первый сайт Бардымского района © 2003-2004, http://barda-perm.narod.ru/

Барда

 

Mädäniyät

Главная/Барда районы /Культура

Якты юл сиңа, театр!

Барда халык театрында иҗатымны 1970 елда башладым. Беренче куйган әсәрем Кәрим Тинчуринның «Сунгән йолдызлар» драмасы булды. Шуннан соң театр сәхнәсендә татар һәм башкорт драматургларының берничә хезмәте дөнья күрде: Мостай Кәримнең «Айгөл иле», Таһир Закировның «Капкадан чыккач егет»е, Әнгам Атнабаевның «Ул кайтты»сы. Бу әсәрләрне тамашачы бик җылы кабул итте, һәр спектакль премьерасы аншлаг белән үтте.

Берничә ел тәнәфестән соң Барда театрында дәвамлы эшем 1980 елда башланды. Театр коллективы шактый зур, күпчелек спектакльләр ике, хәтта өч состав белән хәзерләнде. «Айгөл иле» драмасын сәхнәләштергәндә Айгөл ролен уйнарга әувәл тугыз кыз алынды, шулар арасыннан берсе генә җиңеп чыкты. Ул Лилия Кучумова иде.

Халык театрында уйнаучылар - профессиональ артистлар түгел. Шуңа курә аларны сәхнә теленә һәм культурасына, сәхнәдә яшәргә өйрәтү, сайлап алынган әсәрнең эчтәлеген тулы һәм тирән итеп ачуга ирешү күп тырышлык, көч таләп итте. Сәхнәне яратучылар чын иҗат уты белән янучылар, ничек кенә авыр булмасын, матурдан-матур, тамашачы куңелендә калырлык образлар тудырдылар, театр олы их тирам казанды. Режиссер өчен шуннан да зуррак бәхет бармы соң?!

Шушы еллар эчендә сәхнәдә егерме җиде әсәр дөнья күрде. Алар арасында театр коллективы иҗатының алтын фондына кергән эшләребез бар. Шулардан мин иң әувәл Таҗи Гыйззәтнең «Ташкыннар» трилогиясен атар идем.

Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр», «Кырларым—тугайларым», «Ай булмаса, йолдыз бар» әсәрләре буенча куелган спектакльләребез дә тамашачылар һәм театр белгечләре тарафыннан югары бәя алдылар. Коллективыбыз «урнәк театр» исеменә лаек булды, артистларыбыз Бөтенсоюз фестивальләре лауреатлары булып танылды. Минем иҗади хезмәтем «СССР культура отличнигы» значогы, СССР язучылар, композиторлар, художниклар, кинематография союзларының дипломнары белән билгеләнде. 1987 елда «РСФСРның атказанган мәдәният хезмоткәре» исеменә, ә быел «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеменә лаек булдым.

Барысы өчен мин театр коллективына рәхмәтлемен. Барда үрнәк халык театры тамашачы күңеленә юл тапты һәм алга таба да шул юлдан уңышлы атлар, дип ышанам. Моның өчен аның мөмкинлекләре бар.
Якты юл сиңа, театр!

Разия НУРАЕВА

Барда халык театрында Разия Нураева куйган әсәрләр
(1970-1995 еллар)


1.  «Сүнгән йолдызлар»    К.Тинчурин   1970
2.   «Ул кайтты».    Атнабаев   1972
3.   «Айгөл иле»    М.Кәрим   1972
4.   «Капкадан чыккач - егет»    Т.Закиров   1972
5.   «Ике килен-килендәш»    Х.Вахит   1980
6.   «Кар астында кайнар чишмә»    А.Гыйләҗев   1981
7.   «Күктән төшкән бәхет»   Н.Асанбаев   1981
8.   «Ташкыннар»—«Шомлы көннәр»    Т.Гыйззәт    1982
9.   «Син кайтмадың»    Н.Терентьев   1982
10.   «Әлдермештән Әлмәндәр»   Т.Миңнуллин   1983
11.   «Кыр казлары аршыннан»    И.Юзиев   1983
12.   «Ул кайтты» Ә.   Атнабаев    1984
13.   «Айсылуның айлы кичләре»    И.Абдуллин    1984
14.   «Үлмәс чәчәк»    М.Ногман    1985
15.   «Хаҗи әфәнде өйләнә»    Ш.Камал    1986
16.   «Ташкыннар»—«Даулы көннәр», «Данлы көннәр»    Т.Гыйззәт   1986
17.   «Шикәрем син, балым син»   А.Гыйләҗев    1988
18.   «Кыз урлау»    М.Кәрим    1989
19.   «Кырларым-тугайларым»    Т.Миңнуллин   1990
20.   «Упкын»    К.Әмиров   1990
21.   «Сөйгән ярым ятка кала»    Р.Батулла    1991
22.   «Кичер мине, әнкәй»    Р.Батулла    1991
23.  «Карт гашыйк»    С.Шәкүров    1992
24.   «Иманың кайда?»    Р.Ханнанов    1993
25.   «Ай булмаса, йолдыз бар»    Т.Миңнуллин    1994
26.   «Син кайтмадың» (яңартылды)    Н.Терентьев    1995
27.   «Хатын түгел, аждаһа»    Д.Салихов    1995


Барда үрнәк халык театры тарихы турында укырга:
«Бардымский народный театр». - история театра, фотографии .

Главная/Барда районы/Культура
первый сайт Бардымского района
© 2003-2004, http://barda-perm.narod.ru/
Hosted by uCoz