первый сайт Бардымского района © 2003-2004, http://barda-perm.narod.ru/

Барда

 

Kitaplar

Главная/Книги/"Пермь татарлары турында"

Пермь татарлары

Дамир Исхаков,
тарих фәннәре кандидаты

Пермь татарлары—татар халкының үзенчәлекле бер этнографик төркеме. Ул төркем вәкилләре Пермь һәм өлешчә Свердловск өлкәләрендә яшиләр (соңгы өлкәнең чиктәш районнарында). Революциягә кадәрге административ-төбәк бүленеше буенча пермь татарлары Пермь губернасының 4 өязе (Пермь, Оса, Күңгер һәм Красноуфим) составына кергәннәр. Ләкин, пермь татарлары турында сөйләшкәндә, аларның күршеләре булган (кайбер очракта бер үк авылларда яшәгән) «башкорт» дип аталган төркем вәкилләрен дә читтә калдырырга ярамый. Беренчедән, аларның шактый өлеше башкорт дип элекке вакытларда гына аталып йөреп, хәзер үзләрен татар дип исәпли. Икенчедән, паспорты буенча «башкорт» дип язылганнары да (алар Пермь өлкәсенең Барда районында тупланган) татарлардан телләре, культура-көнкүрешләре белән һич тә аерылмыйлар. Шуңа күрә бу якларда яшәүче милләттәшләребез паспорт буенча билгеләнгән «миллилек» (национальность) турында әллә ни уйлап тормыйлар, элек-электән кыз биреп, кыз алышып яшәгәннәр һәм сөйләшкәндә бер-берсен аерым халыкка бүлеп түгел, ә ике «якка» бүлеп кенә сөйләшәләр («Барда яисә Гәйнә ягы» һәм «Күңгер ягы» дип). Татар һәм башкорт дип йөртелүче бу ике төркемнең бик тирән тарихи бердәмлеге бар. Монда шуны гына әйтеп үтәсе килә: хәзерге Барда районына караган «башкорт»ларның бабалары ХVI - ХVII йөздә төрле исем белән аталган, шул исәптән «татар» исеме астында да йөргәннәр. Мәсәлән, 1618 елгы документта «Гәйнә волосте Тулва елгасы (хәзерге Барда районы территориясе—Д. И.) буеннан... татар кешесе Иванайко Бахторозов» телгә алына. 1619 елны «тулвалы ясаклы татар... Байса Енбатыров» турында әйтелә. 1619 - 1620 елларда «Тулва татарлары» еш искә алына (1). Шул ук хәл ХVII йөз ахырларында да күзәтелә. Мәсәлән, 1668 елгы документта Барда авылында «татар» һәм «чирмеш» кешеләре искә алына. 1696 елны Сараш авылында (Гәйнә волосте) татар кешесе Ишейко Алишев, «Тулвада Елпачиха» авылында татар кешесе Азняшкә Казаев турында әйтелә (бу мисаллар бастырылган чыганаклардан алынды) (2).

Пермь татарларының формалашуын күпмедер дәрәҗәдә төрле риваять-легендалар, авыл тарихлары һәм шәҗәрәләр чагылдыра. Иң башта шул чыганакларга күзәтү ясыйк.

Кызыклы бер легенданы Пермь өлкәсе Барда районында фольклорчы Ә. Н. Кирәев язып алган (3): «Тол елгасы буена бертуган Гәйнә һәм Әйнә килә (бу легенданың бер варианты буенча, алар күктән тешәләр, ә икенчесе буенча - карлы илләрдән киләләр). Бертуганнар изге боланга утырып баралар. Бер урында болан туктап, аягы белән җиргә тибә. Шул урында явыз хуҗабикә Тулава яшергән ут (яисә кояш) бар икән. Ике бертуган шул ут өчен Тулава белән көрәш башлыйлар, көрәштә берсе үлә. Җиңеп чыкканы, Гәйнә исемлесе, җир астыннан утны (кояшны) алып, болан тиресеннән ясалган капчыкка салып, Тол елгасының көньяк ярына чыгып, анда җәйләү, ил корып, Гәйнә ыруына нигез сала».

Шушы ук якка караган икенче бер риваять Барда районы Байавыл (Куземьяр) дигән авылда яшәгән М.Аптуков тарафыннан язып алынган (4). Кыскача эчтәлеге түбәндәгечә:
«Бохарадан өч туган гаиләләре белән килгәннәр Казан шәһәренә... бер туганнары Казанда калган. Ике туган гаиләләре белән Кама иделе буйлап менгәннәр дә, Толтүзгә (Түз - тамак.— Д. И.) җиткәч, Тол суы буйлап менеп китмәкче булганнар. Әрмәншаһ исемлесе Толтүздә нишләптер тукталып калган, ә Гайнетдин исемлесе Тол суы буйлап менеп киткән дә, Толбаштан бирерәк тукталып калган һәм шунда тора башлаган... Бу җирдә гел урман булгач, иген игәрлек булмаган. Әрмәншаһ балык аулап, балык ашап, шуның белән тукланып торган. Тол суында балык аулаганда Толдан йомычкалар, агач кайрылары агып килеп чыккач, Әрмәншаһ: «Бу су буенда тагын да торучылар булырга кирәк»,—дип, шушы Тол суы буйлап менеп киткән. Бара-бара агасы Гайнетдин янына барып чыккан да, агасы белән кочаклашып, күрешеп танышканнар. Алар танышкан авылга «Танып» дип исем биргәннәр, Әрмәншаһ торган җиргә «Әрәмә» авылы дип исем биргәннәр... Әрмәншаһ Толга төшеп китеп үлгән. Аның хатыны җылый-җылый: «...инде исемең Тол булсын!»—дип дога кыла. Тол исеме шуннан калган.

...Гайнетдин тиен, куян һәм башка төрле хайваннар атып, шуның итен ашап, тиресен җыеп, Күңгер ягына чыгып киткән. Бара-бара Күңгергә барып чыккан да, бу тиреләрне шунда саткан һәм анда сорашкан: «Бу урманнарның, бу җирләрнең баш кешесе бармы?»— дип. Әйткәннәр: «Бу җирләр—бер падишаһ җире, аның падишаһы Чырдин дигән кеше, ул Кама суының башында яши»... Гайнетдин Күңгердән кайткан да киткән Чырдингә...» Шактый өлешен калдырып, кыйссаның ахырын китерәбез:«...Падишаһ дугувыр төзегән (Гайнетдин белән. - Д.И.): «Шушы суына нинди сулар төшәләр, шул суларның башларыннан барлык урман һәм җирләр синең ихтыярда булыр...» Шуның өчен «Гайнский участок» дип атаганнар. Шуның өчен бу илне Гәйнә дип атаганнар».

Хәзер инде XIX йөздә күренекле татар галиме Риза Фәхретдинев кулы белән күчерелгән бер шәҗәрәне карап үтик. Анда әйтелгән: «Урак би сар Иван Василич падишаһга Чырдингә (Чердынь шәһәренә.—Д.И.) барган. Кыш көнендә чаңгы белән барып, баш салып, кол булырга теләгән. Падишаһ сөенеп, жалуанный грамота биреп, ярлыкап кайтарган... Аның кош белән тамгасы, өй башына берәр сусар бирәсе булып кайткан. Сусар тапмас улгандин, Урак би белән Терберди Али углы барып сусар хакына акча түләргә үтенгәннәр. Падишаһ һәм акча рәҗа күреп (яраклы күреп—Д.И.), кабул күреп алынган (5).

Ниһаять, Пермь шәһәреннән ерак булмаган Куян һәм Култай дигән ике авылның халкы исеменнән язылган 1794 елгы бер документта мондый риваятьләр китерелә: «XIII йөздә бабалары Азиядән килеп Идел һәм Кама янында утырганнар, аннан соң Чусовой елгасы тирәсендә яшәүчеләрне буйсындырып, үзләренең күчеп йөрү төбәген Камага коючы елгалар буена җәелдергәннәр... Алар кыпчак һәм Казан патшаларына буйсынганнар, ләкин үзләренең йортларында (аерым бер биләмә, төбәк мәгънәсендә; рус чыганакларында юрт дип бирелә) үз биләре булган. Иван Грозный Казанны буйсындырган вакытта Мулла елгасы тамагында яшәгән мулла татарларының биләре Урак би Мәмәтколов булган, ә Түбән Муллада яшәүчеләрдә би булып аның энесе Сөендек үз кешеләре белән яшәгән, аларның аталары Мәмәткол имам (яисә мулла) булып торган... Бу татар биләре, русларның көчен күреп, үз җирләрендә аучылык белән шөгыльләнергә гадәтләнү сәбәпле, алар кул астындагы кешеләр белән киңәшеп, русларга буйсынганнар. Моның өчен алар хезмәттән тыш һәр гаиләдән яисә йорттан 1 сусар тиресе түләргә тиеш булган... Шуны алар башта Чырдингә, соңга таба тулвалылар белән бергә 1700 елга кадәр 276 шар сусар тиресе итеп, ә 1700 елдан соң акчалата түләп торганнар (6).

Бу риваятькә өстәп, 1784 елны шушы ике авыл халкы һәм барлык Оса өязенә караган «башкорт» һәм «татарлар» исеменнән язылган риваятьне китерик: ...«Бу башкорт һәм татарлар тархан нәселеннән булып, үзләре сөйләшүләре буенча, монда бик борынгыдан яшиләр. Иван Васильевич Казанны алгач, алар рус дәүләтенә буйсынганнар, ә аңарчы үз хөкемдарлары нугай патшасына буйсынып торганнар. Ул вакытта тагы ниләр булганлыгын алар хәтерләми, ләкин шуны ишеткәннәре бар: аларның ханы боларның иң яхшы кешеләреннән кызларын алып үзендә берәр ел тотып кире кайтара торган булган, аннан соң башкалардан тагын кызлар алып, бу кызларның саны 10-20 булып, кызларның аталары мондый хәлне үзләре өчен күңелсез вакыйга дип санаганнар» (7).

Бик әһәмиятле бер шәҗәрә текстын да күрсәтү кирәк (аны М.Госманов Пермь өлкәсе Уинск районы Иштирәк авылында табылган бер кулъязмадан алган; үз чиратында ул шәҗәрә шул ук өлкәнең Октябрь районы Саз авылында укучы бер шәкерт тарафыннан күчерелгән булган). Текстта болай диелә: «Җан-Егет атасы Бойырган, Бойырган атасы Хужаш, Хуҗаш атасы Хуҗа Шәех, Хуҗа Шәех атасы Нур Собу, Нур Собу атасы Дәүләт Бирде, Дәүләт Бирде атасы Сайын хуҗа, Сайын Хуҗа атасы Буйын хуҗа, Буйын Хуҗа атасы Байсары би, Бүреҗан би, Күкбүре би — бу өч агалы-энеле Нугайдан чыкканнардыр. Әүвәл падиша хрзрәтләренә баш салган Хуҗаш бидер...» (8). Искә алынган Саз авылының хәзерге исеме - Йанапай (Енапай) булса кирәк. Ул — иске авыллардан. Моның шулай икәнлеген тел белгече Д. Б. Рамазанова язып алган риваятьләрдән күрергә була.. Аларда Ирән елгасы буена башлап 4 туган - Бикбай, Иштирәк, Йанапай һәм Каръяу (Карҗау) килүе турында сөйләнә. Шушы исемдәге авыллар хәзер дә саклана. Алар кулында җир бик күп булган (9). 1977 елгы җирле район газеталарында чыккан мәкаләсендә Ф.Пшеничников, халыктан ишеткән хәбәрләргә таянып, түбәндәгечә яза: «Енапай һәм Мәмәтев байларның җирләре бик күп булган, ул җирләр аларда 1566 елгы грамота нигезендә калган... Бу вакытта Енапай карт кеше булган». Бу язманың дөреслеген тикшерү авыр, ләкин 1619 елгы бер документта Енабай дигән кеше искә алына. Аның атасы Карей дип йөртелгән (Карей Мемсяков) (10). Этнограф И. Г. Мөхәммәтшин язып алган риваятьләргә Караганда, Карьяу (Карҗау) авылы (аның тагын бер исеме - Иске авыл) чынлапта борынгы авыллардан булып, Күңгер белән бер вакытларда барлыкка килгән дип санала. Күңгер шәһәре исә 1647 елларда төзелеп, аның урынында инде аңарчы ук татарлар яшәгәнлеге билгеле. Риваять һәм шәҗәрәләрдә без татарлар, нугайлар белән очраштык. Эмма ләкин чынбарлык катлаулырак булган, шуңа күрә, пермь татарларының борынгы тарихларына үтеп керү өчен, язма чыганакларга да мерәҗәгать итәргә кирәк.

Шушы чыганакларның иң әһәмиятлеләреннән берсе - ХVII гасырда язылган, эчтәлеге ягыннан ХVI гасырның 70 нче елларына караган «изге Трифон» (1543-1612 еллар) исемле рус миссионеры тормышына багышланган язмадан гыйбарәт (11). Шунысы игътибарга лаек: бу Трифон дигән кеше 1570 еллар тирәсендә югарыда искә алынган Түбән Мулла елгасы буенда берникадәр торып алган һәм соңыннан аның тормышын тасвирлаганда эле исән булган.

Трифон бу якларга, инде алар Рус дәүләтенә кушылгач, Строгановлар биләмәләреннән Кама елгасы буенча көймәгә утырып килеп чыга. Бер буш җиргә чыгып, шунда тора башлый. Ләкин бу җир шунда яшәгән халыкның (алар документта «остяк» дип аталганнар) изге урыны булып чыга. Документка сүз бирик (эчтәлеген бозмас ечен, хәзерге рус теленә яраклаштырып, русча бирәбез):
«Место же то... было кладбище остояцкое или жертвище идольское. Там стояли деревья великие и ветвестые... Узнав о поселении близ их остяцких жилищ Трифона, начальный их человек, по имени Зевендук, собрав с собой нечистывых остяков до 70 человек... пришел туда...» Шуннан соң, танышкач, Трифон аларга христиан дине турында сөйли һәм болай ди: «...Вы веруете не небесному творцу Богу... но нечувственным кумирам, глухим и бездушным богам». Бу турыда Зевендук һәм аның иптәшләре Амбал исемле князьләренә барып әйтәләр. Бераз торганнан соң Трифон аларның изге агачларын кисеп аудара. Текстта язылган: «идолжертвенное древо, глаголемое ель самое большое среди прочих... Утварь бесовская на дереве... серебро, злато, шелк и ширинки и кожи...» Бу турыда белгәч, Амбал күп кеше җыеп килә һәм әйтә: «его отцы наши и мы почитали как бога... велик бог христианский и нашего бога сильнее». Шулай дип әйтүгә карамастан, «остяклар» Трифонга кагылмыйлар, ә шикаять белән-Сылва елгасы буена - рус шәһәрчегендәге администрация-идарә урнашкан җиргә баралар. Рус администрациясе вәкиле аларга Трифонга тимәскә куша. Бу вакыйгадан соң, үзләре өчен уңай бер вакытта «остяклар», Зевендук белән килеп, Трифонны үтерергә дә җыеналар. Ләкин «житие» буенча могҗиза булып, шунда «изге җан» күзгә күренмәс була. Шуннан соң инде «остяклар» һәм «вогуллар» (барысы да түгел, кайберләре, бигрәк тә князьләренең кызлары) чукыналар, Трифонны хөрмәт итә башлыйлар.

Билгеле, бу язмага төрлечә карап була, ләкин ике әйберне инкарь итеп булмый: беренчесе - Сылва елгасы тирәсендә яшәүче җирле халык арасында ХVII йөз башында ук рус (христиан) исемнәрен очратырга була, икенчесе - язмада искә алынган Зевендук исемле «начальник» һәм риваятьләрнең берсендә күренгән Урак бинең энесе Сөендек бер үк кеше булып чыга, чөнки вакыт һәм җирлек туры килә. Шулай итеп, безнең алда «остяклар» пәйда була.

Әйтергә кирәк, «остяк» (татарча һәм башкортча—иштәк) дигән төркемнең пермь татарларынын, бабаларының берсе булуы турында документлар бик күп һәм бу мәсьәлә бәхәссез (12). Берничә чыганак кына китерик. 1760 елны Яңа Байсы дигән авыл татарлары әйтә: «Аларның бабаларының бабалары һәм бабаларына 1627-28 еллардагы кенәгәләр буенча бирелгән җир биләмәләрендә остяклар язылган, соңыннан шул авылда алар татар дип йөртеләләр». 1798 елны әйтелгән авылдан бер татар аңлатып бирә: «1627-28 еллардагы кенәгәләрдә күрсәтелгән, остяк дип исемләнгән Байса Акбашев һәм Урмамет Гайсин аларның бабалары була». Красноуфим өязендә яшәгән татарлар XIX йөз башына караган бер документта язалар: «Чынлап та, остяклар бу җирләрдә яшәгәннәр һәм инде күптән башка җирләргә күчеп киткәннәр, ә кайберләре (игътибар— Д.И.) татарлар белән туганлашып, алар белән кушылган, алардан соң Сарс елгасы буенда калган җирләр, уртак биләмә буларак, Югары Ирән татарлары дачасында һәм татарга әйләнгән остяклар биләмәсендә калган». ХVII йөз башына караган (1610-1620 елларга) документларда Сылва һәм Ирән елгалары бассейнында яшәгән халык гел ике төркемгә бүлеп йөртелгән - «остяк»ка, «татар»га. Ләкин инде шул вакытта ук «татар» белән «остяк» арасында әллә ни аерма булмаган, ахрысы. Чөнки бер документта мондый кызык аңлатма бар: «Югары Сылва татары остяк Беклибай Еболаков». Димәк, бу очракта «остяк» шул ук «татар» булып чыга.

Безнең күзәтүләр буенча, ХVI йөзнең ахыры—ХVII йөзнең башлары тирәсендә Тол елгасы буенда яшәүчеләр «башкорт» һәм «татар» дип йөртелсә («остяк» атамасы сирәгрәк кулланыла), Сылва һәм Ирән елгалары бассейнында яшәүчеләр «остяк» һәм «татар»га бүленеп, «башкорт» дип азрак аталганнар. (Ләкин ХVII йөзнең урталарыннан аларның да бер өлеше «башкорт» дип языла башлаганнар). Кайбер галимнәрнең фикере буенча (өлешчә без аларга кушылабыз), мондый бүленешләрнең бер сәбәбе - ике административ өлкәгә карау (Уфа һәм Күңгер өязләренә), ягъни Уфа өязенә керүчеләр күбрәк «башкорт», ә Күңгер өязендәгеләр «татар» булганнар. Әмма, кем дип аталуларына карамастан, бу төркемнәрнең этник нигезләрендә зур уртаклык булган. Әйтик, шул ук Трифонның «житие»сендә, чыршы агачы үскән «изге урын» турында мондый юллар бар: «...было тут их, агарян и многих язык идольское жертьвище и от всех стран и рек, с Печеры, и с Сылвы, и с Обвы, и с Тулвы, князи их: остяцкий Амбал, вогулский Бебяк и иные многие языки со всеми своими улусы, остяки и вогулучи... в то... место съежались... по своей поганской вере, идольские жертвы творили под деревом...». Күргәнегезчә, Тол елгасы буе «остяклар» яшәгән урын булып чыга. Чөнки «вогуллар», башка чыганаклар буенча, Обва елгасы ягында яшәгән. Шуны да искәртик: руслар «остяк» дип хантларны, «вогул» дип мансиларны атаганнар. Димәк, сүз монда, гомумән, угор халыклары төркемнәре турында бара.

Мәкаләбезнең бу өлешендә пермь татарларының этник катлауларын һәм компонентларын билгеләп, аларның бер төркем булып формалашу процессына аңлатма бирү бурычы куела. Бу шактый катлаулы эш һәм аны башкарып чыгу өчен безгә пермь татарлары оешуның төрле этапларын аерып, якынрак чордан «түбәнгә» төшә бару юлын сайлау кулайрак булыр.

а) Урта Идел буеннан күчкән татарлар (ХVI йөзнең икенче яртысы - XX йөзләр).
Пермь татарларының Идел—Урал буенда таралып урнашкан татар халкының этнографик төркеме булып оешуның соңгы чорында, ягъни ХVI-ХХ йөзләрдә, Пермь якларына Урта Идел төбәгеннән күчеп килүче милләттәшләр зур роль уйнаган. Миграция процессы бигрәк тә Казан ханлыгы Рус дәүләте тарафыннан яулап алынгач көчәйгән. Бу турыда беренче чиратта этнографлар язып алган авыл тарихларына бәйле булган риваятьләр сөйли (13). Аларда татарларның «Казан ягыннан», «Татарстаннан» Иван Грозный вакытында чукындырудан качуы турында сөйләнә. Кайбер очракларда халыкның чыккан урыны төгәлрәк итеп: «Казан ягыннан, Саба районыннан», «Чистай өязеннән», «Сембер губерниясеннән»,—дип күрсәтелә. Күчеп килүләр турында риваятьләр Барда районында да бар (мәсәлән, Танып авылында), ләкин бу күбрәк татарлар яшәгән авылларга карый (Енапай, Тор-Түз, Агафонкова, Саескан, Урта Богалыш, Түреш, Туктамыш Һ.6.). Тарихи чыганаклар да миграция турында сөйли. Әйтик, Тор-Түз авылында Казан ягыннан күчүчеләр арасында Кызылбай, Тимербай һәм «ар» Актырнакбай телгә алына. Тарихи документларның берсендә исә (1625 ел) бу кешеләрнең татарлардан икәнлеге, Иметкай, Тимербай һәм Кызылбай - «Левкас балалары» дип язылган. Алар һәм аларның туганнары кулында инде җир биләмәләре булган (14). Ләкин әле 1623-24 еллардагы халыкны исәпкә алуда бу кешеләрнең исемнәре күренми (15). Димәк, алар бу исәптән соң килгәннәр. Шулай ук Енапай авылы зиратында, И. Г. Мөхәммәтшин язмасы буенча, «Әгерҗе кызы Фатыймага» куелган 1664 елгы таш булган. Гомумән, ХVII - ХVIII йөзләрдә Пермь якларында Татарстанның Тау ягыннан, хәтта Касыйм өязеннән күчүчеләр дә документларда күренә. Ниһаять, Урта Идел буеннан булган миграция турында культура үзенчәлекләре дә сөйли. Мәсәлән, пермь татарлары торган авылларның кайберләрендә җыен бәйрәме үткәрелгән. Әйтик, Тор-Түз авылында «җуа җыены» бәйрәм ителгән. Шушы исемдәге җыен исә Татарстан авылларында да булган (Балтач, Зеленодол, Апас, Әгерҗе районнары).

Мондый фактларны тагын да өстәргә булыр иде. Ләкин төп фикер аңлашылса кирәк: пермь татарларының соңгы «катламын» Урта Идел ягыннан күчеп килгән татарлар тәшкил итә. Алар үзләре белән Идел төбәгендә таралган культура үзенчәлекләрен дә алып килгәннәр. Пермь якларында мөселман дине йогынтысы нык көчәю дә күчеп килүчеләр белән бәйле дип уйларга урын бар. Билгеле, Урал буена ислам дине үтеп керү инде ХIV йөзләрдән үк активлаша башлаган. Шуңа күрә миссионерлык белән шөгыльләнгән Трифонның «остяклар»ны гел мәҗүси итеп күрсәтергә тырышуына тәнкыйть күзе белән карарга кирәк. Бу турыда кайбер галимнәр инде революциягә кадәр үк язып чыктылар. Алар, мәсәлән, Трифон турындагы язмаларга анализ ясап, аларда «остяклар» турында язганда берничә тапкыр «агарян», «бусурман» дигән сүзләр куллануга игътибар иттеләр (16). Ә бу сүзләр русларда мөселман динен тотучыларга карата кулланылган. Аннан сон,, Мулла елгасы буенда яшәүчеләрнең биләреннән Уртак һәм Сөендекнең аталары Мәмәткулның имам (мулла) булуы да шул турыда сөйли. Шулай ук агачка «табыну» мәсьәләсенә дә аек күз белән карарга кирәк. Башкорт культурасын бик яхшы белгән С. И. Руденко, башкортларның иске каберлекләргә табынуларын күрсәтеп (ул татарларга да хас), түбәндәге фикерне әйтә: «Еш кына андый каберлекләр — борынгы курганнарда, а аларны урман каплаган... Шундый каберлекләрдә үсүче агачларга кагылырга ярамаган (17). Шуңа күрә Ирән-Сылва, Тол буйларында яшәгән «иштәкләр»не инде ХVI йөзгә мөселманлыкны кабул итеп баручы төркем дип исәпләргә кирәк. Ләкин ислам динен таратуда Урта Идел ягыннан күчүләрнең аерым ролен күрсәтү дөрес булыр. Мәсәлән, ХIХ йөз урталарында Оса өязе тирәсендә булган П. Небольсин гәйнә башкортлары турында болай ди: «...Сөйләшүләре буенча алар мөселман динен Иван IV чорында үзләрен чорнап алган татарлардан кабул иткәннәр». Үзенең фикерен исбат итү өчен бу галим Гәйнә иле халкында булган мәҗүсилеккә бәйле бер мисалны — «кара нәрсәгә» корбан чалу гадәтен китерә (18).

Тагын бер мәсьәләне әйтмичә булмый: күчеп килүче татарлар еш кына үзләренең элек торган урыннарындагы күршеләре — мордва, мари, удмуртлар белән бергә килгәннәр. Халык хәтерендә сакланган мәгьлүматлар буенча, бу фин халыкларының бер өлеше Пермь ягында татарлар арасында «эреп», ассимиляцияләнеп, алар составына кереп киткән (авыллардагы «ар», «чирмеш» токымы һ.б. атамалары шул турыда сөйли).

б) Кыйлап-кыелдап сөйләшүчеләр, Күңгер һәм Бөркет би (ХҮ - ХҮI йөзләрдә Пермь ягында нугайлар).

Урта Идел ягыннан татарлар килгәнче үк, Сылва һәм Ирэн елгалары буенда халык яшәгән һәм ул халыкның бер өлешен, һичшиксез, нугайлар тәшкил иткән.

Пермь татарларының тел үзенчәлекләреннән башлыйк. Шул үзенчәлекләрнең берсен язучы Риза Ишморат истәлекләрендә күрсәтеп: «Без инде Уразай авылында яши башлагач (Минзәлә ягы), биредә гәйнә илендәгечә, кыйлап-кыелдап сөйләшүне бераз оныткан идек» (19). Тарихчы М.Госманов күрсәткәнчә, «кый» кушымчасы кушып сөйләшү (бардым-кый, алдым-кый, ягъни, бардым бит, алдым бит) Кавказ нугайлары өчен хас күренеш (гый-кый вариантында), казакъларда да бар (20). Пермь татарлары сөйләшенең кайбер үзенчәлекләре белән нугай теленең ак нугай диалекты арасындагы охшашлыкны диалектолог Д. Рамазанова да раслый (21).

1623 елгы халыкны исәпкә алу кенәгәсендә әйтелгән: «Карьев остякларының вотчиналары Камгур» (Күңгер)—Д.И.). Кайбер мәгълүматлар буенча, бу исем - Күңгер топонимы (ул, елга исеме булып, соңыннан Кунгур шәһәре исеменә әйләнгән), нугайларның кабилә яисә ыру исемнәреннән (22).

Каръяу (Карҗау) топонимы шулай ук игътибарга лаек. Бу исем гади генә исем түгел, чөнки ХҮМ йөз башы документларында «Карьево улусы» искә алына, аның үзәге, күрәсең, Каръяу авылында булган (23). Шушы нисбәттән бер кызыклы шәҗәрә искә төшә (24) (ул Р.Ишморатның әнисе ягыннан булган шәҗәрә). Башында Бөркет би булып, ул алга таба түбәндәгечә дәвам итә: Алманчык би—Үрдәк би—Сүнчәли би—Сондык би—Кара җау—Турбай—Кармыш—Истәк һ.б. Шәҗәрә пермь татарларына бик якын урында—Бөре өязенең төньягында язып алынган һәм андагы авыллар исемнәрендә (мәсәлән, Үрдәк, Истәк, Турай) югарыда саналган шәхесләрнең исемнәре чагылыш тапкан. Шуңа күрә мондый сорау туа: шәҗәрәдәге Кара Җау белән Карҗау авылы исеме арасында бәйләнеш юк микән? Әгәр дә ул бәйлелек бар икән, Буркыт би исеме безне кайсы якка алып барыр? Әйтергә кирәк, Риза Ишморат кулындагы шәҗәрәдә мондый юллар бар: «Буркыт биләр Чыңгыз хан иде. Синең агачың чаган, кошың һөд-һөд, тамгаң әмзәдер (25) (монда бераз мәгънә бозылган бугай, чөнки сүз Чыңгыз ханның әйткән сүзе турында бара: ул кабилә башларЫна кабиләнең билгеләре булган агач, кош һәм тамганы «бүлеп» бирә). Бу язманың эчтәлеге «Дәфтәре Чыңгызнамә» белән туры килә. Анда Чыңгыз хан заманындагы биләр арасында Бөркет би телгә алына (кошы, агачы туры килә; оран да әйтелгән, «борх») (26). Шулай ук Иске Турай авылында табылган (Башкортостанның Дүртөйле районы) тагы бер шәҗәрәдә «шамша-дин ыруы»ның (кабиләсенең) башы итеп Тарагай би күрсәтелгән, аның атасы—Буркат би. Тарагай би «Кырымнан килеп, Агыйдел буйлап күчеп килгән». Аның ике улы—Олы Чокыр һәм Кече Чокыр булганнар. Этнограф Р.Кузеевның, каңлы кабиләсе вәкилләре арасында шушы ук шәхесләр—Тарагай би һәм аның уллары «Кара диңгез буеннан, Кырымнан» килгән, дигән фикере бар. Р.Кузеев бу шәхесләрне кыпчаклар белән бәйли (27). М.Әхмәтҗанов шулай ук «буркут» этнонимының кыпчаклар белән бәйле халыклар арасында таралганлыгын күрсәтә (28). Шулай итеп, без тагын нугай-кыпчакларга килеп терәләбез.

Тарихи материаллар нугайларның бу якларда булганлыгын раслыймы соң? Безнең фикер буенча, турыдан-туры булмаса да, раслый. Мәсәлән, 1547 елны «нугай татарлары» русларны Чердынь янында тар-мар итәләр (29). 1564 елны Строгановлар «нугай кешеләреннән һәм башка урдалардан саклану өчен» Орлов шәһәрчеген төзиләр (30). 1572 елны Строгановларга (31) җибөрелгәнграмотада нугайларга (икенче урында аларны башкорт дип атыйлар), чирмешләргә, удмуртларга.һәм остякларга каршы көрәшү турында әйтелә.

Хәзер инде алда каралган риваятьләрдәге нугайлар турындагы фактларга игътибар итик. Әйтик, Оса өязендәге татарлар һәм башкортлар ХҮШ гасырда үзләренең Казан алынганчы Казанга һәм кыпчак (нугай) хөкемдарларына буйсынулары турында сөйләгәннәр. Шулай ук бу буйсынуның чагылышы — кызларын ханга җибәрүләре — бер дә уйлап чыгарылганга охшамаган. Өстәп тагын шуны да әйтик: Мулла елгасы буендагы «остяклар» башында торган биләр токымыннан булучыларның тамгалары— кыпчак тамгасы һәм ул тамга затлы катлауларга хас («капка» тамгасы).

Күңгер тирәләрендә күчмә тормыш алып бару өчен шартлар да булган, чөнки Күңгердән көньякта, Сылва һәм Ирән елгалары араларында, «Күңгер даласы» дип аталган урманлы дала зонасы башлана. Билгеле булганча, 1546-47 елларда Урал буеннан нугайлар Төньяк Кавказ якларына күпләп күчә башлыйлар. Бу процесс Казан ханлыгы алынгач тагын да көчәя, аннары калмыклар нугайларны Идел буеннан бөтенләй кысрыклап чыгаралар. Ләкин нугайларның бер өлеше Урал буенда кала һәм, юрматы кабиләсенең шәҗәрәсендә әйтелгәнчә, бу калган нугайлар «иштәк»кә әйләнәләр («иштәк аталдылар») (32). Шушы ук процесслар Күңгер якларында да булган, күрәсең. Димәк, бу яклардагы татарларның бер өлеше турыдан-туры нугайдан татарга әйләнеп киткән булырга да мөмкин. Ә инде кайберләре, башка этник төркемнәр белән кушылып (аларның уртак исемнәре—бәлки, нугайлар тараткан уртак исемдер - иштәк булган дип уйларга урын бар), тора-бара «башкорт»ка яисә «татар»га әйләнә. Бу процессны аңлау өчен «иштәк проблемасы»на күчү кирәк.

в) Иштәкләр, «Костяк җире» һәм Пермь татарларының иң төптәге (субстрат) катламы турында.

Пермь татарларының нугай компоненты турында сүз алып барганда ук әйтеп китәсе бер сүзебез шул: нугайлар күчмә халык булган һәм аларның хуҗалык системасы урманнарда яшәү өчен яраклашмаган. Шул ук вакытта Гәйнә иле (Барда районы) ягында язылган риваятьләр Тол елгасы буенда бик калын урманнар булу турында сөйлиләр. Шундый ук урманнар пермь татарларының башка төркемнәре яшәгән урыннарда да булган (Күңгер даласыннан тыш). Аннан соң, ХVI—ХVII гасыр документларын өйрәнгәндә, шул да ачык күренә: пермь татарларының хуҗалыгында ул чорда аучылык, балыкчылык һәм умарта кортлары тоту зур роль уйнаган. Бу — дала халыкларына хас нәрсә түгел. Безнең уебызча, күрсәтелгән фактлар Пермь якларында яшәгән «иштәк» дип аталучы төркемнәр белән бәйләп каралырга тиеш.

1) Әйнә белән Гайнә

Ике бертуган—Әйнә белән Гайнә турындагы Ә.Кирәев тарафыннан язып алынган риваять зур әһәмияткә ия. Чөнки, тарихчылар фикеренчә, бу риваятьтә болан культы һәм фин-угор халыкларына хас булган башка ышанулар да чагыла. (Тул-ава - ут хуҗасы дигән сүз). Шуның өстенә, Әйнә дигән исем дә бик кызыклы. Билгеле булганча, венгрлар хәзерге торган урыннарына IX гасырда Идел—Урал буеннан күчкәннәр һәм ул вакытта аларның җиде кабиләсе булган. Шуларның берсенең исеме-«jeno», Әйнә атамасына бик якын. Аннан соң, бу jeno» атамасының енәй (җәнәй) атамасы белән бер икәнлеген венгр галиме Д.Немет исбат итте инде. Соңгы атама исә «башкорт» кабиләсенең исеме, ләкин енәйләрнең күпчелек өлеше—хәзерге татарлар, чөнки алар элекке Сарапул өязенә (Вятка губернасы) һәм Минзәлә өязенә караганнар. (Бу җирләр хәзер Татарстанга карый). Енәйләр яшәгән төбәк Гәйнә иленә бик якын, асылда алар бер культура зонасына керәләр. Икенче бер риваятьтәге Гайнетдиннең туганы Әрмәншаһ торган авыл исеме дә (Әрәмә авылы) игътибарга лаек. Беренчедән, Тол бассейнында (русча исеме— Ермия) шул исемдәге елга бар. Икенчедән, 1666 елгы грамотада әйтелгәнчә, чыннан да, «Ермей» дигән авыл булган (аның икенче исеме шул вакытта ук «Танып» дип бирелгән) һәм ул авыл халкы кулында (алар «башкорт» дип язылганнар) Толга коючы Барда елгасы буендагы җирләр булган (33). Үз чиратында Әрәмә—Ермия—Ермей исемнәре башкортларда сакланган Юрми кабиләсе исеменә тоташа. Башкорт шәҗәрәләре буенча исә, Юрми-би Юрматы бинең улы булган. Соңгы исем венгрларның борынгы кабиләләре исеменә барып тоташа (д,ярмат). Шулай ук, Р.Кузеев исбат иткәнчә, юрми исеме болгарлардагы бер кабилә (яисә ыру) исеме. Димәк, Тол елгасының көньяк өлешендә без шул ук угор, яисә болгар-угордан чыккан төркемне очратабыз. Шунысын да күрсәтеп үтик: юрми кабиләсеннән чыгучылар Татарстанда Азнакай районында яшиләр һәм, билгеле инде, үзләрен татар дип саныйлар. Барда районындагы Танып авылы халкы да үзен татар дип саный һәм документларында да күпчелек татар дип күрсәтелә.

Шулай итеп, Тол елгасы бассейнында яшәүче «иштәкләр»нең угор һәм болгар-угор төркемнәре белән бәйлелеге ачылды.

Күп документлардан күренгәнчә, пермь татарлары составына тагын башкорт булып йөргән «сызгы», алар белән бәйле «тирсә» (тирсәк), «балыкчы», «кошчы» һәм «упей» дигән кабиләләр вәкилләренең бер өлеше кереп киткән. Безнең фикеребезчә, упей кабиләсе чагыштырмача соң формалашып, гәйнә, сызгы һәм тирсә кабиләләреннән күчүчеләрдән тора. Сызгы кабиләсе вәкилләре үзләрен гәйнәләр белән тугандаш дип санаганнар. Шуңа күрә сызгылар җирендә рус документлары буенча инде безгә яхшы таныш булган «остяклар» яшәве бер дә гаҗәп түгел. Р. Кузеев та аларны фин-угор төркемнәре белән бәйләп карый. Балыкчы кабиләсенең көньяктан күчүе билгеле булса да (Урта Азиядән каракытайлар белән килгән), алар төньякка үтеп кергәндә анда «чирмешләр» белән очрашалар (бу «чирмешләр»нең кем булганлыгын берсенең исеме күрсәтә—Юрмиаз; сүз шул ук юрмиләр турында бара булса кирәк). Кошчы исә балыкчының туганы, дигән риваятьләр бар (Р.Кузеев). Бу кабилә шулай ук күчмә төркиләр белән, шул исәптән, нугайлар белән дә бәйле булып, Пермь якларында соңрак чорларда урнашкан һәм анда җирле халык белән элемтәгә кергән. Әйтик, 1618 елгы бер грамотада мондый юллар бар (34) (русча китерәбез): «учнут торговать на Ирени Уфимского уезду Аксиевы волости и Белоканские и Кушымские и Балакчинские татары и остяки медом и воском». Күргәнегезчә, халыкның бер өлеше «остяк» дип йөртелгән. Татар дигән өлеше, бәлки, Урта Идел татарла-рына гына түгел, ә башка төркиләргә дә бәйледер (нугай-кыпчак һ.б.). Ниһаять, тирсәкләр (тирсәләр) турында берничә сүз. Р.Кузеев күрсәткәнчә, тирсәкләр үзләрен «чирмеш нәселеннән» дип санаганнар (35). О.Долгих (36) һәм Р.Кузеев аларны угорлардан дип саныйлар. Шунысы кызыклы, иң борынгы документларда (1602-03 еллардагы) (37) Тирсә волосте (халкы «чуваш» дип язылган) Татарстанның хәзерге Әгерҗе районына керүче территориядә—Иж елгасы буенда күрсәтелә. Ә бу урыннар енәйләр яшәгән җирләрдән ерак түгел. Тагы бер тапкыр барлык мәгълүматлар да Пермь якларында урта гасырларда угорларга, беркадәр болгарларга бәйле төркемнәр яшәгәнлеген исбат итә. Бу төркемнәр монда кайчаннан бирле яшиләр соң?

2) Әмәт Хәмәт (Самат) заманнары

«Гәйнә иле» кешеләренең риваятьләре буенча, аларның бабалары Тол буена «Кама Иделе буйлап», «Бохарадан» килгәннәр. (М.Әхмәтҗанов «Болгардан» дип укырга кирәклеген искәртә). Р.Кузеевның халык арасында язып алган мәгълүматларында шулай ук гәйнәләрнең «Болгардан чыгулары», «Минзәлә ягыннан» килүләре күрсәтелә. Мулла елгасы буенда яшәүчеләр ХVIII йөз ахырында шулай ук бабаларының «Идел һәм Кама яннарында утырганнарын», аннан соң Пермь якларына күчүләрен сөйлиләр. Тирсә кабиләсенең башта шул җирләргә якын булганлыгын әле генә күрсәтеп үттек. Юрмиләр шулай ук ХIV йөзләргә кадәр Зәй-Шишмә тирәләрендә яшәгәннәр (Р.Кузеев фикере). Кошчы кабиләсе вәкилләре дә бер чорда Ык елгасының һәм Агыйделнең түбән агымнары буенда (Алабуга шәһәренә каршы урында) яшәгәнлекләре турында сөйләгәннәр (Р.Кузеев)(38).

Шушы мәгълүматларга бәйләп карый торган мисаллар бар тарихта: беренчесе, Алабуга якларына бәйле ярым риваять төсендәге мәгълүматлар (Хисаметдин Болгарида сакланган) (39). Ул күрсәткәнчә, Аксак Тимер яу белән килгәндә Алабугада ханлык итүче Уразбакты улы Илбакты бернинди дә дин тотмаган (мәҗүси булган). Аксак Тимер аны ислам диненә кертергә тырышкан. Ләкин Илбакты аның белән килешмәгән; икенчесе билгеле төрки чыганакта— «Дәфтәре Чыңгызнамә»дә Аксак Тимернең Болгарны тузгытып кире кайткан вакытында «Кыйа» дигән җиргә (40) барып, андагы Әмәт һәм Самат дигән ханнарга көчләп ислам динен кертүе турында. Шул ук чыганакта Самат хан Бүләр шәһәре белән дә бәйләнә (41). Шушы вакыйгаларга бәйле урын юрматы кабиләсенең шәҗәрәсендә дә бар. Анда әйтелгән: «Ул заманда Әмәт Хәмәт дигән ханның кул астында тордылар... Шул ук заманда Җәнбәк хан илән Аксак Тимер хан иде. Булар вакытында йортка олуг бөлгенлек булды, һәр тарафка яулар булды. Әмәт Хәмәт йорты бозылды. Шул ук язмада бу Әмәт Хәмәт җирләренең Зәй-Шишмә буйларында булганлыгы күренә(42).

Күргәнегезчә, болгар дәүләтенең көнчыгыш чикләрендә ХIV йөз ахырына кадәр болгарлар белән бәйле, ләкин ислам дине әле кереп бетмәгән төркемнәр яшәгән. Бу тарихи чыганакларга туры киләме соң? Археология материаллары бу мәгълүматларны өлешчә раслый. Мәсәлән, археолог Е..Казаков фикеренчә, Ык һәм Агыйдел елгаларының түбәнге төбәкләрендә әле ХIV йөзнең икенче яртысына кадәр угор төркемнәре белән бәйле булган халык яшәгән (Чиялек археология культурасы). Аларга мөселман дине үтеп керсә дә, мәҗүсилек билгеләре яхшы күренә (бигрәк тә каберлекләрдә) (43). Шундый ук хәл Алабуга тирәсе өчен дә хас булган (ХIV йөзгә кадәр).

Соңыннан бу җирләр барысы да нугайлар кулына күчә. Нугайларның көчәюе, бәлки, ХIV йөз ахырында Аксак Тимернең Болгар илен туздыруы белән бәйледер. Шул вакытта халык төрле якка тарала. Халыкның бер өлеше, бигрәк тә угорлар белән бәйле төркемнәрнең, үзләренә якын булган Кама һәм Агыйделдән төньяграк төбәкләргә күчүләре шушы чорга карамый микән? Бу фикерне Р.Кузеев әйтеп чыккан иде. Без, аны хуплап, бер тарихи чыганак китерәбез. Ул— Епифаний исемле Троице-Сергеев обителе дигән җирдән булган монах язмалары (соңыннан ул язмалар рус елъязмаларына эләгә). 1396 елгы мәгълүматларда Епифаний Пермь ягында яшәүче халыкларны санап китә (русча бирәбез): «а се имена живущим около Перми землям и странам и местом иноязычным: Двиняне, Устюжяне, Виля-жане, Вычегжане, Южане, Сырьяне, Гаиняне, Вятчане, Лопь, Коре-ла, Югра, Печера, Вогуличи, Самоядь, Пертасы, Пермь Великая, Глаголемая Чусовая»(44). Күренә ки, коми-зыряннар янында һәм Вятканың югары агымында яшәүчеләр тирәсендә «гайна» дигән халык искә алына. Бу — безгә билгеле булган гәйнәләр булырга тиеш, соңыннан кайбер рус елъязмаларында «гайна» урынына русларга таныш булган «галичане» сүзе кертелә, ләкин бу очракта Епифанийга күбрәк ышанырга кирәк.

Гәйнәләр һ.б. төркемнәрнең Минзәлә якларыннан килүләре турында тагын бүтән фактлар да сөйли. Мәсәлән, пермь татарлары яшәгән җирләрдә Азиби дигән күл бар. Шул ук топоним (авыл исемнәре: Рус һәм Татар Азибие) Минзәлә өязендә дә булган. Шул өяздәге халык тамгалары белән гәйнәләрнең тамгалары арасында охшашлык табылды безнең тарафтан. Минзәлә якларыннан килгән, тамырлары белән угор булган, болгарлар белән дә бәйләнгән халык Пермь якларында күренгәндә, ул җирләр буш булмаган. Археологлар фикеренчә, бу төбәктә шул ук угор төркемнәре яшәгән (Сылва археология культурасы). Р. Кузеев язып алган риваятьләрдә дә гәйнә кабиләсе үзенә туган танып кабиләсен эзләп килә, дип күрсәтелә. Соңгылары гәйнәләрдән бераз көньяктарак яшәгән. Шул ук танып кабиләсе вәкилләре үз риваятьләрендә бабаларының «чын мари зат» («чирмеш») булганлыгы, еланнарга табынганнары һәм мари патшасы янына Урал артына барулары турында сөйләгәннәр (45). (Мәҗүсилек күренеп тора монда.) Чыннан да, «Минзәлә якларында» яшәгән угорлар өчен Урта Урал буена күчү беркадәр кире кайту булган, чөнки, археологлар әйтүе буенча, угорларның Идел Болгарстанына үтеп керүләренең беренче дулкыны IX гасырларда булса (борынгы венгрлар белән бәйле), икенчесе Х-ХI гасырларга туры килә һәм Урал ягыннан килә. Соңгы дулкын вәкилләре ХIV йөзгә кадәрге археологик материаллар аша да ачык күренә, бигрәк тә Болгар дәүләтенең төньяк-көнчыгыш чикләрендә.

Пермь яклары Урта Идел буе татарларына (беренче чиратта, Казан татарларына) ХVI йөзгә кадәр үк билгеле булган, ә бу якларның җирләре Казан ханлыгы составына кергән. Әйтик, шул турыда, башка фактлардан тыш, 1496 елны Казан ханы Ибраһим бөтен гаскәрләрен җыйганда, төрле гаскәр җибәрүче «җирләр» арасында «костяк» (остяк, иштәк) җире булу да сөйли (ул «җир» удмуртлар яшәгән «Сыплин», «Вотяк» һәм төркиләр белән угорлар яшәгән «Агыйдел», шулай ук «башкортлар» яшәгән төбәкләр арасында санала) (46). Казан ханлыгы чорында бу якка Казаннан яу еш килеп тора. Мәсәлән, 1468 елны русларга Кама буена менүче (Агыйдел койган җирдән ерак түгел) татарларның зур булмаган отряды очрый (47). Бөек Пермьгә каршы Казан татарлары соңрак та килә (1539-40 елларда) (48). Бу яклардан руслар һәм комилар көньякка Казан ханлыгына буйсынган җирләргә шулай ук еш һәҗүм итеп торганнар. Казан ханлыгы белән булган бәйлелек, билгеле, борынгырак чорда барлыкка килгән элемтәләрнең дәвамы. Мәсәлән, ХIV йөз ахырында, Әл Гомәри әйтүе буенча, «Болгар сәүдәгәрләре Чулманга кадәр (Чулман дип Каманың Агыйдел койган өлешеннән төньякта булган агымы аталган булса кирәк—Д.И.) барганнар, ә Чулман сәүдәгәрләре төньякның чиге булган Югор җирләренә барганнар (49). Монда шуңа игътибар итик: угорлар белән угордан «чыккан» халык эш иткән. Археология материаллары болгарлар белән Пермь яклары арасында (шул исәптән, Сылва культурасы таралган урыннарда да, ягъни, Сылва-Ирән бассейнында) барган үзара йогынтыны ачык күрсәтәләр. Ләкин бу элемтәләрнең тамыры тагын да тирәнрәк. Әйтик, Әбу Хәмит әл-Гарнәти (XII йөз) күрсәтүе буенча, болгарлар сәүдә итеп Вису җиренә барганнар, ә соңгылары «Йура (ягъни, Югра) җиренә» йергәннәр (50).

Соңгы чорларда да, Пермь тирәләре Рус дәүләте кулына күчкәч тә, Казан татарлары бу яклар белән булган традицион сәүдә элемтәсен саклаганнар. Мәсәлән, 1618 елгы бер чыганакта Чердынь өязенә караган Сылва һәм Ирән елгалары тирәсенә «йомшак товар»—мехлар алу өчен рус сәүдәгәрләре генә түгел, ә Казан һәм Уфа өязләреннән «татарлар», «остяклар» һәм «башкортлар» килүе әйтелә (51).

Борынгы чорлардан килгән туганлык һәм Болгар иле белән «иштәк» җирләренең үзара бәйләнеше, бу угор һәм төркиләшкән угор төркемнәренең этник үзаңына йогынты ясамый калмаган. Мәсәлән, шул «иштәкләр»дән саналып, соңга таба «башкорт» исемен кабул иткән «әйле» кабиләсе вәкилләренең берсе (Таҗетдин Ялчыголның улы) үзенең язмаларында атасының сәяхәтен тасвирлап (52), Кубань тирәсендә нугайлар белән очрашуын күрсәтә. Нугайлар сорау бирәләр: «Син нинди җирнең улы» (баласы?). Җавап болай яңгырый: «Болгарлы иштәкмен». Билгеле, урта гасырларда ук формалашкан мондый этник аң, «иштәкләр»нең шактый өлешенә бердәм татар халкы һәм татар милләте оешу чорында татарлар белән консолидацияләнүне җиңеләйткән. Дин ягыннан бердәмлек тә шуңа этәргән. Моның шулай икәнлеген пермь татарларының этник тарихы яхшы күрсәтә..

Пермь татарлары оешуның барлык мәсьәләләре дә инде чишелде дип әйтеп булмый әле. Әйтик, югарыда аерып күрсәтелгән, бу төркемнең компонентлары булган төрле пермь татарларының аерым катлауларыннан бер бөтен булган берләшмә барлыкка килү процессын, аның механизмнарын төгәл итеп күз алдына китерү бүгенгә әле мөмкин түгел. Шулай ук бу процесста себер татарларының да катнашуы ачылып бетмәгән әле. Хәлбуки, Сылва, Ирән буйлары бик борынгыдан Себергә бара торган юлның бер өлеше булган һәм себер татарлары бу юлдан актив файдаланганнар. Шуңа күрә Пермь татарлары сөйләшендә себер татарлары һәм Алтайда таралган төрки телләргә хас кайбер үзенчәлекләр чагылу (Д. Рамазанова фикере) юкка гына түгелдер. Ләкин бу—үзенә аерым зур мәсьәлә. Аның очы Урал аша инде VI-VII гасырларда ук Урал артыннан Урта һәм Көньяк Уралга күчкән төркемнәр гел угор булганмы, әллә алар арасында инде төрки һәм төркиләр белән катнаш төркемнәр дә булганмы, дигән мәсьәләгә килеп тоташа. Бу мәсьәлә, билгеле, IХ-Х гасырларда Уралдан Идел буена күчкән этник массага да карый. Бүгенгә бу сорауга бер төрле генә җавап юк эле.

ЧЫГАНАКЛАР:
1. Бу документлар тарих институтының Ленинград бүлеге архивында саклана (Кара: 122 ф.,1 тасв., 447, 457, 458, 468, 482 эшләр).
2. Кунгурские акты ХVII в. (1668-1669) Спб. 1888, документлар N 18, N 70.
3. Киреев А.Н. Этногенетические легенды и предания башкирского народа.- Археология и этнография Башкирии, т. IV. Уфа, 1971, 61 б.
4. Кулъязмада, аны бастырып чыгаручы М. Әхмәтҗанов күрсәтүе буенча, мондый искәрмә бар: «Габдулла аша сулагай Зәки мулладан килеп чыккан кыйсса булыр» (Кара: Пермские татары. Казан, 1983. 161-163 б).
5. Долоткозина С.Х. Шеджере башкир племени гайна о присоединении к Русскому государству.- Источники и источниковедение истории и культуры Башкирии. Уфа. 1986, 57 - 60 б.
6. Из истории башкирского землевладения в Пермском уезде и грамоты башкир. Труды Пермской учен, архивной комиссии (ПУАК), Пермь, 1893, 77 - 78 б.
7. Пермский областной архив, ф.316, оп. 1, ед.хр.78.
8. Госманов М. Каурый каләм эзеннән. Археограф язмалары. Казан, 1984, 52 б.
9. Пшеничников Ф. П. На берегу Ирени. -Газ. "Верный путь", 1977, 27 октября.
10. Преображенский А. А. Очерки колонизации Западного Урала в ХVII - начале ХVIII в. в. М., 1956, 17 б.
11. Кара: Житие преп. отца нашего Трифона Вятского чудотворца. Памятник русской духовной письменности ХVII в. (приложение к "Православному собеседнику"). Казань, 1868.
12. Кара: Исхаков Д. М. К вопросу об "остяцком" компоненте пермских татар и его связи с носителями Сылвенской культуры.-Проблемы средневековой археологии Урала и Поволжья. Уфа, 1987, 114 - 121 битләр.
13. Аларның бер өлеше басылып чыккан. (Кара: "Пермские тата­ры". Казан, 1983).
14. Преображенский А. Н. Очерки колонизации Западного Урала в ХVII - начале ХVIII в. М., 1956, 29 б.
15. Шишонко В. Писцовые книги Пермской губернии Соликамского и Кунгурского уездов. Пермь, 1872, 119 - 150 б.
16. Осокин И.М. К вопросу о миссионерской деятельности преп. Трифона. - Труды ПУАК, в.7. Пермь, 1904, 25 б.
17. Руденко С.И. Башкиры. Историко-этнографические очерки. М -Л., 1955, 276 б.
18. Небольсин П. Отчет о путешествии в Оренбургский и Астраханский край. N 11 Вестник РГО, ч. 1., кн 1 (VI). Спб. 1852, 18 - 19 б.
19. Ишморат Р. Гомер сукмаклары. Истәлекләр. Казан, 1987, 89 б.
20. Госманов М. Каурый каләм эзеннән, 230 б.
21. Рамазанова Д. Б. Говоры татар среднего Прикамья. - Автореферат дисс. канд. филолог, наук. Казань, 1970, 34 б.
22. Кара: Калмыков И. X. Из истории ногайцев Дагестана, Терека и Ставропольской губернии в XIX - начала XX в.- Проблемы археологии и исторической этнографии Карачаево-Черкесии. Черкеск, 1985.
23. Шишонко Вас. Писцовые книги... 114 б.
24. Ишморат Р. Күрсәтелгән хезмәт, 9 б.
25. Ишморат Р. Күрсәтелгән хезмәт, 36 б.
26. Кара: История Чингиз хана и Тамерлана. - Труды Оренбургской ученой архивной комиссии. 19 вып. 1907, 135 б.
27. Кузеев Р.Г. Происхождение башкирского народа. М., Наука. 1974, 359 б.
28. Ахметзянов М. И. К этнолингвистическим процессам в бассейне р. Ик (по материалам шеджере). - К формированию языка татар Поволжья и Приуралья. К.: ИЯЛИ КФ АН СССР, 1985, 64 б.
29. Дмитриев А. Покорение угорских земель и Сибири. -Пермская старина, вып. 5. Пермь 1894, 184 б.
30. Шишонко Вас. Пермская летопись. 1-й период. Пермь, 1881. 52 б.
31. Шунда ук, 65 6. 32. Башкирские шеджере. Уфа, 1960, 32 б.
33. Кара: Пермь өлкәсе архивы, ф. 297. оп. 1, саклау берәмлеге 1015, 1 б.
34. Тарих институтының Ленинград бүлеге архивы, ф. 122, 1 тасвирлама, эш кәгазе 448, 1 б.
35. Кузеев Р.Г. Происхождение башкирского народа... 241б.
36. Долгих О. Б. Родовой и племенной состав народов Сибири в ХVII в. М., 1960, 21 б.
37. Кара: Писцовая книга Казанского уезда 1602 - 1603 гг. Публикация текста. - Казань: изд-во КГУ, 1978, 39 - 41 б.
38. Р. Г. Кузеевның "Происхождение башкирского народа" дигән хезмәтен кара.
39. История Татарии в материалах и документах. М., 1937, 44 б.
40. Тарихчы Ә. Б. Булатов күрсәткәнчә, Агыйделнең Камага койган җирендә, Идриси (XII гасыр) мәгълүматлары буенча, Каракыя дигән шәһәр булган. (Кара: Булатов А. Б. Восточные средневековые авторы о башкирах. - Археология и этнография Башкирии, т. IV. Уфа, 1971, 324 б.).
41. История Чингиз хана и Тамерлана.. .151 - 152 б.
42. Башкирские шеджере. Уфа, 1960, 27 - 28, 31 - 32 б.
43. Казаков Е.П. Памятники болгарского времени в восточных районах Татарии. М., Наука, 1978.
44. Дмитриев А. Древности бывшей Перми Великой. Пермская старина, вып. 1. Пермь, 1889, 62 б.
45. Кузеев Р.Г. Күрсәтелгән хезмәт, 347 б.
46. ПСРЛ, т. 26. - Вологодско-Пермская летопись. М. -Л., 1959, 227 б.
47. ПСРЛ, т.11 - 12. Патриаршая и Никоновская летописи. М. - Л., Из-во АН СССР, 1965, 119 - 120 б.
48. Дмитриев А. Древности бывшей Перми Великой... 184 б.
49. Сборник материалов, относящихся к истории Золотой Орды. Извлечения из сочинений арабск. Спб, 1884, 236 б.
50. Путешествие Абу Хамида ал-Гарнати в восточную и центральную Европу (1131 - 1153) М., 1971, 31 - 34 б.
51. Тарих институтының Ленинград бүлеге архивы, ф. 122, 1 тасвирлама, эш кәгазе 448.
52. Кара: Башкирские шеджере, 169 б.


Главная/Книги/ "Пермь татарлары турында"
первый сайт Бардымского района
© 2003-2004, http://barda-perm.narod.ru/
Hosted by uCoz