первый сайт Бардымского района © 2003-2004, http://barda-perm.narod.ru/

Барда

 

Kitaplar

Главная/Книги/"Пермь татарлары турында"

"Пермь татарлары турында"


Үткәнен белмәгән -киләчәген күрмәс. Рәшит ЯГЪФӘРОВ
Пермь татарлары. Дамир Исхаков
Пермь татарларының теле һәм тарихы турында. Дөрия РАМАЗАНОВА
Пермь өлкәсе татарларының традицион йолалары һәм йола сүзләре. Флера БАЯЗИТОВА
Пермь татарларынң килеп чыгышы. Фәйзелхак ИСЛАЕВ (материал әзерләнә)
Пермь өлкәсе татарлары шәҗәрәләре. Марсель ӘХМӘТҖАНОВ (материал әзерләнә)

Пермь татарлары турында тарихи, этнографик һәм фольклор материаллары
Тол буендагы халык каян килгән? - башка китапта урнаштырылган
Бабайларның җир алуы. (тарихи риваять)
Җиде газиз
Зур кешеләр

Сборник статей ученых, этнографических и фольклорных материалов. (на татарском языке)
Составитель Р.Ф. Ягафаров. Барда, 2000 ел. - 104 с. Тираж 1000 экз.




Үткәнен белмәгән -киләчәген күрмәс

Үткәнен белмәгән - киләчәген күрмәс, диләр. Шөкер, соңгы вакытта һәркайда тарихка игътибар көчәйде. Бу халкыбызда милли аң күтәрелеше башлануын белдерә торган сөенечле фал. Рәсәй илендә исеп үткән яңарыш җилләре зиһенебезне ачып җибәрде. Халыклар уйлана башлады: кем мин, нинди кавемнән, кайсы кавемнең нәселен дәвам итәм, кыйблам кая?..

Хәзер әле бу төбәктә, әле тегесендә пәйда булган район, авыл тарихлары шуның ачык мисалы. Урал төбәген, аерым алганда, Пермь һәм Свердловск өлкәләрен генә алсак та, сөенечле хәлгә тап булабыз. Күптән түгел генә Ә. Фатыйховның «Гәйнә иле» (Барда, 1993), М. Муллануровның «Богалыш авылы тарихы» (Казан, (1997), Р. Вәлиулинның «Туган як тарихы буенча очерклар» (Барда, 1999) китаплары басылып чыкты. Шулай ук Барда районында һәм Пермь өлкәсендә яшәүче халыкның тарихын чагылдырган С. Арзыев, С. Тляшев, Н. Зимасов, Ә. Мансуров, X. Минсадыйров, И. Закиров, Р. Фаязов һәм башкаларның мәкаләләре дә безнең мәгълүматларыбызны киңәйтте.

Шунысы сөенечле, тарихчы галимнәребез тарафыннан да төбәк тарихларына, анда яшәүче милләттәшләребезнең рухи мирасын өйрәнүгә игътибар артты. Әйтик, Татарстандагы галимнәребез, Татарстан тарихын гына өйрәнүдән арына барып, татар тарихын өйрәнүгә ныклабрак тотындылар.

Билгеле булганча, Казанда һәр татар төбәгенең үз «тикшерүчесе» бар. Бу яктан караганда без, пермь татарлары, бәхетлерәк кебек. Чөнки безнең тарихны, тел үзенчәлекләребезне өйрәнүче берничә галим һәм галимә бар. Шулар җөмләсеннән иң беренче якташыбыз, филология фәннәре кандидаты Д.Сарманаеваның (инде ул мәрхүмә) Пермь татарларының җирле тел үзенчәлекләрен тикшерүгә багышланган диссертациясен телгә алып китәргә кирәк. Аның эшенең дәвамын без күренекле тел галимәсе, Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты өлкән фәнни хезмәткәре Д.Рамазанова хезмәтләрендә күрәбез. Ул пермь татарлары һәм Көнбатыш Башкортостанда яшәүче милләттәшләребезнең сөйләм теле турында күпсанлы китаплар һәм фәнни мәкаләләр бастырып чыгарды.

Күренекле этнограф Д. Исхаков Идел-Урал регионында барган этник процессларга багышланган зур хезмәт язды. Анда пермь татарларының килеп чыгышына да зур игътибар бирелә. Бу юнәлештәге эзләнүләрен ул күпсанлы фәнни мәкаләләрендә язып чыкты.

1970 елларда Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты, татар халкының этнографик картасын төзү белән бәйләнешле рәвештә, фәнни экспедицияләр оештырды. Шуларның нәтиҗәсе буларак, профессор А.Х.Халиков редакциясендә «Пермь татарлары» дигән мәкаләләр җыентыгы дөнья күрде (Казан, 1983). Анда этнографлар Д. Исхаков, Н.Халиков, Й. Мөхәммәтшин, Ф.Сафина, Р.Уразманова, С. Сусловаларның хезмәтләре урын алды.

Соңгы вакытта бу юнәлештә Татарстан укытучылар квалификациясен күтәрү институтының тарих кафедрасы мөдире Ф. Ислаевның да (ул чыгышы буенча Пермь өлкәсенең Октябрь районыннан) мәкаләләре күренә башлады. Ул хәзер пермь татарлары тарихы буенча күләмле фәнни хезмәт язу өстендә эшли.

Пермь татарларының тел һәм этнографик үзенчәлекләрен тикшерү буенча телче-галимәбез Ф.Баязитова да күркәм эш эшләде. Ул, Пермь-Урал төбәгенә оештырылган фәнни экспедиция материалларына таянып, пермь татарларының йолалары, этнографик терминнары турында фәнни хезмәт язды.

Күренгәнчә, Пермь ягын, анда яшәүче милләттәшләребезнең формалашу тарихын, рухи мирасын өйрәнү буенча байтак эзләнүләр алып барылган. Димәк ки, шул эзләнүләрнең нәтиҗәләрен бер җыентыкка туплап бастырып чыгарырга да мөмкинлек туган дигән сүз.

Дөресен әйткәндә, мондый фәнни тупланманы чыгаруның зарурлыгы да бар. Алдан күрсәтелгәнчә, хәзер һәркайда, шул исәптән Пермь-Урал төбәгендә дә, авыл-район тарихларын язу процессы бара. Димәк, җирле тарихны язу эшенә тотынган милләттәшләребезгә төп фәнни чыганакларны күрсәтү, кыскасы, ул «тарих»ларның төп концептуаль нигезләрен, юнәлешләрен ассызыклап бирү зарурлыгы да туган дигән сүз. Бу җәһәттән караганда, «Пермь татарлары турында» китабы туган якны өйрәнү эшенә тотынган кешеләргә бер үрнәк, «таяныр нокта» булыр.

Хәзер җирле тарих турындагы материалларга мәктәпләр дә кытлык кичерә. Белгәнебезчә, мәктәп программасында туган як тарихын өйрәнүгә зур әһәмият бирелә. Бу җәһәттән җыентыкның тарих укытучылары өчен дә файдасы булыр, дип өмет итәбез. Алга китеп булса да әйтим, киләчәктә без шушы тарихи хезмәтләр нигезендә Пермь мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен туган як тарихы буенча дәреслек-хрестоматия ише нәрсә дә төзеп бирергә исәп тотабыз.

Китапның, алай әйтергә яраса, сәяси әһәмияте дә юк түгел. Әйтик, соңгы вакытта пермь татарларының бер өлешен (Тол буенда яшәүчеләрне) я «гәйнә» дигән халык дип, я «чиста этник башкорт» итеп санарга омтылышлар бар. Хәтта кайбер читтән китерелгән социолог-галимнәрнең «Барда ягы полиэтник массаны тәшкил итә» дигән «ачышларын» да ишетә башладык. Ошбу җыентыкның халыкны шундый «ниятле тарих»лардан, «социологик тикшеренү нәтиҗәләре»ннән саклау өчен дә файдасы булыр дигән өмет бар.

Җыентыкка Д. Исхаков, Д. Рамазанова, М. Әхмәтҗанов, Ф. Ислаевның мәкаләләре кертелде; Ф. Баязитованың пермь татарларының этнографик терминнары турындагы хезмәте, фәнни экспедицияләр вакытында язып алынган тарихи риваятьләр һәм пермь татарларының тамгалары бирелде.

Китап авторлары һәм төзүче әлеге басманы деньяга чыгаруны үз өстенә алган Барда район хакимиятенә, Барда китап нәшриятенә олы рәхмәтләрен белдерәләр, бу «тарих»ны яшь буынга, гомумән, халыкка җиткерүче мөхтәрәм затларга эшләрендә уңышлар телиләр.

Рәшит ЯГЪФӘРОВ,
Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, язучы.


Главная/Книги/ "Пермь татарлары турында"
первый сайт Бардымского района
© 2003-2004, http://barda-perm.narod.ru/
Hosted by uCoz