первый сайт Бардымского района © 2003-2004, http://barda-perm.narod.ru/

Барда

 

Kitaplar

Главная/Книги/"Пермские татары"

 

Приложение I. Историческое предание об образовании пермских татар

Предание было записано Аптуковым Муртаза Мустафовичем (1894-1975), уроженцем с.Байавыл (Куземьярова) Бардымского района Пермской области в I940 г. Текст представляет собой карандашную запись в двух листах (4 стр.), на арабской графике. Язык текста разговорно-татарский с некоторыми, немногочисленными элементами местного говора. Оно обнаружено среди личных бумаг М.М.Аптукова (в 1978 г.) и хранится в архиве ИЯЛИ КФАН СССР. Документы подготовил к печати М.И.Ахметзянов.

«Бохарадан өч туган семьялары белән килгәннәр Казан шәһәренә. Анда, бер туганнары Казанда калган. Ике туган семьялары белән Кама иделе буйлап менгәннәр дә Толтүзгә җиткәч Тол суы буйлап менеп китмәкче булганнар. Әрмәншаһ исемлесе Толтүздә нишләптер тукталып калган, ә Гайнетдин исемлесе Тол суы буйлап менеп киткән дә, Толбаштан бирерәк тукталып калган һәм шунда урнашкан. Шунда тора башлаган. Ул вакытта Толтүздән башлап бөтен тирә-як урман булган. Гайнетдин шунда йорт төзә башлаган. Ярый ул төзә торсын, без килик Әрмәншаһка. Гайни артыннан Әрмәншаһ та Тол буе килгәндә яртылык юлда туктап калган, шунда торырга уйлаган һәм йорт тезә башлап, семьялары урнашкан. Бер авылсыман җирдә көн күрә башлаган. Бу җирдә гел урман булгач иген игәрлек булмаган. Әрмәншаһ балык аулап, балык ашап, шуның белән тукланып торган. Тол суында балык аулаган чагында Толдан йомычкалар, агач төпләре агып килеп чыккач, Әрмәншаһ: «Бу су буенда таты да торучылар булырга кирәк»,— дип, шушы Тол суы буйлап менеп киткән. Бара-бара агасы Гайнетдин янына барып чыккан да, агасы белән кочаклашып, күрешеп танышканнар. Алар танышкан авылга «Танып» дип исем бирелгән. Әрмәншаһ тагын да семьясы янына кайткан. Әрмәншаһ торган җиргә «Әрәмә» авылы дип исем биргәннәр. Көннәрдән бер көнне Әрмәншаһ Толда балык аулаган чагында, каты җил чыгыпмы дулкын белән Әрмәншаһның көймәсе капланып, Тол суының уртасында Әрмәншаһ Толга төшеп китеп үлгән. Аның хатыны Тол кырыена килеп җылый-җылый зарланып: «Мине ирсез калдырдың, тол калдырдың, инде исмең Тол булсын!» — дип дога кыла. Тол дигән сүз шуннан калган.

    Инде Гайнетдин ахутник булган. Тиен, куян һәм башка төрле хайваннар атып, шуның итен ашап, тиресен җыеп Күңгер ягына чыгып киткән. Бара-бара Күңгергә барып чыккан да, бу тиреләрен шунда саткан һәм анда сорашкан: «Бу урманнарның, бу җирләрнең баш кешесе бармы?»—дип. Әйткәннәр: «Бу җирләр—бер падишаһ җире, аның падишаһы Чырдин дигән җирдә, шул Кама суының башында яши», — дигәннәр. Бу Гайнетдин Күңгердән кайткан да киткән Чырдинга. Анда бүләккә бер күтәрәм чыра алып, ук белән җәяләрен тагып Чырдинга барып кергән. Падишаһның капка төбенә барып утырган. Сораган: «Мин падишаһ янына керер идем», — дип. Падишаһтан рөхсәт белән падишаһ янына кергән, чырасын ташлап, җәясен һәм укларын бер урынга калдырып падишаһ янына кереп, падишаһ белән исәнләшеп, сөйләшергә башлаган: «Менә мин шундый-шундый җирдә торам. Ул җирләргә сез хуҗа икәнсез, безгә рөхсәт булса, без шунда урнашыр идек. Нинди формада сез безгә рөхсәт бирәсез?» — дигәч, падишаһ: «Тор, яшә, елга бер тиен бирерсең»,— дип дугывыр язышканнар. Шуннан соң: «Минем сезгә алып килерлек рәтле бүләгем булмады, менә бүләккә сезгә чырак алып килдем»,—дигән. Шуннан соң падишаһ хезмәтчесенә: «Бар, менә шул алып килгән чыраны сарайга кертеп куй!»—дигән. Теге хезмәтче чыгып чыраны күтәрә башлаган, кузгата алмаган /.../ юк. Шуннан падишаһка кергән: «Күтәрә алмыйм»,— дигән. Падишаһ ул хезмәтчесенә тагы бер иптәш биргән: «Икегез күтәреп, кертеп куегыз»,—дигән. Алар тагын да икесе ике башыннан күтәрергә тырышканнар, юк, кузгата алмаганнар. Тагын да падишаһ янына кергәннәр: «Юк, күтәрә алмыйбыз, ышанмасаң үзең чыгып кара!»—дип. Падишаһ әйткән: «Берәү аны әллә ничә йөз чакрым җирдән күтәреп алып килгән, ә сез аны икәүләп тә күтәрә алмыйсыз»,—дип чыкса, күрде, күтәрә алмыйлар. Шуннан соң Гайнетдингә үзенә кушкан: «Алайса син үзең моны шул сарайга итеп ташла инде!» — дигән. Гайни бер бармагына эләктереп сарайга, идәнгә ташлаган. Әллә ничә потларны күтәрә торган сарай ырудасы сынып киткән. Шуннан соң падишаһ аңлап: «Бу, буш кеше түгел икән»,— дип Гайнетдин белән яңадан сөйләшә башлаган: «Синдә һөнәрләр бар икән. Менә бер нәрсә: 40 сажин җирдән, балдак эченнән угыңны чыгара алсаң, үзең торган җирдәге урманнарны сиңа бушка бирәчәкмен»,—дигән. Шулай иттереп, балдак янына сакчылар куеп аттырган. Ук балдакның эченнән чыгып киткәч, падишаһ кереп элекке дугувырны җырткалап, яңадан дугувыр төзгән: «Шушы Тол суына нинди сулар төшәләр, шул суларның башларыннан барлык урман һәм җирләр синең ихтыяр булыр, бүлгесез»,—дип, зимләмирләр җибәреп, үлчәп биргәннәр. Шуның өчен «Гайнский участок» дип атаганнар. Шуның өчен бу илне Гәйнә дип атаганнар. Габдулла аша сулагай Зәки мулладан килеп чыккан кыйсса булыр».

Примечания.
В татарских преданиях название г.Булгара иногда сказителями ошибочно трактуется как Бухара. (например: "История с.Айдарова" - Архив ИЯЛИ им.Г.Ибрагимова, фонд татарских шеджере).
Толтүз - устье р.Тулвы Пермской области.
Ыруда /диалекталь/ - балка.

 

Главная/Книги/"Пермские татары"
первый сайт Бардымского района
© 2003-2004, http://barda-perm.narod.ru/
Hosted by uCoz