первый сайт Бардымского района © 2003-2004, http://barda-perm.narod.ru/

Барда

 

Kitaplar

Главная/Книги/"Пермь татарлары турында"

Пермь татарларының теле һәм тарихы турында

Дөрия РАМАЗАНОВА,
филология фәннәре докторы

Статистик мәгълүматларга караганда, Пермь өлкәсендә 160 мең чамасы татар яши. Болардан тыш тагын 32 мең башка милләт (безнең уебызча «башкортлар») вәкилләре татар телен ана теле дип саныйлар. (1). Алар Тол, Мулянка, Ирен, Сылва, Сеп, Шауба, Бөрмә һәм аларның кушылдыклары буйларында яшиләр.

Аларның үз араларында үзләрен икегә бүлү гадәткә кергән: гәйнәләр яки гәйнә ягы һәм күңгер ягы. Мондый бүленешнең сәбәпләре пермь татарлары кичергән тарих белән бәйләнгән. Казан ханлыгы җимерелгәч һәм аның протекторатындагы җирләр әкренләп Рус дәүләтенә кушылган чакта пермь татарлары ике административ үзәккә карый башлый.

Гәйнәләр дип хәзерге Барда районында яшәгән татарларның бер өлешен атыйлар. Революциягә кадәр алар Оса өязенә кергәннәр. Рус язма чыганакларыннан күренгәнчә, Оса Казанның пригороды булып саналган. (2).

Билгеле булганча, Урта Кама тирәләре, Агыйделнең түбән агымы борын-борыннан Урта Идел татарлары белән бер үк тарих кичергәннәр. ХV-ХVI гасыр язма чыганакларда «Беловоложская земля», «Башкирские улусы», «Орды Нагайския» кебек аерым (административ?) бүленешләргә аерып йөртеләләр. «Беловоложская земля» дигәндә Агыйдел (Түбән агымы?) буйлары күздә тотыла. Урта Кама һәм Түбән Агыйдел тирәләре, билгеле бер традицион чикләр эчендә, территориаль-административ нисбәтлек ягыннан тотрыклы даимилек саклыйлар. Башта ул төбәкләр Болгар дәүләте составында була, ул монгол яулары тарафыннан җимерелгәч, Казан ханлыгы карамагында кала: ул Рус дәүләтенә кушылгач, Казан Приказында, аннан соң Казан өязендә. Бу традицион административ нисбәтлек 1728 нче елга, ягъни губерналар оешканга хәтле, сакланып килгән.

Казан ханлыгы җимерелгәч, бөтен Көнбатыш Урал рус дәүләте кул астында кала һәм Түбән Агыйдел-Оса төбәге Казан Приказына кертелә, ә пермь татарлары яши торган территориянең калган көнчыгыш өлеше Себер Приказына (башта Чердынь өязенә, аннан соң Күңгер өязенә) карый башлый. Күңгер өязенә кергән татарлар ясаклы крестьяннар катламына (сословиесенә) кертеләләр һәм ясаклы татарлар дип атала башлыйлар. Ягъни, аларга карата татар этнонимын куллану дәвам итә.

Оса тирәсе татарларының язмышы исә бераз катлаулырак. Казан үзәгенә караган Уфа провинциясе (соңрак: өязе) оеша. Аңа Оса тирәсе, бөтен хәзерге Башкортостан җирләре кертелә, андагы җирбиләүчеләр—татармы, башкортмы, Идел буеннан күчеп килгән Идел татарларымы, чувашмы, удмуртмы—барысы да башкорт дип аталып китәләр, аларга үз җирләрен вотчина хокукында биләргә рөхсәт ителә. Башкортостан тарихын архив документлары нигезендә өйрәнүгә күп еллар буе зур көч куйган У.Х. Рахматуллин күрсәтүенә караганда, хәтта руслар да башкорт булып аталып китәләр (3). Шулай итеп, пермь татарларының хәзерге Барда районы тирәсендә булган берникадәр авыллар «башкорт» сословиесенә кереп кала. Башкорт сүзенең билгеле бер тарихи чорда административ термин да, сословие дә, милләт тә белдерә торган термин буларак кулланылуы тарихчыларга билгеле факт.

Башкорт сословиесенә кергән кешеләр ясакны чагыштырмача азрак түлиләр, солдатка алынмыйлар, Рус дәүләтенең көньяк-көнчыгыш һәм көнчыгыш чикләрен саклауда катнашырга тиеш булалар, шулай итеп башкорт дигән йомышлылар сословиесе барлыкка килә. Бу хәл яңа күчеп килгәннәрнең дә башкорт исеменә керергә тырышуына, «башкорт» икәнлекләрен бик тырышып сакларга тырышуга китергән. Башкорт җирләрен тартып алып, Себер җирләрен үзләштерә башлагач, Рус хөкүмәтенә башкорт дигән йомышлы сословиенең кирәге бетә һәм XIX гасырның урталарында бу катлам юкка чыгарыла, ә «башкортлар» исә башка крестьяннар белән бертөсле үк катламга кертеләләр. Ләкин «башкорт»ларга җан башына җир күбрәк бирелгән булган һәм алар революциягә кадәр үзләренең җирләрен аерым биләүне дәвам итәләр. Шул рәвешле, беркадәр өстенлекле катлам булу сәбәпле, «башкорт»лар берничә гасыр буе аерып йөртеләләр. Хәтта бер үк авылда «башкорт», «типтәр» яки «ясаклы татар» яшәгән очракта да, алар җирләрен аерым билиләр, төрле икътисади мәсьәләләрдә аерым формада идарә ителәләр (4).

Менә бу факторлар Оса (яки гәйнә) башкортлары һәм күңгер татарлары дигән ике төркемнең бүленеп чыгуына китерә, ул халык күңеленә дә сеңә бара. Шуңа күрә хәзерге Барда районында «без башкорт татарлары» яки «без ни башкорт, ни татар» дигән сүзләрне ишетергә мөмкин.

Әмма бу ике төркемнең тормыш-көнкүреше дә, рухи культурасы, сөйләмтелләре дә бертөсле. Бу турыда тарихчылар да (Н.Чупин) (5), телчеләр дә (А.Бессонов, Л.Җәләй, Д.Сарманаева, Н.Борһанова, Л.Махмутова, Д. Рамазанова һ.б. (6) күрсәтеп үтәләр. Шушы ук хезмәтләрдә пермь татарлары сөйләшенең татар теленә бик якын торуы башка төрле материаллар белән дә исбатлана. Татар теленең диалектологик атласы да, беренчедән, пермь сөйләшенең бөтен таралыш территориясендә дә бертөсле булуын, икенчедән, татар теленә каравын, бигрәк тә урта диалект сөйләшләре белән зур уртаклык күрсәтуен дәлилләде (7).

Билгеле булганча, халыкның теле аның тарихы белән турыдан-туры бәйләнгән, тел халыкның төп билгеләреннән берсе булып тора. Этносның үсеш-үзгәреше барышында булып үткән барлык мәдәни-икътисади һәм башка вакыйгалар аның матди һәм рухи мәдәниятендә генә түгел, бәлки телендә дә теге яки бу дәрәҗәдә эз калдыралар. Шуңа күрә халыкның телен өйрәнү аның этник нисбәтен билгеләүдә аеруча әһәмиятле роль уйный.

Пермь татарлары сөйләшенең тел үзенчәлекләрен тикшерү, шул сөйләш вәкилләренә кагылышлы тарихи-этнографик әдәбиятны өйрәнү әлеге этнографик төркемнең формалашу юлы үзенчәлекле һәм катлаулы булуын күрсәтте. Пермь татарларының барлыкка килүе Урта Иделдә, Уралда һәм Себердә барган катлаулы тарихи вакыйгалар белән бәйләнгән. Ул ерак гасырларга барып тоташа һәм, әлбәттә, бу процесс татар халкы формалашу шартларында һәм кысаларында барган. Татар халкы исә этник составы һәм теле ягыннан Урта Идел һәм Урал алды тирәләрендә скиф-сармат чорларында ук җирле төрки һәм төркиләшкән фин-угыр кабиләләренең бергә тупланып укмашуы нәтиҗәсендә формалаша башлый. Беренче меңъеллыкның IV-V гасырларында Идел-Кама ареалында төркиләшүнең әһәмиятле яңа этабы башлана: бу җирләргә төрки телле кабиләләрнең күпләп килүе күзәтелә (8). Археологик тикшеренүләр бу җирләрдәге кайбер каберлекләрнең гуннарныкы булуы турында сөйлиләр (9). Урта Иделгә һәм Урал алды җирләренә төрки кабиләләр болгарларга чаклы ук күпләп килгәннәр. Болгар дәүләте чорында, мәсәлән, IX гасырда, угрофиннар белән бергә суар, эскел, суаз, буртас һ.б. кабиләләр яшәгәнлеге билгеле.

Этнолингвистлар күрсәтүенчә, бу терминнарның составында ас (аз, яс, ус, уз, ош, иш, уш) компоненты бар. Ул компонент башта төрки халыкларны белдерә торган сүзләрдә дә күзәтелә. Бу яктан караганда, пермь татарларының бабаларына карата кулланылган остяк сүзе кызыксыну уята. М.З.Зәкиев бу сүз дә ас компонентына нигезләнгән дип саный (10). Хәзерге көндә «ас»ларның төрки булганлыгы турында да күп кенә фикерләр тупланган. Бу сүз белән печенегларны (11), болгарларны һәм буртасларны да (12) карачай-балкарларны да (13) атаганлыклары мәгълүм. Шунысы кызыклы, Оса (шәһәр исеме) атамасының да нигезендә шушы ук компонент булуы мөмкин. Революциягә хәтле пермь татарларының бер өлеше Оса өязенә караган була.

Шулай итеп, кайчандыр пермь татарларының бабаларын белдергән остяк сүзендә Идел-Кама ареалында булып узган бик борынгы тарихи вакыйгаларның эзе сакланып калган булырга мөмкин.

Тарихчылар хәзерге Пермь өлкәсенең көньяк яртысында, ягъни хәзер пермь татарлары яши торган җирләрдә, кайчандыр угырлар яшәгән булган дип саныйлар (14). Аларның бер өлеше руслашкан, бер өлеше татарлашкан, ә бер өлеше исә көнчыгышка һәм төньякка таба күчеп киткән дип аңлаталар (15).

Шунсын аерып күрсәтеп үтәргә кирәк, Сылва, Чусовая бассейннарында һәм Урта Кама тирәсендә IХ-ХV гасырларда яшәгән кабиләләрнең культурасын археологлар Сылва культурасы дип аерып чыгаралар (16). Бу культура Агыйдел һәм Ык елгаларының түбән агымы буендагы шул чорга хас культурага якын тора (17).

XVI гасырдан башлап пермь татарлары турындагы мәгълүматлар рус телле язма чыганакларда чагыла башлый. Түбәндә шуларның кайберләрен күрсәтеп үтәбез.

1570 елларда Пермь җирләренә Трифон Вятский килгән, шундагы халык арасында яшәгән. Бу турыда «Житие св.Трифона Вятского» дигән әсәр языла. Моннан күренгәнчә, Сылва буе остякларының князьләре Амбал булган, ә Югары һәм Түбән Мулянка елгалары буендагы остякларның князьләре Зевендук булган. Остяклар татарлар белән аралашып яшәгәннәр, тормыш-көнкүреш үзенчәлекләре белән дә алар бер-берсеннән аерылмаганнар (18). 1579 елда пермь татарлары беренче мәртәбә М.И.Яхонтов тарафыннан сан буенча исәпкә алыналар. Тик бу кенәгәләр югалган, XIX гасыр тарихчыларының хезмәтләренә кереп калган аның кайбер өзекләренә караганда, әлеге җирләрдә татарлар һәм остяклар яшәгән (19). М.Кайсаровның 1623-1624 нче елгы кенәгәләреннән күренгәнчә, Ирен, Сылва, Шауба, Тол, Мулянка, Бөрмә, Сеп һәм аларның кушылдыклары буенда татарлар һәм остяклар яшәгән. Шунсы характерлы, кенәгәләрдә татар һәм остяк сүзләре, бәрабәр этнонимнар буларак, бер үк халыкка карата кулланылганнар (20). Бу кенәгәләрдә дә пермь татарлары ике «улус»ка бүлеп язылган: Карьево улусы һәм Рожин улусы. Татар һәм остяк терминнары бернинди аермасыз, бертиң терминнар буларак кулланылуыннан чыгып булса кирәк, А.А.Дмитриев ХVI гасырда бу ике төркем бер-берсеннән бер дә аерылмаган, бертөсле үк тормыш алып барганнар дип яза. Аларның төп шөгыльләре аучылык, балыкчылык, умартачылык булган, сөреп иген игелә торган җирләре дә булган. Димәк, алар Идел буе татарлары кебек үк утрак тормышта яшәгәннәр.

Пермь татарлары турында кызыклы фактларны чагылдырган тагын бер язма чыганак бар. Бу—1679 елгы исәпкә алу кенәгәләре. Бу кенәгәләрдә остяклар искә алынмыйлар инде. Аның каравы, татарлар яши торган әлеге җирләрдә чувашлар, удмуртлар һәм марилар пәйда булган. Тагын шуны ассызыклап үтәргә кирәк, бу кенәгәләрдә пермь татарларының Күңгер өязенә караганнары гына, ягъни күңгер татарлары гына исәпкә алынган. Алар дүрт чиреккә бүленеп йөртелгәннәр, сословие ягыннан анда ясаклылар, оброкчылар, захребетниклар, күршеләр, күршеләрнең кул астындагылар дигән катламнар аерылып чыга (Центральный государственный архив древних актов, Ф.1209, оп.1, сакл. берәмлеге 226, 241-354 битләр). Түбәндә шул кенәгәләрдән өзекләр китерәбез. (Авыл исемнәре кенәгәләрдә язылганча бирелә).

1/ Карьево чиреге (Түбән Ирен бассейны, хәзер Күңгер районы): Байсино, Усть-Турка, Старая Карьево, Шелканка, Большой Ашап, Малый Ашап, Казаево, Янычево авыллары, «Там в 73 юртах жили 222 ясачных татар; в 1 юрте - 5 оброчных татар, 2 семьи захребетников (10 человек) и их соседи - 5 татар, 3 подсоседника и 3 захребетника, 6 марийцев, 3 юртах - 7 оброчных удмуртов; в 2 юртах - 4 оброчных чувашей; в 4 юртах - оброчные марийцы».

2/ Югары Ирен чиреге: Телес («Курамышево тож»), Медянко, Старая Курмашева, Новый Телес, Крым Сараево, Исынбаево, Верх Сарас, Сарс, Кошманаково авыллары. «Там жили: в 71 юрте 214 оброчных татар, в 2 юртах - 3 ясачных марийца и 2 марийца -подсоседники, в 6 юртах - 11 оброчных чувашей и их соседи 2 ясачных татарина, в 24 юртах - 60 оброчных марийцев, в 3 юртах 8 оброчных удмуртов и их соседи 2 ясачных татарина».

3/ Шаква чиреге: Девяткильдеево, Исенеево, Починок Багишево, Атламышево, Юрман, Линделине, Косельтаево, Уразово, Ураскова, Копчиково, Таз, Солянка авыллары. «В них жили: в 62 юртах - 189 ясачных татар, в 1 юрте - 4 оброчных татарина, в 2 юртах - 6 ясачных марийцев, в 2 юртах - 4 оброчных марийца и в 2 юртах - 5 оброчных чувашей».

4/ Югары Сылва чиреге: Красный Яр, Кобеняковы, Актыбаево, Медяшево, Верхний Батам, Нижний Батам, Малый Каратай, Большой Каратай, Арий («Бисерть тож»), Еноктаево, Верхний Чис, Бекбулатово, Тюриш авыллары, «В них жили» в 41 юрте—115 оброчных марийцев и их соседей 10 марийцев и 1 сосед ясачный татарин, там же подсоседников 1 ясачный татарин и 7 оброчных марийцев и у них захребетников 3 марийца, в 43 юртах 135 ясачных татар, в 25 юртах 78 ясачных марийцев».

Бу кенәгәләрдән күренгәнчә, күңгер татарлары Тол елгасының югары агымы бассейнында да булганнар. Тол буйларындагы татарларның зур өлеше бу кенәгәләргә кертелмәгәннәр, чөнки алар Уфа провинциясе составындагы Оса өязендә булганнар, бөтен Башкортостан халкы кебек, башкорт-вотчинниклар исеме астында аерым исәпкә алынганңар. Кызганычка каршы, «башкорт» ясак кенәгәләре шулай ук югалганнар, безгә килеп җитмәгәннәр.

Пермь татарлары тарихына ачыклык кертә торган тагын бер әһәмиятле чыганак бар. Бу документ «О начале и происхождении разных племен иноверцев» дип атала. Ул 1784 нче елда төзелгән (Госархив Пермской области, ф.316, оп.1., саклану берәмлеге 78). Бу документта «Пермь тирәсендәге Кояново, Култаево һәм Янычево» (хәзерге Пермь районы) авыллары халкының килеп чыгышы турында риваять китерелә: предки «от поколения были Тарханова, перешли и заселились они в сих местах из давних лет по собственным их преданиям издревле. Потом под Российскую державу покорены они по взятии царем Ив. Васильевичем Казани. А до покорения находились в управлении или подданстве у державца своего нагайского хана». Алга таба аларның яшәү рәвешләре бәян ителә: «Житие их в их деревнях немалым числом домов, выстроенных по обыкновению, как у деревенских жителей избах, однако у них всюду белые вообще с клетями и горницами и живут каждой с семейством своим особыми домами пожитки имеют, посредственных пашенных и сенокосных земель имеют для себя достаточно и упражняются каждый по досто­инству своему в скотоводстве...» Бу өзекләрнең Пермь татарлары бабаларының утрак тормышлы булулары, зур, чиста, матур өйләрдә яшәүләре турында сөйли. Аларда үз чорларына карата игенчелек шактый алга киткән булган.

Шунсы бик кызыклы, әлеге документның 68 битендә тагын бер «Сведение...» китерелә. Ул «Гайнской башкирской», «Таныбской татарской» һәм «Иштеряковской ясашных татарских волостей» волостьларында, яшәүчеләргә карый һәм анда югарыда китерелгән өзекләр сүзмә-сүз кабатланалар.

Шулай итеп, бу документтан күренгәнчә, хәзерге Пермь өлкәсе Пермь, Барда, Орда, Чернушка, Өя (Уинский), Күңгер һәм Октябрь районнарында яшәүчеләрнең бабалары килеп чыгышлары буенча да, тормыш-көнкүреш үзенчәлекләре буенча да бер булганнар, ә аларны «гәйнә башкортлары», «күңгер татарлары» дип бүлеп йөртү соңрак барлыкка килгән. Югарыда күрсәтеп үткәнчә, мондый бүленеш өчен җирлек Башкортостан составында Оса өязе, Себер Приказы составында Күңгер өязе барлыкка килгәч кенә килеп туган булырга мөмкин. Кызганычка каршы, кайбер хәзерге татар тарихчылары да аларны «гәйнә башкортлары» һәм «пермь татарлары» дип икегә бүлеп карый. Эмма чынлыкта исә мондый бүленеш өчен тел ягыннан да, аларның матди һәм рухи мәдәниятләре ягыннан да бернинди нигез юк.

Пермь татарлары турында мәгълүматлар булган төп чыганаклар, нигездә, менә шулар. Күргәнебезчә, аларның килеп чыгышы, формалашуы, этник нисбәтлекләре турында төрлечәрәк фикерләр бар. Бу чыганакларда пермь татарларының бабаларына карата остяк сүзенең кулланылуы, аның кайчан кулланыштан төшеп калуы да ачык әйтелә.

XVI гасыр ахыры—XVII гасыр башында «остяк» термины пермь татарларының көньягындагы күрше халыкларга карата да кулланылган, монда да «татар» һәм «остяк» сүзләре мәгънә ягыннан бернинди аермасыз кулланыла. Мәсәлән: «учнуть торговать на Ирени Уфимского уезду Аксиевы волости и Белоканские и Кущинские и Балакчинские татары и остяки...», «...в Чердынском уезде на речки на Сылву и на Ирень... приезжают и торгуют русские торговые люди из Казанских и Уфимских уездов татары и остяки» (документ 1618 елда язылган) (21).

Соңрак, Уфа краендагы җирбиләүче халыкка карата һәм сословие, һәм административ эчтәлекле «башкорт» термины ныклап урнашкач, әлеге язмаларда телгә алынган татарлар һәм остяклар башкорт булып атала башлый (22).

Тарихи чыганакларны һәм әдәбиятны өйрәнгәндә «остяк» сүзенең төрле халыкларга карата кулланылуы ачыклана. Руслар хантларны остяк дип атаганнар, хантлар исә үзләрен алай атамыйлар. М. Е. Бударин болай дип күрсәтә: хантларны себер татарлары кимсетеп уштяк дип атаганнар, ә руслар бу сүзне остяк дип үзгәрткәннәр. Казаклар иштәк дип башкортларны атаганнар. Остяк дип мансиларны атау очраклары да бар (23).

Пермь татарларының бабаларын кайчандыр остяк дип йөртүләре турында соңрак чорда язылган документларда да теркәлгән. Мәсәлән, Ирен буендагы Басино авылы татарлары 1798 елда Пермь губернасы идарәсенә җир турында язган үтенечләрендә М. Кайсаров кенәгәләреннән мондый өзек китерәләр: «...за предками их, именуемыми остяками Байсою Албашевым и Ураметов Таисиным и братом его Батырем... ныне в той деревне (т.е. Басино - Д.Р.) называются татарами...»

Пермь крае тарихчыларыннан берсе В.Шишонко да 1578-1579 елларда анда остяклар яшәгән, хәзер алар татар дип аталалар, дип күрсәтә (25).

С. В. Бахрушин хәзер пермь татарлары яши торган территориядә XVI гасырда мансилар яшәгән дигән фикердә тора (26). А.А.Преображенский, башта бу фикерне якласа да, соңга таба Сылва тирәсендәге халыклар хантлар булган дигән нәтиҗәгә килә һәм XVIII-ХIХ гасырларда мансилар Күңгер өязендә Бабенки, Копчик, Красноуфим өязендә Кленовское авылларында гына калганнар дип яза (27). Д.М.Исхаков исә пермь татарлары тарихына багышланган хезмәтләренең берсендә Кленовское авылында яшәүчеләрне руслашкан бер татарларның нәселләре икәнен ачыклый һәм мансилар белән бер күләмдә ясак түләгәннәрне, нинди милләттән булсалар да, «вогул» дип атап йөртә торган булганнар дигән нәтиҗәгә килә. Шулай итеп, ХVIII-ХIХ гасырларда Ирен-Сылва регионында мансилар булуы турындагы фикерләр бик үк нигезле түгел. Әлеге факт патша хөкүмәтенең халыкларны бары нинди ясак түләвен белдерә торган катламнарга гына аерып исәпләвен тагын бер мәртәбә раслый. Димәк, теге яки бу халыкның яки аның бер этнографик төркеменең этник нисбәтлеген билгеләргә тырышканда югарыда китерелгән фак-тларга бик җитди игътибар бирелергә тиеш.

Бу җәһәттән, безнең тарафтан өйрәнелә торган әлеге ареалдагы халыкларга карата ХV- ХVI гасырларда нинди атамалар кулланылганын күздән кичерик. Моның өчен В. Шишонконың «Пермь елъязмасы» дигән хезмәтен файдаландык. 1481 нче елгы вакыйгалар турында сүз барганда «Пермь иленең» көньяк һәм көньяк-көнчыгыш күршеләре «татары, данники Ибрагимовых» дип аталганнар. Ибрагимовлар дигәндә Казан ханнары күздә тотыла. Ә 1536 елда Пермьгә «казан татарлары» һөҗүм иткән. Бөек Пермь җирләренә 1546 елда һөҗүм итүчеләр «ногайские татары» дип аталганнар. 1547, 1552 еллардагы хәбәрләрдә дә шулай ук. 1570 елга караган язма документларда «ногайские люди» дигән сүзтезмә очрый, шунда ук беренче мәртәбә «Ирен һәм Сылва татарлары» телгә алына. Аларның көньяк күршеләре 1572 елда «башкирцы» дип аталганнар, анда тагын «буинцы» дигән атама да бар (шул тирәдәге Буй елгасы исеменнән). Шул ук елгы патша грамотасында мондый юллар бар: «черемису, остяков, вотяков и нагай, которые от нас обложились...». В. Шишонконың «Елъязма»сында хәзерге Башкортостанның төньяк-көнбатыш районнарындагы халыкка карата «нагай» атамасы соңгы мәртәбә 1581 елгы документта күзәтелә. Шуннан соң пермь татарларына карата «сылвинские и иренские татары», ә аларның көньяк күршеләренә карата—«башкиры» атамалары кулланыла. Күргәнебезчә, «нагай» атамасының төньяк-көнбатыш Башкортостан халкына карата кулланылышы тарихи шартлар: Казан ханлыгының хәле авыраю, Нугай берләшмәсендәге кабиләләрнең активлашып китүе белән бәйле булгандыр. Төньяк-көнбатыш Башкортостандагы халыкны татарлар һәм остяклар дип атау ХVII гасырның 30 елларына хәтле дәвам иткән (бу турыдагы документлар югарыда китерелде).

Күрәсең, кайчандыр остяклар киңрәк территориягә таралган булганнар дигән фикер дөреслеккә туры киләдер (29). Беренче рус чыганакларында алар татарлар белән аралашкан хәлдә яшәгәннәр итеп күрсәтеләләр. Соңга таба Балыкчылар (Балыкчинцы) һәм Кошчылар (Кущинские) яшәгән территория Уфа провинциясе (аннары Башкортостан) составында калалар һәм, милли яктан кем булуларына карамастан, башкорт исемендә йөртелә башлыйлар. Хәзерге Пермь өлкәсе Барда районында яши торган пермь татарларының да бер өлеше шундый ук язмышка дучар ителә, чөнки Казан ханлыгы составындагы Оса төбәге, традицион чикләр буйлап, Казан Приказы Уфа провинциясенә кереп кала, ә андагы халыкның язмышы Башкортостандагы җирбиләүчеләр белән бертөсле була.

Пермь татарларының этник тарихын күзаллауда үз вакытында бу якларны барып күргән кешеләрнең фикерләре белән танышу да әһәмиятле. Галимнәр, ориенталистлар, пермь татарлары арасында булып, якынрак танышкач, аларның документлардагы атамаларының үз атамаларына туры килмәвенә игътибар иткәннәр. Мәсәлән, П.И.Мельников Пермь өязе Кояново авылында була һәм «Күңгергә бару» дип аталган мәкалә язып бастырып чыгара (Московитянин, 1841, Ч.Ш. /N5-6/. - М. , 1841). Н.К.Чупин Кояново һәм Култаево авылларының халкын бөтенләй татарлашып беткәннәр дип күрсәтә: «давно уже нисколько не отличаются от ближних татар ни наречием, ни образом жизни и русские называют их этим последним именем» (30), ягъни татар дип атыйлар.

Мондый ситуациядә халыкның этник нисбәтлеген ачыклау шактый четерекле. Бу төп үзәкләрдән читтә яшәгән, әле яңа гына буйсынды-рылган ареаллардагы ныклап ачыкланып җитмәгән халыкның кечкенә төркемнәренә карата аеруча катлаулы проблема булып тора. Әйтелгәннәрдән чыгып пермь татарларының бабалары турында өч төрле фараз күз алдына килә:

1/ Бу территориядә хантлар, мансилар яки угырлар төркеме яшәгән булып, аларның бер өлеше төркиләшеп киткән булырга мөмкин.

2/ Пермь татарларының борынгы бабалары рус чиновниклары тарафыннан остяк дип аталып китәргә мөмкин, ченки алар хантлар яки мансиларның бик якын күршеләре булганнар.

3/ Кайчандыр остяк (иштәк) дигән этник төркем булган булырга мөмкин. Бу фараз безнең тарафтан 1970 нче елда ук әйтелгән иде. Аңа киңрәк тукталыйк.

Пермь татарлары сөйләшендә татар теленең төп диалектларыннан саналган көнбатыш (мишәр) һәм урта диалектларда булмаган, көнчыгыш (себер) диалекты, көнчыгыш төрки (хакас, алтай, шор һ.б.) телләр белән уртак булган бер төркем күренешләр бар. Шунсы әһәмиятле, алар телнең өч (фонетика, грамматика, лексика) катламында да күзәтелә торган тулы бер системаны тәшкил итәләр, Бу система пермь татарлары сөйләшенең бөтен урынчылыкларында да табыла. Шуңа күрә дә әлеге системалы күренешне себер татарларының соңгы чорларда ясаган йогынтысы нәтиҗәсе генә итеп карый алмыйбыз.

Пермь татарлары сөйләшенең себер диалектлары һәм көнчыгыш төрки телләр белән уртак булган күренешләре борынгы чордагы катнашлык белән бәйле булырга тиеш, чөнки әлеге сөйләштә тагын уйгыр һәм борынгы уйгыр телләре белән уртак үзенчәлекләр дә бар.

Бу борынгы күренешләр башкорт теленең көнчыгыш диалектында да, өлешчә генә булса да, табылуын басым ясап күрсәтергә кирәк. Шунсы игътибарга лаек, бу диалект вәкилләренең бабалары арасында Р.Г.Кузеев тарафыннан иштәк дип билгеләнгән кабиләләр (мәсәлән, тамьяннар, әйлеләр һ.б.) дә булган. Башкорт диалектологлары кайбер башкорт сөйләшләрендә себер диалектлары белән уртак күренешләр дә булуын билгеләп үткәннәр (31).

Менә шушы фактларга таянып, без пермь татарларының этник формалашуында ниндидер борынгы көнчыгыш төрки компонент та катнашкан булырга тиеш, бу компонент исә себер татарлары һәм кайбер башкорт кабиләләре өчен уртак булган дигән фикер белдергән идек. Бу компонент шушы остяклар белән бәйләнешле булган булса кирәк дип фараз иткән идек, чөнки XVI гасырның ахырына, XVII гасырга караган сан алу кенәгәләрендә һәм башка документларда остякларның исемнәре төркичә: Бисердачко Батырев, Кунчурайко, Тасимко, Ураско Урмаметев, Алейко, Ишимбайко, Айгиндейко, Тогаберде (Дугаберде), Камалтинко, Кичкеняшай, Колычбаев, Болонтай, Сигизяков, Мурзакилдейко, Кузембердей, Турчебей, Терегулов, Яныш Толгузин, Козебахта Карьев һ.б.

Без югарыда остяк (иштәк) дип кемнәрне атаганнарын күрсәтеп үттек. Шунсы кызыклы, элегрәк хәзерге Башкортостанның төньягыннан чыккан әдипләребезнең дә кайберләре үзләрен иштәк дип атаганнар. Мәсәлән, Т.Ялчыгол үзен «болгарлык иштәк» дип санаган (32), ягъни Болгар иштәге.

Р. Г. Кузеев иштәк сүзен төркиләр һәм аларның төньяк күршеләре -угырлар арасында багланышлар белән бәйләп карый, иштәкләрне бер очракта төркиләшкән угырлар дип саный, икенче очракта иштәкләрне төрки телле күчмә кабиләләргә кертә (33).

Ф.С.Фасеев аштәк-остяк-иштяк-истяк кабиләсен (ул аны «этно-племенное образование» дип атаган) төрки - остяк багланышлары дәвамында төрки телне үзләштергән халык дип күрсәтә (34).

М.З.Зәкиев пермь татарлары чыгышлары белән болгар булганнар, үзләрен остяк дип атап йөрткәннәр, дип саный. Аныңча, остяк-ос-эс +тык-лек, ягъни ос/яс кешеләре дигән сүз; ос компоненты исә күп кенә төрки этнонимнары (ягъни кабилә исемнәре) составында бар: огуз - ак + оз, таулас - таулы + ас, суас - су+ас һәм башкалар. М.3.Зәкиев асларның төрки телле борынгы кабиләләр булуын, остяк сүзенең борынгы ас/яс/ этнонимыннан килеп чыгуын күп кенә фактлар китереп исбат итә (35).

Соңгы елларда остяк мәсьәләсе Д. М. Исхаков тарафыннан кат-кат каралган. Ул остякларны пермь татарларының бабалары дип саный, диалектологларның, этнографларның хезмәтләрен һәм башка әдәбиятны, архив документларын да файдаланып, Урал алды территориясендә XVII гасырга хәтле иштәк-остяк кабиләсе яшәгән дип исбат итә. Ул яза: «Как видим, в ХV в. где-то между Камой, Белой и районом проживания удмуртов - очевидно, в Пермском крае, возможно, и на более обширной территории, существовала особая «остяцкая» территория. Башкирия в это время была самостоятельной «землей» (36). Остякларның этник нисбәтлеген исә Д.М.Исхаков төрлечәрәк билгели. Аларны ул Урал алды территориясендә төркиләшкән «төбендә угыр булган кабиләләр»; «характеры ягыннан угыр (төрки-угыр)» булган халык дип атый.

Безнең уебызча, пермь татарларының бабалары формалашуында көнчыгыш төрки характердагы компонент катнашкан, ә Урал алды территориясендә ул Идел буе төрки компоненты белән бәйләнешкә кергән.

Идел төрки компоненты көчлерәк. Безнең карашыбызча, шушы компонент пермь сейләше вәкилләренең казан татарларының бер этнографик группасы булып, аларның сөйләме татар теленең урта диалектына караган бер сөйләм буларак формалашуда төп һәм хәлиткеч рольне уйнаган.

Галимнәр Идел буе—Урал алды багланышларының мәдәни-икътисади гына түгел, бәлки еш кына сәяси характерда да булуын кабат-кабат күрсәтеп киләләр. Кайбер галимнәр Агыйделнең түбән агымы тирәсендәге җирләр Болгар дәүләте составына кергән булган, ә халкы исә салым түләп торган дип язалар (37), Төньяктарак яшәгән халыклар да Болгар дәүләтенең көчле йогынтысы астында булганнар (38). А.А.Дмитриев зыряннар, пермяклар үзләренең тормыш-көнкүреш, сәнәгатьләрен болгарлар тәэсире астында нык үстерделәр һәм күршеләреннән шактый аерылып торалар иде, дип яза (39).

Идел-Урал бәйләнешләре күзлегеннән караганда, М.З.Зәкиевның этнонимнарга тел материалы буларак ясаган анализы игътибарга лаек. Ул Пермь атамасы «биарм» сүзенә кайтып кала дип саный, ә биар-болгар-буләр-биләр-бигер тәңгәллекләре урта Идел һәм Урал алды регионнарында генетик яктан бертөрле кабиләләр яшәгәнлеген күрсәтә дип яза (40). Бу өлкәдә эзләнүләр эле дәвам итә (41).

Идел буе теркиләренең һәм пермь татарларының борынгы чыгышлары уртак булуы төрле фактлар белән дәлилләнә. Мәсәлән, Т.А.Хлебникова үзенең болгар керамикасын өйрәнүгә багышланган хезмәтендә Олы Тархан каберлегендә табылган һәм борынгы болгар чорына караган керамика белән Сылва бассейнында һәм Төньяк Башкортостанда табылган шул чорга караган керамика арасында зур уртаклык булуын дәлилли (42).

Пермь крае археологлары Болгар дәүләте Югары Кама бассейнындагы кабиләләргә йогынты ясаган, дип язалар; бу йогынты сәүдә бәйләнешләре аша таралган; XIII-XIV гасырларда болгар һөнәрчелегенең йогынтысы күзәтелә, металл эшкәртү алга китә, бизәнү әйберләре коеп ясау үсә; тары чәчелә башлый һ.б. (43).

Күп кенә галимнәр бу тирәләргә XIII-XIV гасырларда болгарлар күчеп килгән дип саныйлар (44).

Билгеле булганча, монгол яулары Идел буе җирләрендәге халыкларның составын үзгәртеп кенә калмады, ә бәлки бик зур күчешләр дә китереп чыгарды. Урта Идел буендагы утрак тормышлы халыкның бер өлеше яңа җирләр, чагыштырмача тынычрак урыннар эзләп, күптән таныш һәм элек-электән аралашып килгән юллар, аеруча Кама буенча төньякка һәм төньяк-көнчыгышка таба күчәргә мәҗбүр була. XIII гасырда Чепца (хәзерге Киров өлкәсе һәм Удмуртия) елгасы бассейнына болгар кабиләсе күчеп килә (45). XIII-XIV гасырларда Ык бассейны һәм Түбән Агыйдел буйларына кече, кәлчер, юмран, буляр, еней, юрми кабиләләре күчеп утыра; алар Болгар дәүләте составында булалар; Ык буена урнашып калган байлар кабиләсе дә болгарлар белән тыгыз мөнәсәбәттә булганнар (46). Кайбер чыганакларга караганда, Пермь краенда төркиләр барлыкка килү дә шушы ук вакыйгалар белән бәйле. Мәсәлән, бер хезмәттә мондый юллар бар: «некоторые башкирцы (биредә пермь татарларының Оса өязендә яшәгән өлеше күздә тотыла - Д.Р.) и татары после (нашествия монголов - Д.Р.) сюда (Пермь краена - Д.Р.) переселились, особливо из живших в Булгарии... », «...некоторые болгары под именем татар и башкирцев известные (безнең тарафтан ассызыкланды -Д.Р.), поселились в Пермской губернии»; «да и сами башкирцы и татары Пермской губернии по словесным преданиям признаются, что они переселились сюда из страны Шатер-Булгар называемой» (47). Революциягә кадәрге тарихи әдәбиятта «Прикамская Болгария», «Волжско-Камская Болгария», «имя булгаров как при Каме, так и при Волге» кебек тәгъбирләр очрый (48). А.А.Дмитриев фикеренчә, «Идел-Кама Болгариясе»нең төньяк- кенчыгыш чикләре булып Оса һәм Красноуфим өязләре торган (49).

Үзләренең килеп чыгышлары турындагы легендаларында Оса һәм Пермь өязе «башкортлары» һәм татарлары без чыгышыбыз белән тарханнардан булабыз, бу җирләргә бик борынгы заманнардан күчеп килгәнбез, аннан соң, Нагай-хан кул астында булдык, дип күрсәтәләр (Госархив Пермской области, ф.316, оп.1., ед.хр.78). Димәк, алар Явыз Иван Казанны алганчы ук шушы урыннарда яшәгәннәр. Икенче чыганакта исә, алар үзләрен, Шатер-Булгар дип атала торган илдән күчеп килдек, Болгар илен XII гасыр ахырларында калдырдык, дип аңлаталар (50). Шатер сүзе, әлбәттә, шәһри сүзенең бозылган варианты булырга тиеш.

Р.Г.Кузеев фикеренчә, гәйнә-тарханнар этник яктан болгар чорына караган кабилә булганнар. Автор, бик күп фактларга таянып, гәйнә-тарханнарның нигезе болгар булуын, Урта Идел халыклары белән бер булуларын исбатлый һәм болай дип нәтиҗә ясый: «... можем зафиксировать твердо установленный факт пребывания предков гайнинцев в том же булгаро-угорском окружении, в котором находились племена юрматы, юрми, буляр и кесе». Автор, гәйнәләрнең Тол буйларына килеп чыгуын XIII- XIV гасырларда булган дип исәпли (51).

Шунысы әһәмиятле, Р. Г. Кузеевның нәтиҗәләре тел материаллары белән тагын бер кабат раслана. Әле генә санап үтелгән кесе, юрми һ.б. кабиләләрнең Көнбатыш Башкортостанда яши торган дәвамчы оныклары, гәйнә-тарханнарның оныклары кебек үк, саф татар телендә сөйләшәләр, аны үзләренең туган теле, ана теле дип саныйлар; аларның телендә башкорт теленә хас булган аерымлыклы күренешләр юк (52).

Әмма гәйнә һәм тархан сүзләренең бер үк этнографик төркемгә карата кулланылуының сәбәпләре, тарханнарның күчеп килү датасы һәм гәйнәләр белән бәйләнеш үзенчәлекләре әлегә ачыкланмаган.

Тарханнарның билгеле бер сословие вәкиле булулары турындагы фикер хаклы, Д. М. Исхаков та шуны яклый (53).

Рус телендәге язма чыганаклар Пермь җирләренә күчеп килгән татарларның биләр булуы турында сөйли. Чыганакларның берсендә күченүчеләрдән Урак бей, Сюндюк булуы турында әйтелә. Аларның әтиләре мулла булган (Югары һәм Түбән Мулла елгаларының исемнәре шуннан калган дип аңлаталар). Күрәсең, ул миссионер буларак шактый зур нәтиҗәләргә ирешкән, чөнки ХVI гасырда Трифон Вятский килгәндә әлеге җирләрдә татарлар һәм остяклар яшәгәннәр инде. Һәм иң әһәмиятлесе, бу ике халык тормыш-көнкүреше белән дә аерылмаган, исемнәре дә төрки исемнәр булган.

Бу мөнәсәбәттә Караганда, бер сорау туа: гәйнә атамасын «башкорт» Килейко Акзкильдин һәм аның иптәшләре алып килмәдеме икән? Беренчедән, 1596 елга караган, К. Акзкильдиннең бу җирләргә кертелүе турындагы документта (54) әлеге төбәк Ульвинская (Рус тизязуында «т» хәрефе өскә чыгарып языла торган булганга ул төшеп кенә калган булырга мөмкин (ягъни, Тулвинская) дип аталган, әле гәйнә термины кулланышта булмаган.

Икенчедән, алга таба да гәйнә атамасы хәзерге Барда районына туры килә торган территориядәге билгеле бер төбәктә генә яшәп калган. Бу төбәк К.Акзкильдинга бирелгән җирләр белән туры килергә мөмкин.

Өченчедән, гәйнә атамасы белән бәйле җир, авыл исемнәре Пермь өлкәсендә түгел, көньяк-көнбатыш Башкортостанда сакланып калган (Миякә төбәгендә). Күрәсең, гәйнәләр шунда яшәгән булганнар.

Дүртенчедән, башкорт күчмә кабиләләренең төньяктагы урманлы җирләрдә яшәве бик шикле. Бу мәсьәләгә карата Р.Г.Кузеев болай дип яза: урманлы җирләргә башкортларның күчүе «не было массовым; лишь небольшие группы башкир, отрываясь от основной массы башкирского населения, переселились на север, видимо, в поисках богатых охотничьих угодий» (55).

Бишенчедән, гәйнә (Гайни, Гайнетдин) атамасының килеп чыгуы турындагы риваятьтә дә чагыштырмача соңгырак чорга караган вакыйгалар чагылган булса кирәк: Гайни Төньяк Урал алды тирәсендә җир ала һәм елына бер тиен тиресен Чырдинга илтеп түләргә тиеш була (56). Югарыда әйтелгәнчә, Чырдинга ясак түләү, Казан ханлыгы җимерелгәч, Урал тирәсендәге җирләрдә Себер Приказы оешкач (Чырдин шуның бер өязе булган, Күңгер өязе бераз соңрак төзелә) булган.

Шулай итеп, гәйнә атамасының килеп чыгышы соңрак килеп кушылган компонент белән бәйләнгән булырга да мөмкин. Тик ул Идел төрки компонентына зур йогынты ясый алмагандыр.

Пермь татарларының борынгы чыгышлары Идел буе төркиләре белән уртак икәнлеген исбатлый торган башка төр дәлилләр дә бар.

Пермь татарлары яши торган регионның топонимикасына игътибар итик. М.З.Зәкиев «Пермь» сүзенең килеп чыгышын бий + ирем (кешем) кушма сүзе белән бәйләп аңлата (57).

Красноуфим шәһәре янында Болгары дип атала торган сырт бар. Академик И.И.Лепехин 1770 нче елларда бу сыртның урыны-урыны белән җимерелгән урыннары бар һәм алар ниндидер борынгы бина калдыкларын хәтерләткән кебек, дип язган (58). Пермь районында Болгары авылы бар. О.Н.Бадер һәм В.А.Оборин Очер районындагы Черти авылы халкының яртысын әле дә болгар дип йөртәләр, дип язалар (59). Пермь краеның җир-су атамалары, нигездә, пермь-фин-угыр халыклары теленнән алынган. Мәсәлән: Сылва, Шаква, Тулва һ.б. Аларның -ва компоненты татарча су дигән сүз. Гәрчә бу елгаларның бик матур яңгырашлы татар вариантлары да бар. Мәсәлән, пермь татарлары аларны Тол суы, Сөл иле дип атый.

Пермь һәм Югары Мулла районнарындагы Югары Мулла, Түбән Мулла гидронимнары пермь татарларының борынгы бабаларыннан калган атама. Риваятьләрдә Югары Мулла бассейнында Урак бей Маметкулов, ә Түбән Мулла тирәсендә аның энесе Ирак бей Сюндюк бей Маметкулов яшәгәнлеге турында хәбәр ителә.

Авыл исемнәрендә дә төрки чыгышлы сүзләр бар. Мәсәлән: Әри түз (Усть Арий), Башап түз, Тәләс түз, Тор түз һ.б... Истәк авылы исемендә остяк сүзенең бер варианты чагылган.

Менә шул рәвешле топонимикада да эз калдырырлык борынгы халык булган пермь татарларының бабалары.

Пермь татарларының формалашуында Идел буе төрки компонентының хәлиткеч роль уйнавын тел материаллары да раслый: пермь татарлары сөйләше безнең әдәби телебезнең формалашуында нигез ташы булып торган урта диалектка карый. Алай гына да түгел, ул әлеге урта диалектның перифериядәге, борынгылыкны аеруча нык саклап килә торган сөйләшләре (нократ, касыйм, подберезье, керәшен) рәтенә керә.

Бер-берсеннән шактый ерак урнашкан төбәкләрдә булуларына карамастан, перифериядәге бу сөйләшләр бертөркем борынгы күренешләре белән үзара берләшәләр. Мондый факт аларның кайчандыр бергә, бер территориаль берәмлелек эчендә яшәгәнлекләре һәм шул вакытта ук казан татарлары сөйләм теленең төп билгеләре формалаша башлавы турында сөйли (60).

Шул, борынгы чорда ук татар теленең төп сүзлек составы да оеша башлаган. Әлеге сөйләшләр бертөркем борынгы сүзләр белән дә зур уртаклык күрсәтәләр. Пермь татарлары сөйләменең болгар чоры белән зур бәйләнешен күрсәтә торган сүзләргә игътибар итик: иләсә (чувашча - алса) - бияләй, озан (чувашча, осан, себер телендә -осан) - көртлек, кәләүт - тукыма төре («Кыйссаи Йосыф»та да шулай ук) һ.б.

Бу күзлектән караганда, пермь татарлары сөйләме һәм карачай-балкар телләре арасындагы параллельләр аеруча игътибарга лаек:


кар. -балк.
чара табак
чукук
чукук этарге
эгер

еч
балгъа еч
туч

генчарыкъ
мәгънәсе
зур табак
очкылык
очкылык тотарга
бурзай, ау эте

хас, яратучан
бал яратучан
алюминий

тиредән тегелгән аяк киеме
Пермь сөйләме
чара табак
чыкык
чыкыклау
әкәр

үч
балга үч
туч балдак

конҗорык
мәгънәсе
шулай ук
шулай ук
шулай ук
песи һәм этнең ата булганы
шулай ук
шулай ук
Арзанлы металлдан эшләнгән йөзек
шулай ук

«Конҗорык» сүзенең таралыш ареалы бик чикле, ул күрше Златоуст сөйләшендә дә бар. Башкорт телендә дә төньяк-көнчыгыш Башкортостандагы сөйләшләрдә генә билгеләнгән, ә ул Кавказ телләренең барысында да таралган. Күрәсең, бу сүзне пермь татарларының борынгы бабалары-болгарлар шул яклардан алып килгән булганнар.

Шулай итеп, тарих, археология, этнография, топонимия, тел материаллары пермь татарларының формалашуында Идел буе төркиләренең роле зур һәм хәлиткеч булуын бик ачык күрсәтәләр.

Урта Идел һәм Урал алды халыклары арасындагы этник бәйләнешләр соңга таба да (мәсәлән, аеруча Казан ханлыгы җимерелгәч) көчәя, тирәнәя барган (61). Күп кенә татарлар, чукындырудан качып, Урал якларына качалар. Казан ханлыгы җимерелгәннән соң Идел буеннан, татарлар белән бергә, чувашлар, марилар, удмуртлар да күчеп киләләр. Күчеп килүчеләр татарлар яши торган территориянең төрле төбәкләреннән килгән булырга мөмкин. Мәсәлән, пермь татарлары сөйләшенең тау ягы сөйләшләре белән аерым уртаклыгы бар. Ә Сылва урынчылыгында татар теленең урта диалектындагы Мамадыш сөйләшендә генә табыла торган үзенчәлекләр бар. Пермь районы тирәсендәге авылларда нократ сөйләше белән уртак үзенчәлекләр күзәтелә.

Революциядән соң Идел-Урал бәйләнешләре радио, мәктәп һәм матбугат аша бара.

Шулай итеп, борынгы чорларда ук булган тарихи бергәлек берничә гасырлар буе дәвам итеп килә. Күп кенә галимнәр пермь татарларының казан татарлары белән якын икәнлекләрен аерым ассызыклап күрсәтеп килгәннәр (62). Тел үзенчәлекләре ягыннан да, пермь татарлары сөйләше башкорт теленнән бик нык аерыла. Мәсәлән, аларның сөйләшендә ч, с авазлары үзләре әйтелә (сарык, чәч, су, сал, чәчә һ. б.), ягъни авазлар составы, сүзлек фонды, сүзләрне ясау яки төрләндерү (агастар түгел, ә агачлар; һарыкты түгел, сарыкны; һүзде түгел, ә сүзне һ. б.) үзенчәлекләре аларның татарча сөйләшүен күрсәтеп торалар. Кыскасы, Пермь төбәгендә яшәүче «пермь татарлары», «гәйнә татарлары» яки «гәйнә башкортлары», «күңгер яклар» дип аталган халыкларны нигездә татар халкының аерылгысыз бер этник төркеме итеп карарга тулы нигез бар.

ЧЫГАНАКЛАР:
1. Вестник статистики - N 7 - 1980, с. 61.
2. Центральный государственный архив древних актов, Ф. 1209, опись 1, кн.153.
3. Рахматуллин У.Х. Крестьянское заселение Башкирии в ХVII-ХVIII в в. II Крестьянство и крестьянское движение в Башкирии в ХVII -начале ХVIII века - Уфа 1981, с.7.
4. Бу турыда киңрәк мәгълүмат аласы килгән кешегә түбәндәге хезмәтләрне күрсәтәбез: Гуревич Н.А. Племенной состав населения Уфимской губернии и приблизительная численность его в 1878 г. Изд-во Уфимского стат. комитета, 880; Пермские татары - Казань, 1983; Кузеев Р.Г. Происхождение башкирского народа. -Уфа, 1974; Рамазанова Д. Б. Грамматические особенности говора пермских татар (Материалы по татарской диалектологии.- Вып.З. - Казань, 1974.; Рамазанова Д. Б. Некоторые вопросы истории формирования пермских татар/Пермские татары - Казань, 1983.; Рамазанова Д. Б. История формирования татарских говоров юго-западной Башкирии. -Казань, 1984.; Рамазанова Д. Б. К истории формирования татарских говоров северо-западной Башкирии /по данным архивных и исторических источников/ ./Исследования по исторической диалектологии татарского языка.- Вып.З. - Казань, 1985.; Исхаков Д.М. Из этнической истории татар восточных районов Татарской АССР до начала XX века. /К вопросу об этнической истории Татарского народа. -Казань; 1985; Алмаз Җ. Башкортостанның Дүртөйле һәм Илеш районнары татарларының сейләшенә карата/ Татар теле һәм диалектологиясе мәсьәләләре. -Казан, 1959; Афлетунов А. Ш. Языковые особенности татар западной и юго-западной части БАССР: Автореферат... канд. филол. наук. - Казань, 1961 һ. б.
5. Историко-географические описания Пермской губернии, сочинение для атласа 1800 года. - Пермь, 1801,-§37, 38; Чупин Н.К. Географический и статистический словарь Пермской губернии - т.1 -Вып.1, 1873, с.524.; т.II, 1878 - 1880, с.112.
6. Бессонов А.Г. О говорах казанского татарского наречия и об отношении его к ближайшим к нему наречиям и языкам. Журнал Министерства народного просвещения,- ч. 216.- Спб., 1881; Җәләй Л. Татар диалектологиясе.-Казан, 1947; Сарманаева Д. М. Урта Урал татарлары телендә диалекталь үзенчәлекләр: Дисс.канд.   Филиал.наук, Казань, 1948; Бурганова Н. Б., Махмутова Л .Т. К вопросу об истории образования и изучения татарских диалектов и говоров. Материалы по татарской диалектологии.- Вып.2.- Казань, 1962; Рамазанова Д.Б. Пермь татарлары сөйләшендә кайбер лексик үзенчәлекләр//Вопросы тюркологии.-Казань, 1970; Её же. Некоторые вопросы истории формирования пермских татар// Пермские татары. - Казань, 1983.
7. Атлас татарских народных говоров Среднего Поволжья и Приуралья и комментарии к Атласу...- Казань, 1989.
8. История Татарской АССР.-Казань, 1968, с.35.
9. Генинг В.Х. К вопросу о продвижении Сибирского населения в Западное Приуралье в 1 тыс.н.э. // Вопросы истории Сибири и Дальнего Востока.-Новосибирск, 1962, с.334.; Халиков А.Х. Истоки формирования тюркоязычных народов Поволжья и Приуралья// Вопросы этногенеза тюркоязычных народов Среднего Поволжья.-Казань, 1971, с.З.; Мажитов Н.А. Прохождение башкирского народа //Археология и этнография Башкирии. - вып. IV.- Уфа, 1971; Старостин П.Н. Этнокультурные общности предбулгарского времени в Нижнем Прикамье// Вопросы этногенеза тюркоязычных народов среднего Поволжья.- Казань, 1971, с.53 и др.
10. Закиев М.З. Проблемы языка и происхождения волжских татар. - Казань, 1986, с. 43.
11. Мещерский К.А. История иудейской войны Иосифа Флавия в Древнерусском переводе. - М.-Л., 1958, с.454, 530;
12. Шпилевский С.М. Древние города и другие булгаро-татарские памятники в Казанской губернии. - Казань, 1877, с. 115.
13. Хабичев М. А. Карачаево - балкарское именное формирование. - Черкеск, 1977, с.75.
14. Дмитриев А.А. Пермская старина. - Пермь, вып.1, 1884, с. 102-180; вып II, 1890, с.36; вып. V, 1894, с.29-98.
15. Дмитриев А.А. Күрсәтелгән хезмәт; Шишонко В. Пермская летопись,- Пермь, Период III, 1884, с. 215, 343; Смирнов А.П. Волжские Булгары //Труды Государственного исторического музея. Вып. 19. -М., 1951, с. 86; Вишневский Б. Н. Следы угров на Западном Урале//Пермский государственный университет им. А.М.Горького/Ученые записки.- т.XII. - вып.1: Труды Камской археологической экспедиции. - Вып. III.-Пермь, 1960, с. 256-257 и др.
16. Генинг В.Ф. Очерк этнических культур Прикамья в эпоху железа// Труды КФАН СССР. Серия гум. наук.-Вып. 2. - Казань, 1959, с. 212; Бадер О.Н., Оборин В.А. На заре истории Прикамья.-Пермь, 1958, с. 214.
17. Казаков Е.П. Памятники болгарского времени в восточных районах Татарии,- М., 1978, с.83-99; Исхаков Д.М. Күрсәтелгән хезмәт.
18. Дмитриев А.А. "Житие св. Трифона Вятского" как источник сведений о Перми Великой XVI века//Критические заметки по истории Перми Великой ХVI века.- Пермь, 1893, С. 13-19.
19. Дмитриев А. А. Пермская старина. Пермь.- Вып.1, 1884, с.102, 115.
20.  Шишонко В. Писцовые книги Пермской губернии Соликамского и Кунгурского уездов. - Пермь, 1872, с. 119-150.
21. Исхаков Д.М. К вопросу об "остяцком" компоненте пермских татар и его связи с носителями сылвенской культуры// Проблемы средневековой археологии Урала и Поволжья.- Уфа, 1987.
22. Кара: Гурвич Н.А. Племенной состав населения Уфимской губернии и приблизительная численность его в 1878 г. Изд-во Уфимского стат. комитета, 1880; Кузеев Р.Г. Происхождение башкирского народа. - Уфа, 1974, с. 164, 323; Рахматуллин У.Х. Күрсәтелгән хезмәт, 7 б. һ.б.
23. Бударин М.Е. Прошлое и настоящее народов северо-западной Сибири. - Омск, 1952.
24. К истории башкирского землевладения в Пермском уезде и грамоты башкир// Труды Пермской ученой архивной комиссии.-Вып.З. - Пермь, 1896.
25. Шишонко В. Пермская летопись.- Пермь, Период 1, 1881.
26. Бахрушин С. В. Остяцкие и вогульские княжества в ХVI-ХVIII веках -Л., 1935, с. 5.
27. Преображенский А. А. Очерки колонизации Западного Урала в ХVI - начале ХVIII вв. - М., 1956, с. 12.
28. Исхаков Д.М. Из истории изучения формирования тюркоязычного населения Пермского края// Пермские татары. - Казань, 1983, с. 8-9.
29. Закиев М.З. Проблемы языка и происхождения волжских татар.-Казань, 1986; Исхаков Д.М. К вопросу об "остяцком" компоненте пермских татар... //Проблемы средневековой археологии Урала и Поволжья.-Уфа, 1987.
30.   Чупин Н.К. Географический и статистический словарь Пермской губернии.- т. 1. - вып. 1. 1873, с. 524; Т II. -1878-1880, с. 112.
31. Миржакова С.Ф. Южный диалект башкирского языка - М., 1979, с.66.
32. КузеевР.Г. Башкирские шежере.-Уфа, 1960, с. 164
33. Кузеев Р. Г. Происхождение башкирского народа, с. 204, 503.
34. Фасеев Ф.С. "Тарих намэ-и Булгар" Таджеддина Ялчигулова// Историко-лингвистический анализ старописьменных памятников.-Казань, 1983, с. 154-155.
35. Закиев М.З. Проблемы языка и происхождение волжских татар, с.42.
36.   Исхаков Д.М. К вопросу об "остяцком" компоненте пермских татар..., с. 119; Его же. Из этнической истории татар восточных районов Татарской АССР..., с 53-54.
37.   Григорьев В. В. Булгары// Энциклопедический лексикон.-СПб., 1836.- т.VII., с 295-296; Шпилевский СМ. Древние города, С.159; Руденко С.И. Башкиры. - М.-Л., 1955, с.33; История Татарии в документах и материалах. - М., 1937; Бадер О. Н., Оборин В. А. На заре истории Прикамья, с. 157-177; Мажитов Н.А. Происхождение башкирского народа// Археология и этнография Башкирии.-Вып. IV.-Уфа, 1971, с. 15; Халиков А.Х. Истоки формирования тюркоязычных народов Поволжья и Приуралья//Вопросы этногенеза тюркоязычных народов Среднего Поволжья. -Казань, 1971, с. 34; Халиков А.Х. Общие процессы в этногенезе башкир и татар// Археология и этнография Башкирии.- Вып.IV.- Уфа, 1971. Кузеев Р. Г. Происхождение башкирского народа, с. 408; Лызлов А. Скифская история. -М., 1990, с.18 и др.
38. Бадер О.Н., Оборин В. А. На заре истории Прикамья, с. 175-177.
39. Дмитриев А. А. Пермская старина, вып. 1, с. 57.
40. Закиев М.З. Проблемы языка и происхождения волжских татар, с. 54-60.
41. Закиев М.З. Татары: проблемы истории и языка. - Казань, 1995, с. 58 - 67.
42. Хлебникова Т. А. Керамика памятников Волжской Болгарии/к вопросу об этнокультурном составе населения/. М. -, 1984, с. 39 -44.
43. Бадер О.Н., Оборин В.А. На заре истории Прикамья, с. 175 -177.
44.   Халиков А.Х. Происхождение татар Поволжья и Приуралья.-Казань, 1978, с.91; Татары Среднего Поволжья и Приуралья. - М., 1967, с.43; Казаков Е.П. Памятника болгарского времени в восточных районах Татарии. - М., 1978, с.97.
45. Юсупов Г. В. Введение в булгаро-татарскую эпиграфику.- М.-Л., 1960; Смирнов А. П. Волжские Булгары//Труды Государственного исторического музея.- Вып. 19.-М., 1951, с.54-55.
46. Кузеев Р. Г. Происхождение башкирского народа, с. 326 - 329.
47.   Историко-географическое описание Пермской губернии, сочиненное для атласа 1800 года. -Пермь, 1801, с. 38.
48. Шунда ук.
49. Дмитриев А. А. Исторический очерк Пермского края. - Пермь, 1896, с. 5, 25.
50. Историко-географическое описание Пермской губернии, с. 37.
51.  Кузеев Р. Г. Происхождение башкирского народа, с. 342-347.
52. Кара: Махмутова Л.Т. Некоторые наблюдения над лексикой касимовского говора татарского языка// Материалы по татарской диалектологии.- Вып.2.- Казань, 1962; Рамазанова Д. Б. К вопросу о формировании белебеевского говора// Исследования по исторической диалектологии татарского языка.   - Казань, 1979; Её же. История формирования татарских говоров Юго-западной Башкирии.- Казань,   1984; Её же. К истории формирования татарских говоров, с. 4-91, Хайрутдинова Т.Х. Бирский говор среднего диалекта татарского языка//Исследования по исторической диалектологии татарского языка. - Казань, 1985. с. 36 - 62; Атлас татарских народных говоров.., и др.
53. Исхаков Д. М. Из этнической истории татар восточных районов Татарской АССР до начала XX века// К вопросу об этнической истории татарского народа.- Казань, 1985.
54. Рамазанова Д. Б. Грамматические особенности говора пермских татар// Материалы по татарской диалектологии.
55. Кузеев Р. Г. Очерки исторической этнографии башкир.- Ч.1.-Уфа, 1957, с. 45.
56. Ахметзянов М. И. Историческое предание об образовании пермских татар//Пермские татары. - Казань, 1983, с. 161-163.
57. Закиев М.З. Проблемы языка и происхождения волжских татар, с.54.
58.   Сборник материалов для ознакомления с Пермской губерний.-Вып. III - Пермь, 1891, с.39.
59. Бадер О.Н., Оборин В.А. На заре истории Прикамья, с. 177.
60. Бурганова Н. Б., Махмутова Л .Т. К вопросу об истории образования и изучения татарских диалектов и говоров//Материалы по татарской диалектологии.- Вып.2. Казань, 1962, с. 18-19.
61. Кара: Татары Среднего Поволжья и Приуралья,с.38-44; История Татарской АССР. - Казань, 1968, с.69, 76; История Татарии в документах, с. 213-219, 244, 312-313; Бахрушин С. В. Научные труды. - Т.З. - М., 1955, 49 - 95; Шишонко В. Пермская литопись һ.б.
62. Кара: Мельников П. И. Поездка в Кунгур// Московитянин.-Ч.Ш. /14 5-6/. - М., 1841; Чупин Н.К. Географический и статистический словарь Пермской губернии. - Т.1. - Вып.1, 1873; вып. II, 1875; вып.З, 1876, Т.П. -1878-1880. Георги И. Г. Описание всех обитающих в Российском государстве народов. - СПб., 1799 һ.б.


Главная/Книги/ "Пермь татарлары турында"
первый сайт Бардымского района
© 2003-2004, http://barda-perm.narod.ru/
Hosted by uCoz