыту—никах укыту.—Кызның атасы-инәсенә барып кәбен укыталар, кәбен укыткас туй йасыйлар. Кәбеннән суң мунча кергән кыз белән кийәү.
Боҗал (монг. болзол-вакыт, срок). Боҗалга бару, хәбәргә бару — егет белән кыз үзләре генә килешеп өйләнешкәннән соң, егет ягыннан кыз ягына туй һ.б. турында киңәшергә бару.
—Кызларны урлап алып китәләр. Иртәгесен әти-әнисе китә кызныкы әти-әнисенә, чәй, канпит алып бара боҗалга барганда. Качан туйларны җасыйбыз ди, вакытларны белмәгә килә. Боҗалга барабыз тип бараларий кызны алгач.
Боҗал сурау—туй вакытын билгеләү:—Кызны алучы җегетнең әти-әнисе килә боҗал сурамага. Кызыгыз бездә, әрләшмәң инде тип, шул вакыттатуй йасыйбыз, кода-кодагый диеп йегетнеке әтисе-әнисе килә хәбәргә.
—Боҗалга килгәндә, хәбәргә килгәндә тастымал биреп кайтара, икәү килсә икене биреп кайтара. Хәбәргә баргач әйбәтләп сүләшеп куйалар.
Түр күрсәтү—туйга кадәр егет ягында кызның ата-анасын чакырып үткәрелә торган мәҗлес. —Түр күрсәтәләр, чакырып аласың кызныкы ата-анасын. Хәзер дә туйга кадәр түр күрсәтәләр, аны җегет җак күрсәтә.—Сүз бетермәгә килгән. Сүз бетереп кайткач йегетнеке әтисе-әнисе кызныкы әти-әнисен кунакка чакыралар, түр күрсәтергә. Никах укыганчыга хәтле чакырмага тейеш ти ул, шунда инде бүләклиләр, сөлгеме, җаулыкмы бирә.

Бирнә, туйда үзара бүләкләшү

Бирнә—туйда кыз тарафыннан кияүгә, аның ата-анасына һәм туганнарына, кияү тарафыннан кызның ата-анасы һәм туганнарына кара-каршы бирелә торган бүләк һәм кызның өйгә элү өчен алып бара торган әйберләре.
—Пар тәңкә, пәрхәт (1) камзул сорыйлар кийәүдән бирнәгә, ыриза булса тиз була туйлары. Кийәү бирнәсен бирә алмыйча торса, озак торган кыз төшмичә. Минең картәтинең (2) кызы үсеп торган кийәү үзенә төшкәнче. Кызы тәрәзәнең буын (3) сөртмәгә йабышкан, ди.
—Кызга читек, шәлләрен бирә кийәү җагы. Малайның бирнәләрен белгерә җаучы, шундый- шундый бирнәләре бар ди, мал-туар, өс киемнәре, торырлык булса бирәләр бирнә, кийәү ягыннан бирәләр.
—Бирнә ике йактан да була, йегет йактан да, кыз йактан да. Кыз йактан чыныйак сөртүләре (4), кул сөртүләре (5), айак чолгау, күлмәклек була.
—Мендәр, йастык, җабу туны (6) була бирнәгә, сарык тиресеннән теккән җабу тун, диләр. Берсе җагы җон була, берсе җагына басма (7) тегә кайсы кеше, кайсы бер дә текми, тун күе җери ул. Җабу тунын кышкыда суыкта аймак (8) уланнарга (9) җабасың, кунакка барганда чанада шуңа чормалыб утыралар.
—Бирнә әзерләгәндә киндер урны корабыз, ак киндер чымылдыклар сугып җыйабыз. Таскакта (10) тастымаллар сугайык, такта күтәреп суктык тастымалны, җугаргы чоланда суктык, агысына (11) кирәк, богысына (12) кирәк, түшәге, кийезе, мендәре килә. Тастымалны күп сугып җыйа.
—Чаршау, чымылдык кызныкы киндердән була. Өстәл җабу (13), кызылга суккан, киҗеле. Күтәреп суккан тастымалларым сандыкта күп, сугып җыйдым. Кулдан, күбәләк төшереп суккан.
—Өстәлгә илтеп җәярен, ишеккә илтеп эләрен—барын биреп җибәрәләр кызга. Аякка чормарга чолгаулар сугып җыя киндердән.
—Тастымал биргән яшь киленнәр яшәсен гумер буена тип җырлыйлар.
—Паласлар аныклаган дүрт бүрәнә, җиде бүрәнә, эстинә буе суга.
Бирнә тарату, бүләк тарату:—Кодагый кеше тарата бирнә, кода-кодагыйга, кызның каенына киҗеле ыштан, киҗеле күлмәк булайы элек. Каенына киҗеле күлмәк китергән тип әйтәләр ийе.
—Бүләк тарата. Кыз җактан атасы-инәсе кийәүнеке заты-зөриятенә (14) бүләк тарата, кияүнеке тагын кызныкы заты-зөриятенә бүләк таратып җыя, кара-каршы була бүләк.
—Туй вакытында бүләк салышалар, әти-әниләренә күлмәк, җиңгәләренә йаулык, түбитий (15) кара-каршы биргән.
—Кайнага (16), кәймикә (17) тиешле кешегә тастымал биреп җыя, тастымал чүгә элеп куя, я муеннарына сала.
Тастымал бүләге - килен бүләгенә каршы бирелә торган бүләк:
— Тастымал бүләге тип киленнең үзенә дә бүләк бирә, я каз бирә. Каз суймас борын әйттем, килен, кереп тотып алың үзеңә каз, тидем.
Инче - кыз кияүгә киткәндә кызның атасы ягыннан бирелә торган тере хайван:—Сыерын бирә, сарыгын бирә, ат бирә кызныкы атасы.
—Кыз кияүгә киткәндә инәчкә (18) сарык бирәләр, оргасын (19) тип. Тана бирәләр ике җәшлек, качкан тана бирәләр.
Тарту—кызны ярәшкәч, егет ягыннан кыз өенә бирелә торган акча, ашамлыклар һәм кием-салымнар. — Тарту салаларый ярәшкәндә. Тартуга кыз як сурый акча, шикәрен, чәен сураган. Ике кода сүләшә инде. — Күлмәк бирәләр, мамык шәл бирәләр барлы-көрле кеше тартуга тип, акча салаларый.
—Тарту акчалата була. Малайның ата-инәсе кызның ата-инәсенә шул хәтле акча салам, ти. Әрбир-карасы, мәһәре була, тарту акчасы була. Шул акчага әрбир алып җыялар.

    1 пәрхәт - бәрхет
    2 картәти - бабай
    3 бу - пар
    4 чыныйак сөртү - чынаяк сөрткеч
    5 кул сөртү - сөлге
    6 җабу тун - сарык тиресеннән тегелгән юрган
    7 басма - ситсы
    8 аймак - күп, ишле
    9 улан - бала
    10 таскак - лапас
    11 агысына - анысына
    12 богысына - монысына
    13 өстәл җабу — ашъяулык
    14 зат-зөрияте - нәсел-нәсәбе
    15 түбитий - түбәтәй
    16 кайнага - киленнең абыйсына кияү тарафыннан әйтелә
    17 кәймикә (каты к белән әйтелә) - киленнең апасына кияү тарафыннан әйтелә
    18 инәчкә (сарык) - ана (сарык)
    19 оргасын - үрчесен.

Килен әйберләре белән өй бизәу, әйбер элү

—Өйне бизи кыз әйберләре белән: чуклы кашагалар, чымылдык, бер ястык, мендәрләр.
—Тастымал, чымылдык, чуклы кашага элә килен кызҗиңгә белән. Мич кырына чаршау элеп җыялар, тастымалларны тәрәзәнең ике ягына сәлендереп эләләрей.
—Беренче башлап чүгә тастымалын элә, кул сөртүен илтеп элә, өстәл җабуын җаба.
Килен кеше, чынаяк сөртүен элә, түжы тастымалын элә. Кем чакыра, шуңа тастымалын элә.
—Туйлашкан чакта кызның әйберен элеп җыялар, шаршау, чымылдык, тастымал эләләр, тәрзә арага сөртүләр, күбәләкле тастымаллар эләләр.
—Кыз үзе элеп җыя төшкән җиренә, кыз баласы (1) да булыша. Ызбага чүрәли (2) бау сузып, озын-озын тастымаллар сәлендереп җыяларый, әрбирләрен күрсәтеп.
—Бәйрәмнәр булса үберенә (3) сәлендереп куялар тастымаллар, өстәл җабулар. Бәйрәм күрсен әйберләр тип.
Кыз әйберләрен элеп күрсәтә, тастымалын, сөлгесен элеп җыя, күрсен өчен, ямьлиләр ызбаны. Матчаларга элдерәбезей кашага. Гайетләрдә дә эләләр гайетне зурлап.

    1 кыз баласы - кияүнең сеңлесе
    2 чүрәли - тирәли
    3 үберенә - өй саен

Килен сандыгы, аны өйгә кертү

—Сандык булайы кызның, пар мендәре, баскан киез, йоннан баскан.
—Кийеү җегет белән кызҗиңгә сандыкны күтәреп кертә.
—Тиң торган, бергә торып картайган кеше генә сандыкны күтәреп алып чыга. Аерым торган кешегә күтәрмәгә кушмыйлар сандыкны.
—Сандык урынга акча салып куялар, урыны буш калмасын тип, сандыкны күтәреп алып чыккас.
—Кызның төшкән җирендә заты-зөрияте кертергә тиешле сандыкны.

Кием-салымнар

Камзул, букаптан: - Камзул, камзулның тәңкәләре була. Букаптан тиләр камзулны. Бәрхәт камзул, пырзумитлы камзул киделәр ару кешеләр.
Запун - алъяпкыч: —Киленнең билләренә запун бәйләтәләр, киленең эшчән булсын, тип.
Бала итәкле күлмәк:— Монда итәк олыйларыйы, киндер күлмәк булайы.
Әмәйлек—хәситә:— әмәйлек була, әмәйлекне кыекча итеп тегеп тәңкә түшәп җыясың аны.
Читек-калуш, чәкәнне читек кияләр, киез ката бастырып бирәләр кыш көн.
Чулпы, айаклы тәңкә тагалар чәчкә.
Чылбыр йага, түшлек кияләр.
Ука калпак, энҗе калпак, тәңкә калпак кияләр. Калпак кимәгән кеше карт күренә. Сагалдырыйклап калпак кияләр, качып йөрийе килен, бөркәнеп.
Чыба:—чыбаны киндердән тегәләр.
Кийәү киеме:—Кийәү түбитийләре без тектек. Кийәү ыштан әзерләп куйган, киҗедән күлмәк салалар кийәүгә, түбитий, чөлкәбаш, киҗеле ыштан, киҗеле күлмәк бирәләр кийәү кешегә.
Конҗырык—атның алгы аягы тиреләреннән тегелгән аяк киеме:
—Почкак белән тау җылабызый, аяг очтан җылабыз ый, ул җылы була. Ат суйдылармы почкагын алабыз ый. Ул бер җылда гына тузмый әле. Конҗырыйк диләр аны. Атның алгы аякларыннан ясыйлар, урманга китәбез, җылы ул. Тау менгәндә таймый, тау түбән җылып (1) төшәбез.

    1 җылып - шуып

Туйда катнашучылар

Кыҗҗиңгә - кыз җиңгәсе: — Кыҗҗиңгәнең эше: ул кийәүгә аш утырта, мунча ягып кертә, ул кунакка йөрөми.
—Кыҗҗиңгә мунча яккан иртә торып, кыҗҗиңгәгә акча салып куйганнар: тиен-куян.
—Суга барганда кыҗҗиңгә белән барганнар.
—Кыҗҗиңгә пар мендәрне күтәреп йөри, пар мендәрне үгә алып керә. Кызның аркасына ап-ак чиккән мендәр тышларын сүкәп утырта.
Кийәү җегет, кийәүнәгәр—кияү егете:—Кийәүнәгәр дигән кешенең буйынында тастымал була, ул биеп йөри, йырлап. Җырчы кеше йөри кийәүнәгәр булып.
—Кийәү җегет атларны багып җөри, ул кунакка җөри кийәү белән. Кийәү җегет җырлап- биеп кенә тора, җырга оста була.
Иш-ыру:—Кийәүнеке, кызныкы иш-ыруын чакыралар туйга.
Оло кода, төп кода:—Кызныкы, җегетнеке атасы була оло кода, төп кода. Төп кода түргә утыра.
Аргыш кода: —Аргыш—кийәүнеке әтисенең туганнары була, аргыш кода була.
—Өстәл чүрәли утырталар, кунаг итәләр. «Аргышка төшмәсен каргыш», —тип җырлаганнар. Аргыш кода туйны аппаручы, кийәү яктан куйалар.
Заткыч, заткыч кода: — Заткыч булып киленнеке туганнары килә, чанадан, арбадан уң җакка төшерәләр.
—Заткыч тужы туганнары була, кызныкы туганнары, тутайлары, җизнәләре була.
Өндәүле, өндәүле кода:—Өндәүлегә ир җакныкы туганнары куйа. Өндәүле төп коданы карап йөрөтә, ризыклар сала кодага. Төп кодагый кемне якын күрә, шуны куйа өндәүле итеп.
—Өндәүле кодалар килгән кодаларны кунакка чакыралар. Өндәүленең такмагы, да бар: «Өндәүленең арты мендәрле»,—ти.

Туй атлары, туй көймәсе

Ат:—Атларга линтечкеләр, тастымаллар тагалар. Атны аргыш утырса аргыш бага инде, заткыч утырса заткыч бага. Дугага кийәү тастымалы бәйлиләр.
Кучер:—Кучер үзенең атын сакламага тиешле. Туйда атныкы ызбыруйларын җугатканнар, тәртәләрен алдын артка куйганнар.
Кимә:—Туйда арбалар, кашавай чаналар кимәле була. Арбаның эстендә кимә ясалган була зур иттереп. Кимәдә кызны алып килгән туган-тумачасы, абзыйлары, тутайлары була.

Кияү килү, кияүләү

Кийәү килү:— кийәүне барыб алалар каңгыраулы атлар белән, нагышлы мендәрләр тийәп. Кийәү килә кыз кырга.
Кийәү күренеше: — Әтисенә-әнисенә күренеш бүләге сала кийәү, кийәү күренеше диләр. Күлмәкме, читекме сала, бәхилли.
—Кийәү бирә кызныкы әти-әнисенә бүләк, кийәү күренеше шул булсын, ди.
—Кийәү иңгелек күренми килә, бүләкләшкәч кенә күренә. Күренеш белән килә, диләр. Кәйнә булган кешегә дә, кайната булган кешегә дә бүләк бирә кийәү.
—Кийәү күренеш белән килә никах, кәбен укытканда. Чәйләр, күлмәк, шәл-мазар алып килә. Ата-инәсенә бирәләр ийе күренеш тип.
Кыз куйнына керү: — Кыз шаршу эчендә утыра түшәк өстә. Зур итеп, биек итеп өч кат, йә биш кат түшәк җәелгән була. Кийәүне күтәреп кертәләр, түшәк өстенә сикертәләр.
Билбау чишү:—Кийәүне кыз каршы ала, чишендерә. Билбауны чормап очын югалталар. Иңгелек шушы билбауны чишәргә тиешле, тапмага кәрәк бит эле.
—Җегеткә кып-кызыл бута бәйләп җыялар, кыз шуны сыктап-сыктап (1) эзли очын, аны тапмаса уңган кыз булмый.
Ак келәткә кертү:—Кийәү кеше белән килен кешене ак келәткә чаршау эченә яткырганнар, өчәр кич яткырганнар, өч кат түшәк салганнар. Келәттә, җә җалгыз ызбада кийәүләп ята.
Кызның намуслылыгын тикшерү: — Җиңгә кеше карый кый кийәү белән кызны. Җиңгә кийәүдән үрин (2) генә сорый: «Бүрегең үзеңнекеме?»—ти. Кыз намуслы булдисә «үземнеке», ти, булмадисә «бүрек кешенеке»,—ти.
Кийәүләп йөрү: — Әтнә кич саен килә ул кийәү кунакка, кәйен-кәйнәсе кийәүне сыйлый.
—Кийәүләтеп җөрткәннәр кийәүне, бер кич җоклаган саен берсе түшәген алып баралар.
Кийәү мунчасы: - Кийәүләшмәгә килгәч кийәүгә мунча җага кызҗиңгә, көн саен җага, кийәү акча салып куя мунчага.
—Мунчага кертәләр иртән торуга. Мунчадан чыгуга самуарың кайнасын, коймагың пешсен. Кодалар да керә кийәү мунчага. Мунчадан барыб аласың кодаларны ат белән барыб алган кебек, күәнтәгә тастымаллар бәйләп барып алып киләсең.
Кийәү ашы, кийәү бүләге:—кийәү ашына тип кызлар җыела, кийәү шунда пудыра, исле сабын, җаулык тарата. Без кийәү ашка бардык кийәү керткән чагында.
—Кийәү белән кызны туганнары кунакка чакыра, кийәү барысына да бүләк алып бара хәленә күрә, җаулыкмы, басмамы (3). Бүләк салып чыга кийәү кызныкы туганнарына.

    1 сыктап-сыктап - елап-елап
    2 үрин - шыпырт, яшерен
    3 басма - ситсы

Килен төшу

—Килен әйбәт каңгыраулы атлар, кийәү җегетләр, олау белән тешә, теге чукта (1) торган кыз, бу чукка төште.-Килен кимәдән ыргып (2) төшә, ат чүрәли, кимә чүрәли (3) әйләнәләр.
Уңнан кертәләр:—Килгән ыңгайга ат башыннан әйләндереп уңнан кермәгә кушалар.
«Уң аягыңны атла, артка карама»,- тиләр.
Мендәр салалар:—Килен төшми утыра. Кайсы әйтә каз бирәм, сарык бирәм, ди, кер килен ди, шуны бирәм дип кертәләр ишег ачкач.
Йаулык йабу, килен күренеше:
—Өйгә кергәч тә йаулык йаба кайнана, килен сиңә бүләк, дийә.
«Киленем бәкытле, тәүпыйкле булсын», — дип җаулык җаба киленгә кәйнәсе.
—Килен килгәч, иртән торгач йаулык ябындыра кәйнәсе. «Килен күренеше шул булсын»,—дип.
Киленгә бал-май каптыру:—Бал белән май каптыралар килен төшкәч, бер никахлы гына кешеләр каптыра. «Бал-май кебек торың»,—ди.
—Кәйнәсе күтәрмә башта (4) торып бал каптыра, май каптыра ишектән кермәс борын. Атаң-инәң йоласы, Пәйгамбәрләр догасы, Май кебек елгыр булың, Бал кебек татлы булың, Тату торың,
Тиң мәхәббәт, тиң гомер белән яшәң»,-ти. Бал-май каптыра да апкереп китә үгә.
Килен хезмәте, киленне сынау:—Киленнән камыр бастыралар. «Камыр кебек ябешеп торсын, ашлы-сулы булсын».
—Токмач кисмәгә белсә эшне белә дигәннәр, токмач кистергәннәр.
—Он иләтәләр ийе киленгә, он иләргә вакыты булмаса, «онга кулыңны тык»,—диләр ийе.
—Кайсы су китертә киленгә, иптәш булып бара бер кыз.
—Берсе килен аш әзерли, берсе тышта йөри, малына суын кыздырмага кирәк.
Тел йәшерү:—Килен кеше кайнагасыннан кача, кайнатасыннан кача, сүләшми.
Киленнең эндәшү сүзләре:—Өч килен бергә тордык, ишле кайништә. Үземнән олысын җиңги дидем, кийәү булган кешенең агасын абзый дийә, бийагай дийә.
Каймиңкә—кийәүнең апасы
Кайнага—кийәүнең абыйсы
Чибәр кыз—кийәүдән кече сеңлесе
Ул бала—кийәүдән кече энесе
Кийәү хатынының кече туганнарына балдыз дип эндәшә. Ир бала булса да, кыз бала булса да.

    1 чук - авыл яки урамның бер өлеше
    2 ыргып - сикереп
    3 чүрәли - тирәли
    4 күтәрмә баш—баскыч башы

Туй мәҗлесләре, туй ашлары

Кунаг өйе:—Кызлар-җегетләр килә кунак өе сурап. Егетне куярга өрөхсәт итәсезме, дип. Шул чагында туй ызбасы сурап кайталар.
—Сүз бетереп килгәч туйдан бер көн алда кунаг өй сурыйлар.
Уен ызба:—Уен ызба ясыйлар кыз ызбасында, кийәү килгәнче яшьләр җыелып уйныйлар.
—Үкәртәгә (1) акчалар, җимешләр сибеп куялар. Уен ызбада кийәүне көтәләр, чыгып каршы алалар. Кийәү төшә, акча сибә.
Кийәү тастымалын буенына (2) салып кийәү җегет тә, кийәү дә бийи. Уен ызбада кызлар да бииләр, туй дийеп бииләр.
Туй көне:—Коро көн (3) ясыйлар хәзер туйны.
Кодалашу, кодага чыгу, кода үткәрү—туй үткәрү:
—Кодага чыгу ул туйлашу инде.
Кода үткәрделәр, сыйладылар. Кодага чыкканда, туйлашканда атка бәйлиләр тастымалны.
Кодалашу кыз ягында була, үзеңнеке туганнар була. Кодалашып бер өч-дүрт көн йөриләр, кундырырга үзләренә кода алалар.
Кода йөретү:—Урам тулы халык җыела, кода саклыйбыз тип. Коданы аны каңгыраулы ат белән йөретәләр, бөтен авыл чакырып йөретә коданы, хәзер дә иш-кушны чакырам.
Кода күчтәнәче:—Кодалар күчтәнәч белән килә. Төп кодагыйныкын, аргышныкын, өндәүленекен чыгаралар. Аларның бәлешләре, казлары, баллы бавырсаклары була.
Кода күчтәнәче чыгару: — Күчтәнәчләр кодаларныкы мынысы тип әйтәләр, авыз итең тип әйтәләр, яртысына хәдәрле кисеп чыгаралар. Күчтәнәчкә җыялар, килгән кодаларны кунакка йөретәләр.
Гөлбәдия:—Кодалар күчтәнәч белән килә, парлы була гөлбәдия (4). Кода күчтәнәч белән килгән, диләр.
—Туйга зур итеп гөлбәдия ясыйлар, йә дүрт кат, йә өч кат. Гөлбәдия парлы була. Элек мичтә камырын пешерәм. Камырына күкәй сытасың, май саласың йомошак булсын өчен. Җимешләрен пешкән камырга җәясең. Йөзөм, өмөҗең (5), карагат (6) кат-кат итеп, өстен чичкәләп куясың. Күрсәтәләр, менә өч катлы гөлбәдия, өч кич кунарга килгән диләр. биш катлы булса бишне куна кода. Карагат кагы, мәк салалар, гөлбәдия ашаганда чәй бирәләр. Туйдан гөлбәдия алып кайта килен күчтәнәче була инде агысы.
Чәкчәк:—Чәкчәк ясыйлар балга катырып, аныңа ыспай нимәләр ябештерәләр, чәкчәкне кырык күкәйдән пешерәм.
—Гөлбәдия, чәкчәкнең чиреген биреп җибәрәләр кодаларның үзләренә.
Коймак: — Кодаларга иртән торуга коймак кояларый, кодагый кеше коя гәрәчүкә (7) ондан, арпа ондан, солы ондан. Ү (8) башлыгы үзе коя.
Җәймә бавырсак:—Күмәч итеп алып килә бавырсак, җәймә бавырсак алып килә, чәкчәк камырын кискеләп майда пешерә.
Бәлеш:—Бәлешләрне пуднуска куеп килә. Менә монсо шул кодагыйның, менә монсо шул кодагыйның дип әйтеп чыгаралар. Аны кисеп чыгаралар ваклап. Кажни кеше берне алырга тиеш.
Как бәлеш: —Как бәлешсез туй буламени, җите кат була җимешләр, шоморт оно, шартлама (9), эремчек, кызыл эремчек сала. Зур пуднуска ясала. Ике җакта да пешерәләр как бәлеш.
Как бәлешкә чакыру:—Атка атланып әйтәләр кызныкы туена как бәлешкә, үберенә бер кешене дә куймый чакыралар. Читсыны җыртып бер иң итеп өләшә как бәлешкә бөтен авыл булгас.
Каз турау:—Казны белеп турарга кирәк. Иң элек уң җактан канатын кисәләр, уң җак ботын кисәләр, ваклап бирәләр. Бүләк җаба, шәлме, җаулыкмы, сөртүме (10) җаба каз тураучыга.
—Казны турап китерәләр, тураучы була, аныңа бүләк салалар. Киленнеке каймиңкә тиешлесе турый, кәйнәсе (11) турамый.
Сыра йасау:—Туйга сыра ясыйлар. Сыраныкы эше күп. Салаттан сосла куялар, аны сыра чүлмәктә төнәтәләр, сыра чүлмәккә тишек ясыйлар, шуннан агызалар. Салатныкы тәмне, баллы була ул, арыштан ясыйлар, салам салалар астына. Сосланы агызалар, бишәр корчага утырталар. Ул бал гына була. Сыра тәмне була, чапчакта (12) тора.
Ниргә тарату—туйда кунакларга эчемлек биреп тору. Ниргәче—туй кунакларына эчемлек бирүче кеше:—Бер ыстакан, шушы ыстакан чиратта йөри, мийә бирә, син ниргә көтеп торасың. Шуны ниргә диләр, мәҗелестә хуҗа берсенә тапшыра. Ул ниргә җөрөтә ниргә таратучы була, чиратлап бирә сыраны, ыстаканны.
—Ниргә тарата, кем җегәрлерәк. Ниргәче карап кына тора ниргә таратмага.
Туйда аш бирү тәртибе: —Туйда алдан чәй куялар, арттан гына аш килә. Чакчәк, бәлеш куялар, гөлбәдия. Аймак кеше булса өч-дүрт самавыр була.

    1 үкәртә-ишегалды
    2 буенына—муенына
    3 коры көн—шимбә
    4 гөлбәдия—гөбәдия
    5 өмөҗе-кура җиләге
    6 карагат—карлыган
    7 гәрәчүкә(рус. гречиха)—карабодай
    8 ү—өй
    9 шартлама—җир җиләге
    10 сөртү—сөлге
    11 кәйнә—кайнана
    12 чапчак—кисмәк

Туйның соңгы көннәрендә үтәлә торган йолалар

Төрткеч боткасы, эткеч ботка, ыступай ботка пешерү:—Кайтканда пытка пешергәннәр, төрткеч пыткасы диләр анысын, тары пыткасы. Пешерүчегә яулык бирәләр, ул пытканы урлыйлар. Кайтучы кодаларга пешерәләр. Пытка пешергәч беләләр инде, кайтмага кирәк инде дип әйтәләр. Тәрилкәләргә сосалар пытканы, шуннан ашыйлар.
—ыступай ботка пешергәннәр кодаларга, дары йарма, бодай йармадан.
—эткеч ботка пешкән, кайтмага инде, диләр.
Кодаларга карата шаян йолалар: —Кодалар түрдән тороп китсә, урынына кеше утыртып куярга тиеш ди, әйтми тороп киттеләр исә урыннарына таба белән эчемлек салып куя, бал сала.
— Кодалар кайтканда артларына тубал бәйләгәннәр. Тубал бәйләгәч үзе чакырмага тиеш. «Кодагый, тубал бәйләдем, син чакырмага тиеш», —ди.
—Кодаларның чаналарын, атларын кайтыр якка борып куйган, кайтасы килмәгән кода чананы кирегә борып куйган.

Бала туу белән бәйле йолалар

Бала тудыручы хатын озак азапланса:
—Ирнең шалбарын идәнгә салып атлаталар, улан тиз туа.
—Ишкән толомнарын чыбыттыралар, авырлы хатынга җиңел булсын, дип.
Кендекәй, кендек әни, кендек инә, әби-кендек әби:— Кендекәй мунча кертә улан тапкан катынны, кендеген кисә.
—Улан туганда әбине чакыралар, әбигә күлмәк алып бирәләр.
—Кендек әни дип сүләшәбез.
—Минем баламныкы кендек инәсе килдейе.
Кендек малайы—үзе әбилек булып, тудырганда ярдәм иткән малайны кендек малайым дип йөртәләр:—Кендек малайларым күп минең.
Кендек инә мунчада баланы чаба:
Ата баласын чабам,
Инә баласын чабам,
Атаң кебек симез бул,
Инәң кебек җитез бул,
Көндез уйна, төнлә йокла,
Аш багытың күп булсын.
Ата баласын чабам,
Инә баласын чабам,
тип әйтмәгә кушмыйлар, ярамый ти карт әни, шайтаннар белмәсен, ти.
Аю баласын чабам,
Бүре баласын чабам,
Аю кебек симез бул,
Бүре кебек җүгерек бул,
Көндез уйна, кич йокла,
Әбине әби дип әйт,
Бабайны бабай дип әйт,
Әйшә-Батима куллары
Име-йомы шул булсын.
Бәхетле бул, тәүфыйклы бул,
Тауга-ташка тфу-тфу,
дип бәхет сурап чапканнар уланны мунчада.
Йаткылык-соңгылык
—Йаткылыкны җиргә күмәләр, кайсы кеше чабатага салып күмә. —Йаткылык төшмәсә тарма орлык кебек орлыкны ашата, чыпчык орлыкны ашата, им печиннәр әни җыйайы.
Имтек-имезлек
—Имтек имеп ята улан, чәйнәп салганнар, суыра ул.
Сәли—бишек, сәли агач - сиртмә.
—Сәлигә салып тирбәткәннәр уланны, дүрт мөгешенә бау тагалар да сәлине эләләр. Киндердән теккән сәли була, сәли агачка эленә.
—Сәли агачны каендан ясама, каен кайгылы була. Милештән яса, милештән зәхмәтләр керми. Милеш агачы файдалы була.
—Ашар нимәсен күтәреп, сәли күтәреп кырга китә, чеперикләрен алып китә. Сәли сәнчек күли, сәли агачын элә шунда, яткыза сәлигә, килеп-килеп карый.
Исем атау—исем кушу: — Исем атаганда аятелкөрси укыйм, колагына өрәм, җегерме тиен акча бирең тип сурап алам. Көмеш тәңкә бирмәгә кушкан. «Көмеш кебек нык булсын»,—тип җиденче көндә исем атамага кушкан.
—Исем куйганда азан әйтәләр, аять укып куялар.
Исем алыштыру—исемне алмаштыру.
—Сыктак (1) булса әйтәләр, исеме килешми микән диеп, исемен алыштырыйк, диләр. Олы кызныкы исемен алыштырдык.
Кот койу
—Кәртнәйнеке (2) кәйнәсе (3) үлгән. Чолан ишекне ачкан да җибәргән икән, ак кәфенгә төргән, үгә килгәнне күргән. Артаб төшенә кергән кый, син миян курыктың, сандык төптә ак кургаш бар, ак кургашны алып кот койдыр, ул койган кургашны алып якаңа так, артаба төзәлерсең, дигән. Ул котны койган, кәртнәй булып төшкән. Шуны йакыңа таккан.
—Миңке малайныкы өч айлык чагында коты алынды, елый да елый, туктамый, калтыранып торайы. Әни әйтте, килен ти, оланның коты алынган ти, мулла бабайга бар ти. Кургаш алып барасың. Шул кургашны эретә мичтә. Морҗаларны ача. Олан җата... Бер савытка суга кургашны төшерә. нәрсәдән курыкса, шул барлыкка килә кургаштан.
Кил котым, кил котым,
Күгәрчендәй гөрләп кил,
Кыр казыдай тезелеп кил,
Ак җыландай сузылып кил.
Мөгешләрдән (4) кычкырасың, тәрәзәдән кычкырасың, мөрҗәдән кычкырасың. Сакаллы урыс бабай сурәте төште. Улан шуңан курыккан. Аңан суң коты алынганы бетте.
Кот чакыру:
—Ак кургаш була. Ак тастымал җабасың, мөрҗәне ачасың:
Котом кил, котом кил
Җылы бавырларыман чыкма инде
Кил котом, кил котом
Җылы бавырларыма, җылы эчләремә кер, ди.
Ул кемнән курыка, шул кургаш шуңа охшап төшә, нимәдән курыкса. —Ишекне дә ачалар, төндөкне (5) дә ачалар, учак авызныкын да ачалар, шунда чакыралар, буйнына ап-ак сөлге салалар: Кил котом, сылу котом Кайан кердең шуннан чык. Ишектән чыксаң, ишектән кер. Баланың йөрәген ярсытма.
Шул котны судан алып күкерәгенә тегәләр балаларның, авыртынуы, куркуы басылгач алып куялар.
Күз тиюдән имләү:
—Бала ярсый, ак күбеккә төшә. Өч тәрәзәнең буын алдым, ишек тотканы юдым, таба тоткычларны юып алдым артаба, юган суны өстенә бөректем.
—Коро көн өстеннән әйберен ертып ал да өч юл аермага чыгарып ор, диде, сүләшмә, диде. Син күр дә мин кур. бетте китте кый. —Күз тимәскә дип кортбаш бәйлиләр балага.
Шайтан килмәскә дип беләгенә тишекле тәңкә бәйлиләр.
Таң суы алу: —Таң суын имгә-йомга алганда коро көндә алалар дип әйтәләр, таң иртә барып алалар. Җылындырып өч юл аермага, йә мал чалган җиргә түгәләр.
Сары авыруы булса:—Сары булса куркыталар. «Мәсә кый минең сары яулыгымны урлап куйдың»— дим. Ул елый, юк ти, урламадым, ти. Куркытып әйттем, ул аны белми. Төзәлде кый.
Бала йылак булса:-Төн ботка утырта, тондыксыз булды шул бала тип ботка утырта. Җите калагын куя, төн ботка тип, җылак бала өчен тип ыстулба (6) башка утыртып куйайы элек, тондыклы (7) булырга тип.
Бала үлеп барса:—Оланнарын күп кешегә сатканнар. Акча бирәләр. әйбер бирәләр. Зәйет бабайга сатканнар. Шуннан соң гына торган оланнары, тугызау үлгән булган. Оланнар тормагас сатып бирдем, кодагыйныкы биш малай, аңа саттым.
Миләш агачы белән имләү:—Милеш агачтан белеки генә капка ясыйлар, улан чирләсә шуннан чыгаралар икә. Берәүнеке уланы чирләде, мийән сурап милеш агач йаздыларый.
—Күлмәкләрен җыртып мөгөшкә милеш агачына эләләр. Күлмәген урталай телеп баланыкын, милешкә эләсең, ул төзәлә.
Эзлек чабу—авырган баланы мунчада ырым сүзләре әйтеп чабындыру:
—Эзлек мича (8) тип, мича чаба.
«Нәстә чабасың, әби?»
«Эзлек чабам, име-җомо шул булсын,»—тип чаба. Олан чапкан яфыракны өч юл аермага ыргыталар.
Гали кызы Зәйнәп эзлеккән
Эч йез алтмыш тамырлары эзлеккән
Эч йез кырык сүәкләре айырылган.
Шуларны бергә җийыйм
Шипа булсын, им булсын
Иртәңге эзлекләрне чабам
Көндезге эзлекләрне чабам
Кичке эзлекләрне чабам
Иске эзлекләрне чабам
Йаңа эзлекләрне чабам
Ит эзлекләрен чабам
Сеңер эзлекләрен чабам
Айлар да кайтты—кайт,
Көнләр дә кайтты—кайт.
Минем кулларым түгел,
Имче-йомчы куллары.
Имче-йомчы, бер кодайым йардәмче.
Коро эзлекне минча түгел йирдә генә, үзеңнең әйберең белән генә чаба, селдәп җийа, салават укып ала.
Төрле ырымнар:
—Кунакка барганда муча җапыракны алып, типкеләп чанага куйа, шул чакта атта барганда баш әйләнми, космый. Егерме биш чакырым җир бардым, авыртынмадым.
«Өшкердем кый, йапыракны күрмәдеңмени», - ди әни. Мунча инә торган җапыракны типкели.
—Кайсы кешенең башы авырта, шишмәгә төшеп кул арка белән йумага әйтәләр, ул бик файдалы, диләр.
—Бала айакка йөрмәгән. Ат чабып килгән йиргә чыгарган да утырткан баланы, торган да йүгергән имеш ди, ишеткәнем бар.
— Күз таза булсын өчен Көмеш Көнтәй хәзрәткә дип укыта...

    1 сыктак—елак
    2 кәртнәй—әби
    3 кәйнә—кайнана
    4 мөгеш—почмак
    5 төндөк - төнлек
    6 ыстулба (рус. столб)—багана
    7 тондоклы—тыныч
    8 мича—мунча

Үлгән кешене күмү һәм искә алу йолалары

Мәйет саклау, төн саклау:—Таң атканчы утырабыз, саклыйбыз мәйетне. Йаулык тараталар саклаучыларга.
—Әби-сәбиләр мәйетне саклап салават әйтеп утыралар. «Төн сакламага барам»,—диләр, икенче ызбага чыгып ашыйлар.
—Сакламага киләләр әбиләр, күпме әби бар, барысы да җыйыла. Үксез-үрәчә килә инде, китаплар укыйлар, тыңлап утыралар. Тан, атканчы утырабыз мәйетне саклап.
Йуарга су алып кайту:—Кийәнтәләп апкайта. Чырак (1) булса да сала суына, бидерәне кыйбла тарафына каратып суны ала.
—Үле суы алып килгән кешегә йаулык бирәләр.
Кабык:—Кабыкка салып йуа мәйетне.
Йуу: —Ике кеше йуа, берсе су сала, берсе йуа. Фәрдә тотып торалар, фәрдә чепериге, читтән кеше карап тормасын өчен.
Йуган суны түгү:— Балчыкны казалар да кеше басмаган җиргә түгәләр. «Тимер салып куйың», —тиләр. Кем басса да кагылмас, сугылмас ти.
Йасин уку:—Йасин укыдың исә йәнең тиз чыгар, ди.
Тәһлил әйту:—Тәһлил әйтеп апкитәләр, җөз мәртәбә чыгалар тәһлил, лә илаһе иллаллаһ.
Мәйетне өйдән алып чыгу: — Мәйетне алып чыгып китүгә мичкә йагып коймак коялар, таба ис чыгаралар.
—Кыйблага каратып борып куйалар, чыкканда аягы белән алып чыгып китәләр, аякны алдан куеп.
—Кимә ясыйсың мәйет өстенә. Шаршау, шаршау эчендә бара мәйет.
— Мәйетне чыгарганда керне җуып калмага кушмыйлар, тагы килер ди мәйет.
Кабер казу: — Кабер аузы ачкан кешегә тастымал, сөртүләр бирдек.—Дүрт мөгешкә укыйлар кабердә, сәдака тараталар, тастымал бирәләр картларга.
—Кабер аузы ачкач күәнтәләп суга бармага кушмыйлар, кабере җабылгач җарый. Каберен кузгатканчы су алып калыгыз, ти.
Ләхет алу:—Ләхет алган кешегә күлмәклек бирәләр. —Ләхеткә әйбер җәймә, тиде, балчыктан яралганыбыз, балчыкка ятабыз, тиде.
Гүр сәдака:—гүр сәдакага җимтек (2) бирәләр, бодай, арыш.
Корбаннык—корбанга чалынасы хайван:
—Корбаннык чалалар мәйетне җыймага дигән көнне. Тәкәме, инәчкәме (3), сарык, чебеч. Кан чыгаралар. Тамгалы булмасын, печмәгән булсын, алты айлык булсын. Мәйетне җыймага дигән көнне кабер казып кайтуга чалалар. Ызур ызба булса берсе ягында юалар, берсе ягында корбаннык әзерлиләр. Зираттан кайтучыларга корбаннык ашын пешерә, шәңгә пешерә.
—Үлгән туйы—корбаннык суя, кабер казучыларга ашата. Икенче ызбада пешерәләр. Корбанныкны үлгән көнне суялар, әйбәт, алты айлык сарык суялар. Корбанныкны өч көндә бетсен дип хәйер итеп биреп бетерәләр. Корбаннык кабул булсын дип салават укыйсың, артаба чәй эчәсең.
—Корбаннык шулпа эчерәләр дә коръән укыйсың, салават әйтеп ашыйлар.
Өчесе, җитесе, кырыгы, йылына да корбаннык чала, коймак койа. Килгән кеше чәй, җаулык алып бара.
Айәт укыту:—Кан көн айәт укыталар, искә алалар. Кан көн (чәршәмбе) укытмага кирәк.
—Чәй куйалар, икмәк, бал, чәкчәк, сәдака тарата, үзенеке әрбире дип айәт укыталар.
Таба исе чыгару:—Кечәтнә көнне таба исе чыгармага кушалар кый, коймак койасың, шәңгә пешерәсең.
Үлгән кешенең җаны турында ышанулар:
—Йылына чак кайтыр ди мәйет, йылында сыктап китәр ди, инде актык кайтуларым дип.
—Кырыгына хәтле йаны килеп йөри диләр, тәрәзәне кагып чыпчык булып килә ди.
—Мәйетнең җаны кайта ди кый, ызба түбәдә утыра, ди.
Фидийә:—Фидийәгә бирәләр ике сыер, картәтигә тана бирделәр.
Дәвер итү:— Тәңкә, акча белән дәвер итү була. Кабул итеп алдым тип анысы өчен сыер бирәләр икән, аныңан элек өстәл чүрәли утыралар, коръән чыгалар.

    1 чырак—чыра яки йомычка.
    2 җимтек—бөртекле ашлык, җим.
    3 инәчкә—ана (сарык яки кәҗә)

Бәйрәм һәм көнкүреш йолалары

Сабан туйы:—Сабан туйын сабанга чыкмас борын йасыйлар, җир-су корыткач. Сабандан элек, кар беткәч тә. Сабан туй иген уңсын өчен йасыйлар.
—Сабан туен печиннән алда ясыйлар. Кунаклар Шаубалар, Эчкәре авыл, Кыйгы авыллардан киләләр ийе. Өйгә сыймый. Каралты түбә, келәтләр тулы булайы. Калакка күкәй салып җүгерә, күзне бәйләп, әйрәнгә башын тыгып акча эзлиләр. Аныңа тастымал бирәләр.
Сөрән сугу—сабан туйына бүләк җыю:
—Ү бернә җөреп сөрән сугалар, сөрәнчеләр җөри, сөрәнчеләргә сыра әзерләп тораларый.
—Сөрәнче килә, зур фырансуз җаулык чыгарып бирдем. «И, сөрән агачка җәм керде»,— дип сүенәләр (сөенәләр) инде.
—Сөрән агачны җарып куялар чыршы агачтан, аны күтәреп җөриләр. Мин уланнар чакта җөрдем сөрәндә. Җүкә таякны теләләр, шунда элдереп җыялар. Ике-өч кеше тотып җөри, җауырыннарына (1) салып. Урам буйы гармуннар (2) белән җөриләр сөлге җиганда. Җәшь киленнәрдән тастымал җыялар. Иртәгә сабан туе дигәндә сөрән сугалар, көне буе җөриләр.
Җыен—авылларда чиратлап, бер-берсенә кунакка йөрешеп үткәрелә торган җәйге бәйрәм.
— Җыен ул сабан туйдан зурырак. Сараш җыены, җиләк җыены булайы, Куштамак җыйыны. Кешеләр шунда баралар ыйы чабата кийенеп, култык астына төйөнчек кыстырып. Бабайлар чыбалар, кийез итекләрен кийеп чыгып утырайы.
— Җыйынга әтнә элек чыга башлыйсың, аныңа таган атынырга чыгалар. Печингә төшмәс борон була җыйын. Авыл сайын җасыйлар аны.
Корбаннык чалу—яңгыр теләп корбан чалу.
—Корбаннык булайы элек корбанныкка бер табак он алып барайы. Бер үгез чалалар ыйы, зур казан алалар ыйы, корбанныкка баралар ыйы. Бер үкәртәдә (3) пешереп ашыйлар ыйы. Яңгыр булмаган өчен ул. Артаа корбаннык ашагач кайсын су белән коендыралар ыйы җавын җаусын тип. Яшьләр су сибәләр. Шул көнне үк яңгыр ява торган ыйы. Безнеке кодачаны органнар күпер башка, тирән җиргә. Йөзә дә белми икә, көчкә алып калганнар, батып бара имеш яшь нимә. Пәрикә суга батып бара имеш ти, көчкә тотып калдык ти, тирән ийе. Корбанныкка үгез дә, тана да, сарык та ярый. Кайсы сарык бирә. Табак тотып ашамага барасың. Салып бирәләр итләрен, үрәләрен. Әпсәләм бабайның бакча башы чалу кыр ыйы, шунда пешерәләр ийе. Елга шунда гына, елга кырында зур казаннар тагып җыйган була. Кем җегәрлерәк, шул пешерә.
— Җаңгыр теләп корбаннык чалалар, азан әйтәләр, намаз укыйлар. Җаңгыр шунда ук җавайы. Суга оралар. Кертмәсәләр тәрәзәне алып керәләр. Суга орышырга кирәк тиләр.
—Түбән болынга төштек, намаз укыдык. Кайтып та җитмәдек, яңгыр яумага җабышты и шыпырдатып яуды. «Намаз укуыгыз әйбәт булды кый»,—тиләр. Җәймә җәйдек тә укыдык җаланда.
—Үкәртәгә җыйылабыз, намаз укыйбыз. Укып та бетәбез, җавын сибәли дә башлый. Җавын телисең.
Былгаушнә—рус. благовещение: —Былгаушнә тип шу кичне теге чук кызлар килә йокларга, агайым, түтийем утыртып җыйган утыннарны аудардым. Алар үлеп бетте, мин калдым. Ирмәк (4) тип кылган йола чынга чыга. Безнең ызба чүрә тулук утын ыйы, аны урлап җыйганнар күрше үкәртәгә.
Яңа ел:—Яңа елда бавырсак булса да пешереп алабыз, ыризык килсен бер елга тип. Оло көн:— Оло көн була, әтнә көн—татарныкы, урыс әтнә көн—урысларныкы була. Күкәй пешерәләр, сырлап (5) куялар, тәгәрәтеп уйныйлар, чиремдә уйныйлар, балалар саен икешәрне-өчәрне сырлап бирәм.
—Оло көн көнне тың тыңныйлар. Оло көн кичләрне без тың тыңнарга чыгабыз ый.
—Келәт тыңныйбыз, тычкан шытыр-шытыр итсә—ярлыга барабыз.
—Тәрәзәдән тыңнап йөрисең, өч думга (6) барасың: бер кешегә, ничек дип сөйләшеп утыра. Мийә атап йөрибез. Китәм әле, китәм ди берәү. Китмә кирәк, ди. Әле китмим әле икенчебезгә... Шул дөрес килә.
—Оло көн кичне күкәй сырлыйлар. Шул дөрес килә. Кендек инәбезгә керәм. Без аймак (7) үстек, җитебезгә дә бирә сырлы күкәйне (8) улан таптырып җыйган кендек әби. Шулай тарата торган ыйы сырлы күкәйне.
—Тың тыңныйбыз, эт кайсы яктан өрә. Этләре өрөп чыкты Госман бабайныкы, мине Госман бабайныкы малайы ала, ди. Су аша эт тавышы килә. Дөрескә чыкты шул.
—Тың тыңнамага баралар ызба чүрәгә. Без киттек ике кыз. Җәмәләй җиңги кәлүгә ашый кырык-кырык. Мәстә (9) ашыйсың? Кәлүгә (10) ашыйм. Чебеч чирләгән ти, чебечне суймага кирәк, ти. Мин усал кәйнәгә бардым. Иремнең инәсе усал булды бик. Тәрәзә төптә тың тыңнисың.
—Кызлар көл иләп куйганнар түбәгә. Безнеке ак тэй (ак түтәй) (11) иләп куйган. Читек белән бассалар—байга барасың, чабата белән басса—ярлыга. И актай сыктый имеш, чабата белән басканнар көлгә, ярлыга барам тип. Абыйы җурамалый карап торган да чабата белән басып куйган иләгән көлгә.
—Катмар түбәсенә (12) көл иләдек, кем басар микә. Берсе урыс чабата бастырып куйган.
—Төндөк тишеккә (13) кул да тыкканнар. Кем тота кулын, җылы кулмы, суык кулмы.
—Сарыг аяк тотайык токонда, күзне бәйлисең дә тотасың. Кара сарык, ак сарык тота. Бозауны тотса, бозау кебек иргә барасың, кара сарык тотсаң—кап-кара иргә барасың, акны тотсаң—акка барасың. Кемнеке малы күп, шуңа кергәннәр.
—Мин йыл да яшь сарык тотайым, яшькә бардым. Ә мин токонда (14) оло ак сарык тоткан идем, карт кешегә кийәүгә бардым, үземән олы йы.
—Безнең сарык күп, токоныбыз белеки. Сарык айак тотарга чыгарга булдык. Мин белекийрәк кенә кара тәкә тотканмын, әтәмби тәкә, үсмәгән, кара егеткә бардым.
—Сарык тотарга чыктык, күршегә кердек. Өммениса карт сарык тоткан, карт җегеткә барам инде ти, берсе кыз әйтә бәрән тоттым ти, яшь җегеткә барды. Мин берне дә тота алмадым. Миңә әйтәләр илгә китәрсең әле кийәүгә диләр. Илгә киттем, авылда бара алмадым кийәүгә..

    1 җаурын—җилкә
    2 гармун—(рус. гармонь)—гармун.
    3 үкәртә—ишек алды.
    4 ирмәк—кызык
    5 сырлап—буяп
    6 дум—өй
    7 аймак—күп
    8 сырлы күкәй—буялган йомырка.
    9 мәстә—нәрсә
    10 кәлүгә—гәрәнкә
    11 актәй, ак түтәй—әтисенең апасы
    12 катмар түбәсе—чорма
    13 төндөк тишек—төнлек тишеге
    14 токон—җылы абзар

Кич утырулар, уеннар

Кичтән утыру—кич утыру:—Кичтән утырмага кызлар күп җөрдө, орчогон алып киләйе. Аулаг ызбага җыйылабыз ыйы, әтей-әней кунакка китәйе. Әле дә сүлибез кый. Кичтән утырабыз ый, орчок эрлибез ий. Җегетләр килгән булайы, җыйылып пилмән ясап ашыйбыз ый.
—Кичтән утырганда кызлар хәлевә пешергәннәр. Хәлевәне чыланның тәрәзәсенә чыгарып куйганнар суытмага. Җегетләр каравыллаган читтән, минем абыйым була инде бертуган. Артаба кызлар чыкканнар, хәлевә җук, урлаганнар җегетләр. Үзләре каравыллыйлар чылан тәрәзә төптә, нәстә әйтерләр тип. Без урладык, ашадык хәлевәне ти. Он эре (1) салып, эрпекле (2) булсын тип пешерәләр хәлевәне.
Кичке уйын: — Кичке уйыннарга таган төпкә төшәләр ийе ике әтнәгә, таган атыналар, тотаклашып уйныйлар.
—Барда җыены үткәч кичке уйынны затып куябыз ыйы. Гармун уйнап, җырлап җөрдөк болында.
Көндезге уйын:—Көндезге уйыннар булган җомга көн, җомгадан суң түбән зур болынга чыгалар ый, кичке уйынга чыгабыз ый.

    1 он эре—көрпә
    2 эрпекле—уалып, таралып торучан

Өмәләр

Пумич (рус. помочь)—өмә
Орчок пумич—җеп өмәсе: —Орчок пумич була җеп эрләргә. Ашыйлар, эчәләр, уен-көлке, җеп эрләмәгә киләләр. Бер кич эрләмәгә киләбез ий. Эчле икмәкләр, күмәчләр пешерәсең пумичкә.
Төн пумич:—Төн пумич тип иртәнгә чак төне буйы җитен эрләп чыгалар ыйы. Аш пешерәләр ий, бутка, ике-өч кат ашандыралар ый. Шунда җегетләр килеп җыйган булалар ый. Гулбичләреннән (1) ашар нимәләрен алалар ый шаярышып. Уйнап та алалар, тагы эрлиләр.
Ызба күтәрмәгә пумич: —Ызба төбен салып куйа ызба күтәргәндә, анда аймак кеше эшли.
—Ике матча башына акча салалар. Күтәргәндә матча майы ясыйлар. Балы булса балын чыгара. Коръән укыта, айәт.
—Ызба мөгөшкә (2) акча салалар бай булсын тип, сарыкныкы җонон салалар.
—Яңы ызбага буш кермә, утын булса да кочаклап кер.
Каз пумич, каз йолку пумич:—Каз суйгач берәр казны пешереп итен ашатып кайтара. Коймагын койа, ботка пешерә. Өстәл чүрәли утырып ашаса каз күп була имеш, дип әйтәләр ийе.
—Чалганда казларны тезеп салалар, «оргачыл (3) булсын»,—тип.
—Канатын-фәләнен кешегә бирми, канат очын кисеп, казан өсләрен сыпырып кына бирә, бирми булмый. Күршеләрең була, туган-тумаң була.
—Канатын сулар, күперләр аша җибәрергә ярамый диләр.
—Казның кавырсыннарын (4) су буйга чәчеп китәләр, казлар күп була, диләр.
—Кыр казлары кайтканда аяг астыңан саламмы-ниме алып каз астына салып куймага кирәк, казлар күп була.
Урак пумич:—Игенен урып бирәләр пумичкә чыгып. Кем алга чыга, ярышып эшлиләр. Сарык суялар пумичкә. Аш пешерәләр. Башлап килгән кешегә сарыкның башын бирәләр, алдан эшләп чыккан кешеләргә сарыкның түшен бирәләр.
—Солы уруга пумич, арыш уруга пумич. Җегетләр урып баралар, кызлар бәйләп баралар. Көлтә бәйләп баралар, сослан куеп баралар. Сосланда ун көлтә була.
—Җырлап кайталар, пумич кайта дип карап калалар. Әти талның башына меңгереп элә бер якшы сөлге. Әни сыралар ясап тора. Үкәртәдә тал төбендә күлибез ийе ашны, ботка пешерәбез пумичкә.
Пумич башлык:—Пумичка пирбуй килүчене пумич башлык дип әйтәләр. Пирбуй килүчегә шәңгә ясыйлар өч бүлекле итеп: бер ягында кишер, бәрәңге, эремчек. Шул шәңгәне ашата. Мийә дә сындырып бир, диләр. Кызык була, ирмәк.
— Пумич башлыкны сикертәләр. Ел да пумич ясыйбыз ый, бер көндә урып бетерәләр ий. Ак чылгулар (5), чабаталар кийеп киләләр пумичкә. Үзебезнекен урып бетерсәк күрше бабайныкын урып куябыз ый.
Җир какы, җир коласы:—Җир какы, җир коласы тип җирдә калдыралар арыш урганда, мин бәрәңге дә калдырам какы тип. Мин бәрәңге куйдым ый, берсе килеп казган да алган. «Мә (6) аласың аны, җир какы тип куйдым кый». «Биг үк әйбәт нимәне калдыргансың тей». «Алмаша (7) син, тим, аны тимә икечедә тим, күрсәң дә тим, җирнең коласын түлиләр аны»,—тим. Җир коласы тиләр, җир коласын түлиләр.

    1 гулбич—өйнең мич алды ягы
    2 ызба мөгөш—әй почмагы
    3 оргачыл—үрчи торган
    4 кавырсын—каурый
    5 чылгу—чолгау
    6 мә—нәрсәгә, нишләп
    7 алмаша—юләр, тиле

Мифология, төрле ышанулар

Ийә, азбар хуҗа:—Мунчада да, азбарда да ийәсе бар. Безнеке абый, олысы абый тышка чыгам тей, башка каплады тунны тей. Азбарда кыштыр-кыштыр печән китереп салды тей, атларның ялларын ишеп утыра тей, ап-ак сакаллы бабай тей, өстендә ат-ак тей. Атны ялын ишеп бетте дә сүеп куйды тей, үзе юк булды тей азбар хуҗасы.
—Азбар хуҗа яратса мал симез була тей, азбар хуҗа үзе карый ул тей. Әти әйтә: «Куркытмаң азбар ийәне, азбар хуҗаны, туйдырсын», — дийә ийе. Ат бик симез булайы безнеке.
—Азбар ийәсенә кул булса, сыер килешә. Дөрес ул, ышанам мин.
Мижа хуҗалары була, аларга үзләренә айәт укыта.
Зен-зәхмәт—җен-пәри:—Өстең-башыңны чиста тотмага кирәк ди, зәхмәт кермәсен өчен.
—Зен-зәхмәт керсә ызбага корал белән аттырабыз без. Зәхмәтләндейе ызба, хәзер тыныч кына җоклыйым.

Хайваннарга карата ырымнар, ышанулар

Көтү куганда:—Мал җаланга чыктисә сәдака бирәсең, малның башыннан-күзеннән сәдака дип. Зәңки бабайга дип хәер бирәләр, малың җугалмый.
—Сыйырын чыгарганда әйтә:
«Йарганаттан (йә йабалактан) җөн ал,
Бүдәнәдән май ал,
Исән-сау йөреп кайт, исән яшә».
Ул мал бер каза да күрми, исән-сау яши.
Сыйыр бозаулаганда, яки кәҗә бәрәнләгәндә:— Кәҗә бәрәннәргә керештейе. Керәм, чыгам. Үзе бәрәннәр микә дим, тартып алырым микә дим. Кайгырып җөрийем. Искә төшеп калды. Кердем дә эстинҗә чеперикне алдым да җыртып җибәрдем дә. Кәҗәнең өстенә ордым. Буйдан-буйга җыртып җибәрдем эстинҗә чеперикне (1), кәҗәне әйләндереп алдым да. Кәҗәм өчне бәрәннәгән. Күлмәк итәкне дә җыртмага җарый, тиләр.
—Сыйыр-фәлән бозаулый алмаса да шулай итәсең. Улан тапкан кешенеке кирәк түлке. Кыз кешеләрнеке дә, ир кешеләрнеке дә җарамый. Малга җиңел булып китә шулай иттең исә.
Бозауны өйгә алып кергәч:—Элек бозауны үгә алып керәбез ий дә мөрҗәгә, мөрҗә кашка төртәбез ий. «Мөрҗә кебек нык булсын», дип. Мичкә тийереп ала бозауны. Хәзер бозауны үгә кертмиләр, токында гына карыйлар.
—Амбарың суык булганда бозауны үгә кертә. Бозауның муенына тимер бәйләмәгә кушалар. Буклы чабата (2) бәйләнмәсен, тип.
Уыз пешерү:—Уызны пешерә. Сыерларыбызның сые дип үксез-үрәчәгә бирә.
—Уызны кайнатып йасыйлар. Күршеләргә бирә. Уыз эрек (3) дип ашата. Сыйырның башыннан- күзеннән. Әтнә буе җыя уызны.
—Уыз эремчектән шәңгә пешерәләр, хайваннар өчен Коръән укый Зәңки бабайга. Уыз шәңгәсенә сыйыр бозаулагач корьән айәт укытасың. Эрек шәңгәсе ясап ашыйлар. Йортыңа чакырып ашатасың, саваплы.

    1. эстинҗә чеперик—тәһарәт чүпрәге
    2. буклы чабата—җен-пәри
    3. уыз эрек—угыз сөтеннән ясалган эремчек.

Файдаланылган әдәбият

Пермский этнологический сборник. Материалы и исследования. М., 1983.
Толстая СМ. Терминология обрядов и верований как источник реконструкции древней культуры //Славянский и балканский фольклор. Реконструкция древней славянской духовной культуры: источники и методы. М. , Наука, 1989.
Толстой Н.И. Язык и народная культура. (Очерки по славянской мифологии и этнолингвистики)., М., "Индрик", 1995.
Экспедиция вакытында өйрәнелгән авыллар һәм сөйләп мәгълүматлар биргән тел һәм йола белгечләре:
Пермь өлкәсе, Барда районы, Танып авылы: Чугалаева Хәсия, Хәлилова Сәридә, Азмагулова Кәшифә, Тапаева Мәҗмүнә, Батыркаева Гөлсем, Юлышева Рәхилә; Сараш авылы: Әдилов Кәрим, Курбатова Мөнибә, Туйгилдин Галим, Туйгилдина Рәйсә, Казанбаев Рәшит, Шәрипов Габдерахман, Шәрипова Зәбирә, Гәрәева Мәрзия; Солтанай авылы: Йосыпов Әүхәт, Габтукаев Гаптулла, Кариев Шәрипҗан, Кариева Миңсылу, Атнабаев Минҗан; Уинск районы, Чәйкә авылы: Газизова Газимә, Гаязова Фәрзәнә, Гатина Сара, Гаптелбәрова Рәсимә, Сибгатуллина Мәгъсүмә, Сибаева Максума, Шәйхиев Варис, Гатауллина Нәҗибә; Пермь районы, Кояново авылы: Гайсина Фахирә, Галин Хәсән, Имайкина Сара, Хәсәнова Рәүфә, Имайкина Зөбәйдә, Юсупова Сәгыйдә, Миршәехова Факия. Кунгур районы, Казай авылы: Ганеева Мәхмүзә, Гайсина Әдия, Гыймранова Хәнифә, Хазипова Гайникамал, Шәрипова Зөлхизә; Березовка районы, Чокыр авылы: Мәгасупова Кәримә, Микишина Кашига, Ималиева Нәзирә, Нуруллин Кәбир, Хамзина Зылхия, Хузәев Наиб һ.б.


Главная/Книги/ "Пермь татарлары турында"
первый сайт Бардымского района
© 2003-2004, http://barda-perm.narod.ru/
Hosted by uCoz